Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейка үтте

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ел да үткәрелүче әлеге бәйрәме ул шатлыклы да, бераз моңсу да, шул ук вакытта үзенчәлекле һәм кабатланмас та була.

Көннең төп каһарманнары исә – 9нчы  һәм 11 нче сыйныф укучылары. 
Вакыт сизелмичә үтә дә китә. Әлеге егет-кызлар әле күптән түгел 1 нче сыйныфка килеп, кыяр-кыймас кына атлап үз бүлмәләренә кергәннәр иде. Ул вакытта алар өчен күп нәрсә беренче тапкыр булды: яңа укытучы, кыңгырау тавышы, кулга каләм алып, хәрефләр язу, мәктәпкә бәйле беренче шатлыклар, борчулар. Ә менә хәзер инде соңгы кыңгырау чыңлый һәм болар барысы да мәктәп еллары турында матур хатирәләр генә булачак.

 Тантаналы төстә киенгән 11 нче сыйныфларның укытучылары Анжела Кудосова һәм Валентина Желтухина белән мәйдан уртасына чыгуларын дулкынланмый карау мөмкин түгел. 9 нчы сыйныфлар өчен дә мөһим көн: алар да чыгарылыш укучылары бит. Линейкага җыелучылар сыйныф җитәкчеләре Айдар Абдуллин, Наталья Ситдыйкова һәм Эльвира Хөснетдинова белән мәйданга чыккан әлеге укучыларны да алкышлар белән каршы алды.

 Егетләр җитди костюмнардан, кызлар мәктәп формасы киеп, ак алъяпкычлар бәйләгән. Алар бүген башкалардан “Чыгарылыш сыйныф укучысы-2024” дип язылган тасмалары булу белән аерыла. Бу көнгә алар 11 һәм 9 ел дәвамында укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә килгән. 


Луиза Абдрахманова чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде:

–    Чираттагы уку елы да тарих булып калды. Алда күңелле җәйге каникул көтә. Ә безнең чыгарылыш сыйныфлар өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. Алда аларны бик тә җаваплы һәм хәлиткеч чор көтә. Кабул ителгән карарларыгыз дөрес булсын. Сайлаган юлыгыздан атлавы һәрвакыт җиңел булмас. Тырыш һәм максатчан булыгыз, сез бит илебез киләчәге. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын! – диде.

Мәктәп директоры дәүләтнең йомгаклау аттестациясенә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларның бар укучылары кертелүен дә билгеләп үтте. Ата-аналарга да рәхмәтен җиткерде. “Ата-ананың терәк, таяныч булуы һәрбер бала, аеруча чыгарылыш сыйныфлар өчен мөһим.  Әтиләр һәм әниләр, сезгә сабырлык, ныклы сәламәтлек телим. Үз балаларыгыз өчен шатланырлык һәм горурланырлык сәбәпләр күп булсын”, – диде ул. 

Уку елына нәтиҗә ясап, Луиза Абдрахманова укучыларның аеруча зур уңышларын бигеләп үтте. Алар: инглиз теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, рус әдәбияты, инглиз теле буена Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры  Максим Яковлев; Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика олимпиадасы призеры Динияр Гыйзетдинов; татар теле буенча республика олимпиадасы призеры Реана Агапова. Җитәкче аннары мәктәптә яхшы билгеләргә укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырды.  
Мәктәп коллективын район башлыгы Александр Никошин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева котлады. 

–    Мәктәпне тәмамлау ул – һәр кешенең дә тормышындагы мөһим баскыч. Сез, чыгарылыш сыйныф укучылары, мөстәкыйль, зурлар тормышына аяк басу алдында торасыз. Алда үзегезне зур сынау – дәүләт имтиханнары көтә. Аларны зур баллар белән уңышлы тапшыруыгызны телим. Уку еллары дәверендә тупланган тәҗрибә һәм белемнәр сезгә тормышта үзбилгеләнеш һәм үсеш өчен ныклы нигез булыр дип ышанам. Сезнең бүгенге уңышларыгыз ул – иртәгәсе көндә район тотрыклылыгы, үсеше. Сез – безнең киләчәк һәм өметләр. Сайлаган һөнәр иясе булгач, туган ягыгызга кайтып, Әлки җирендә яраткан эшегез белән шөгыльләнерсез, безнең районны үстерүгә, төзекләндерүгә, гореф-гадәтләрне саклауга үз өлешегезне кертерсез дип ышанабыз”, – дип ассызыклады Александр Федорович. 

Сүрия Вәлиева да чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, мәктәптәге дуслыкны, ярдәмчеллекне онытмауларын теләде. Белем һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан, җиңүләргә өйрәткән, яхшы кешеләр буларак тәрбияләргә тырышкан, бар яктан кайгырткан укытучыларга һәм әти-әниләргә гомер буе рәхмәтле булырга чакырды. 
Башлангыч сыйныф укучылары  чыгарылыш укучыларына теләкләр язылган очкычларны тапшырды. 
Тантананың аеруча дулкынландырган урыны ул –  чыгарылыш сыйныф укучыларының вальс әйләнүләре. Бу вакытта бар әти-әниләрнең дә күзләрендә яшь җемелдәде. Һәм менә беренче сыйныф укучылары соңгы тапкыр кыңгырауны чыңлатты. Дәресләр тәмамланды, алда җаваплы имтиханнар, тормыш юлын сайлау, мөһим карарлар кабул итү көтә. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, бик тә якын кешеләренә әйләнгән укытучылары белән саубуллашты. Әлеге соңгы кыңгырау бәйрәме тантанада булган һәркем күңелендә шатлыклы, якты көн булып саклансын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев