Базарлы Матак мәктәбендә Халыкара ришвәт белән көрәш көненә багышлап чара үткәрелде
Укучыларда ришвәткә кире мөнәсәбәт тәрбияләү, хокукый белемлелек дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2 декабрьдә Базарлы Матакның урта гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара ришвәт белән көрәш көненә багышлап, 9-11 сыйныфлар белән очрашу үткәрелде.
Анда район башлыгы Александр Никошин һәм һәм аның ришвәт белән көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Хайруллина катнашты.
Әлеге чара “Ришвәтсез киләчәк” дигән исем астында түгәрәк өстәл рәвешендә үтте. Әңгәмә барышында укучылар белән нәрсә ул ришвәт, Россиядә ул ни дәрәҗәдә киң таралган, аның нәтиҗәсе, җәмгыятьнең төрле өлкәләренә тискәре йогынтысы, дигән сораулар тикшерелде.
Әлеге очрашу танып белүгә юнәлдерелгәнгә, укучылар бик теләп кеше хокуклары турында белгәннәре белән уртаклашты, бәхәсләште, яңа белемнәр үзләштерде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Евгений Мухин чыгышыннан укучылар документ кабул итү тарихын исләренә төшерде, гражданнарның РФ Конституциясендә язылган төп хокуклары һәм бурычлары белән танышты. Дәүләтнең төп канунын белү һәм дөрес итеп куллану – цивилизацияле тормышның нигезе, аның сыйфатын күтәрүнең төп шарты икәнлеген белделәр.
Аннары әлеге чара барышында ришвәткә каршы юнәлдерелгән иншаларның муниципаль баскычтагы бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Иншаның максаты – укучыларда ришвәткә начар иҗтимагый күренеш буларак тискәре мөнәсәбәт булдыру иде. Ул ришвәт килеп чыгу сәбәпләрен, җәмгыятькә китергән зыянын аңлау, гражданлык җаваплылыгын булдыру, канунны үтәргә, намуслы һәм гадел булырга, абруеңа тап төшермәскә һәм ришвәт белән көрәшергә кирәклегенә төшендерү юлы белән тормышка ашырылды.
Әлеге очрашу барышында укучылар ришвәтчелек демократияне һәм кануный тәртипне какшата, кеше хокуклары үтәлмәүгә китерә, базар мөнәсәбәтләрен боза, кешеләрнең тормыш сыйфатын начарайта, оешкан җинаятьчелек чәчәк атуга, терроризм һәм башка халыкара куркынычсызлыкның юкка чыгуына китерә дигән фикерләргә килде. Ришвәтчелек кебек куркыныч чир бар илдә – байларында да, фәкыйрьләрендә дә, зурларында да, кечерәкләрендә дә бар. Һәм ришвәтчелек белән көрәш ул – һәр кешенең бурычы.
“Ришвәтчелекне булдырмау юнәлешендә эшләгәндә, яшьләргә аеруча зур игътибар бирү сорала. Чөнки киләчәктә мәктәп укучылары һәм студентлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең, җәмгыятьтәге эшмәкәрлекнең нигезен тәшкил итәчәк”, - диде Александр Никошин.
Шулай итеп, әлеге чара Базарлы Матак урта мәктәбе укучыларының хокукый белемнәрен арттырырга һәм әхлак тәрбиясен күтәрергә ярдәм итте.
Инша бәйгесендә җиңүчеләр
10-11 сыйныф укучылары арасында:
1 нче урын – Яна Феоктистова, 11 “Б” сыйныфы укучысы, иншаның исеме - “Россия Федерациясендә ришвәткә каршы көрәш”.
2 нче урын – Ранил Шәмсетдинов, 11 “А” сыйныфы укучысы, инша – “Минемчә, ришвәт ул...”
3 нче урын – Ариадна Локтева, 10 “Б” сыйныфы укучысы, инша -“Ришвәт турында минем сүзем”.
7-9 сыйныфлар арасында:
1 нче урын – Екатерина Платонова, 9 “А” сыйныфы укучысы, инша – “Мин ришвәткә каршы”;
2 нче урын – Айсылу Бильданова, 7 нче “Б” сыйныфы укучысы, инша – “Ришвәтчелек ул - начар авыру”
3 нче урын – Гөлназ Вәлиева, 7 “Б” сыйныфы укучысы, “Теремок” әкияте яңача”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев