Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә Шуһрат Усмонзода макталып эшли
Савыгуга өмет белән килеп, табиб ышанычыңны акласа, кош тоткандай куанасың. Шатлык белән уртаклашасы, күңелдә тулган рәхмәт сүзләрен ак халатлының үзенә дә җиткерәсе килә.
Менә шундый хисләр кичергән якташыбыз, газетабызны яратып укучы әбунәчебез Рафаэль Ибәтуллин, редакциягә кереп, район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Шуһрат Усмонзода турында мактау сүзләрен әйтте:
– Бик белемле. Тиз савыктырды үземне. Игътибарлы, җылы сүзен дә кызганмый. Аның турында башкалардан да яхшы сүзләр ишеттем, – дип сөйләде ул. Башка төбәктән генә түгел, чит илдән килеп, районыбыз халкын дәвалаган табиб белән сөйләшергә булдык. Безнең якларга ничек килеп чыккан ул, башка илдә дәвалау үзенчәлекләре бармы? Биредә яшәү һәм җирлек кешеләре белән уртак тел табуда кыенлыклар тумаганмы? Әңгәмә корыр өчен табиб бүлмәсенә кергәндә, күңелдә, нигездә, шундыйрак сораулар туды.
– Сез Таҗикстанда тугансыз. Шәһәрләрне дә үтеп, Әлки районына ничек килеп чыктыгыз?
– Илебезнең медицина университетын тәмамладым. 6 ел укыдым, аннары эшләү барышында 2 ел ординатура үттем. Үзебездә берничә ел шәһәрдә эшләгәч, алган белемемне башка илләрдә сынап карау, андагы медицинаны күрү теләге туды. Аннары ул елларда Россиядә югарырак хезмәт хакына эшләү мөмкинлеге барлыгын да белә идек. Гаилә башлыгы буларак, матди як та, нигездә, минем өстә. Якыннарымны җитеш тормышта яшәтү теләге дә эш сәфәренә юл алырга этәргеч ясады. Ә аннары, Россиягә килгәч, эш эзләвемне күрсәтеп язган программада Базарлы Матакта белгечләр җитешмәвен белдем. Биредә танышларым да бар иде, шул да йогынты ясады. Озак уйламый килеп урнаштым, һәм һич тә үкенмим, үзәк район хастаханәсендә эшләвемә 3 ел булды инде....
– Димәк, гаиләгез белән күчендегез?
– Хатыным, ике улым бар. Әмма алар монда түгел, ә безнең якларда. Анда үз йортым да булуга карамастан, ул каенана-каенатасы белән яши. Чөнки мин төпчек малай, ә гореф-гадәтләр буенча без әти-әнине карарга бурычлы. Таҗикстанда бу – гадәти хәл, хатын-кызларның күпчелеге моңа әзер. Төп йортта да уңайлы шартлар тудырылган, бүлмәләр генә дә – сигезәү. Отпускта мин дә туып-үскән нигеземә кайтам, ялымны гаиләм белән бергә үткәрәм. Нигора үзе дә балалар белән Базарлы Матакта булып китте, бу якларны ошатты.
– Ә сезгә безнең тирәлеккә, кешеләргә ияләшү авыр бирелмәдеме? Дәүләт телләрен дә белергә кирәк югыйсә...
– Россиягә килгәч тә, мин күпмедер вакыт Мәскәүдә дә, Самарада да яшәдем. Әмма, башка төбәкләргә караганда, Татарстанда күпкә яхшырак. Чөнки биредә, бездәге кебек үк, күпчелек халык – мөселман. Алар өчен шартлар тудырылган: кибетләрдә хәләл ризыклар алам, көнгә бер булса да, мәчетенә барып, намаз укыйм. Кешеләр дә бер-берсенә ихтирам белән карый, хөрмәт итә белә. Тыныч мохите белән Базарлы Матакта яшәү дә, хастаханәдә эшләү дә ошый. Монда мин озакка тукталдым, дип ниятлим. Дәүләт телләренә килгәндә, Таҗикстан элек СССР составына кергәнлектән, хәзер дә рус теле – илебездәге белергә тиешле өч телнең берсе ул. Аларның беренче, икенчесе: таҗик һәм инглиз телләре. Мин мәктәптә дә “бишле”гә генә укыдым, университетны да кызыл дипломга тәмамладым, шуңа рус телен өйрәнү дә миңа авыр бирелмәде.
– Шулай да Таҗикстанда алган белем бездә өстәмә күнекмәләр алуны сорамадымы? Кешеләр белән эшләүдә аермалыклар бармы?
– Туган илемдә дә ныклы белем бирәләр. Биредә мине нәрсәдер аптырашта калдырды, дип әйтә алмыйм. Гомуми практика табибына бар гозер белән дә киләләр. Үз илемдә дә кул-аягын сындыручысы да, йөрәге авыртучысы да кабул итүгә килсә, биредә дә төрле зарларны тыңлап, аларны дәвалау юнәлешен билгеләргә туры килә. Анда минем карамакта кешеләр тагын да күбрәк иде, биредә эшләү миңа күпкә җиңелрәк, дип әйтә алам.
– Табиб буларак әйтегез әле, сәламәт булу өчен нишләргә?
– Начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Үз мисалымда әйтә алам: тәмәке тартып караганым юк, спирт тәмен мин белмим. “Алинә” спорт залына шөгыльләнергә йөрим, иртән 2,5 чакрым йөгерәм. Киңәшләрем шул: көнгә өч тапкыр туклыклы ризык ашау, рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә булу зарур. Йокларга ятканда, бераз ашыйсы килсен һәм хәрәкәтләнергә – күбрәк йөрергә тырышыгыз.
Шуһрат Абдураһман улы белән озак сөйләшә алмадык. Чөнки эш вакытында килгәнлектән, ишек төбендә халык шактый җыелырга да өлгерде. Кабул итүләрнең озаграк сузылуында минем дә гаебен булуын аңлап, табиб янына керергә теләүчеләргә: “Бу яшь терапевт турында язарга телибез”, – дип, әйтергә ашыктым. Шунда үзен Зөләйха Гайнетдинова дип таныштырган ханым да: “Яңа гына эшли башлавына карамастан, үзен яратырга өлгердек. Билгеләмәне дә дөрес куя, ЭКГны да укый белә. Үзе бик итагатьле, игьтибарлы, кешелекле”, – дип, терапевтка карата җылы сүзләрен әйтте.
Уңай фикерләрнең күп булуын искә алып, үзеннән-үзе: димәк, әңгәмәдәшебез үз бурычларын белеп, намус белән башкара, дип нәтиҗә ясыйбыз. Һәм чит илдән килгән һәм кешеләребез тарафыннан үз ителгән табибка алга таба да уңышлы эшләргә булсын, дигән теләкне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев