Базарлы Матакта 11 кешене эт тешләгән
Әлки районында эт тешләгән 27 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән
Иясез этләр – җәмгыять өчен бер бәлага әйләнеп бара. Урамда көтү-көтү булып йөргән этләр ерткыч җанварга тиң. Алар бергә булганда бик тә агрессивлар, усаллар. Ялгыз йөрүчеләргә, бигрәк тә балаларга һөҗүм итәргә һәвәсләр. Шуңа да иректә йөргән эт ул ерткычка тиң. Матбугат чараларында иректә йоргән этләр тудырган бәлаләр хакында күп языла. Дөрес, ул этләрнең яклаучылары, андый хайваннарга гуманлы булырга өндәүчеләр дә күп. Шуңа да этләрне хәзер атарга да, агулы конфет белән “сыйлап” юк итәргә дә ярамый. Урамда йөргән этләрдән махсус бригада чакыртып кына котылырга мөмкин. Ул бригада исә этләрне тотып китәргә тиеш, арулап берничә көн үзләрендә яшәткәч бирка тагып янә шул урынга китереп җибәрә ала. Билгеле инде, әлеге җан иясе үзен бик агрессив тотса аңа элеккеге ирек юк.
Санитар-эпидемиологиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы иясез этләргә карата чаралар күрү мәсьәләсен тикшерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова быел этләрдән, мәчеләрдән зыян күрүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артты, дигән мәгълүмат белән таныштырды. 2022 елда этләр тешләгән 27 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Без беләбез, бу сан күпкә югары. Кайберәүләр эт тешләгәч фельдшер пунктларына яисә хастаханәгә мөрәҗәгать итеп тә тормый.
Базарлы Матакта 11 кешене эт тешләгән. Алар барысы да медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәннәр. Кечкенә генә Татар Мулла авылында өч кешегә этләр ташланган. Аларның да җәрәхәтләрен медицина хезмәткәрләре эшкәрткән. Тагын Юхмачы, Салман, Иске Кората, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә икешәр кеше эт тешләүдән зыян күргән. Әлеге авыл җирлекләре башлыклары комиссия утырышына чакырылганнар иде.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин үзләрендәге эт тешләүдән зыян күрүчеләр турында беренче тапкыр ишетәм ди. Медицина хезмәткәрләре исә, кеше сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүматны сер итеп саклыйбыз, шуңа авыл җирлегендә белми калырга да мөмкиннәр, диләр.
Иреккә этләрен чыгарып җибәргән кешеләргә карата чараны кырыслату сорала. Бу мәсьәләдә комиссиядә катнашучылар да бер фикердә иделәр. Дөрес, урамда караучысыз этен, терлеген йөртүчеләргә административ штрафлар болай да каралган. Тик һәр этнең маңгаена кемнеке булуы турында язылмаган бит. Урамда күбрәк иясез этләр йөри. Бу очракта бердәнбер юл ул махсус бригада чакырту.
Быел республикада урамда йөргән этләрне тоту өчен 70 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ел башыннан 6732 әлеге җан иясе тотылган. Бу алдагы елның шул чорыннан 1449 башка күбрәк.
Районда исә ел башыннан 209 этне тотып алып киткәннәр (былтыр 174 булган). Бу эшләр өчен Ульяновск өлкәсендәге бригадага 228700 сум субвенция бүлеп бирелгән.
Кайбер авыл җирлекләре башлыклары арулаган этләрне Ульяновск районнары белән янәшә авыл җирлекләренә генә кире җибәрүләре хакында дәгъва белдерделәр. Шуңа да Юхмачы, Чуаш Кичүе җирлекләрендә биркалы көтү-көтү чит этләр хасил булган икән.
Эт тешләсә аның җәрәхәте бик куркыныч. Алардан бит төрле йогышлы авырулар күчәргә мөмкин. Бигрәк тә котыру чире куркыныч. Дөрес, район ветеринария хезмәте җитәкчесе Камил Хәйруллин районда этләр тешләп котыру чире эләктерү факты соңгы 10 елда теркәлмәде, ди.
Баш ветеринария табибы котыру чиренә каршы башкарылган эшләр буенча да сөйләп узды. Быел алар 2237 мәчегә һәм 1707 эткә котыру чиренә каршы прививка ясаганнар. Шулай ук 4 мең баш эре терлеккә вакцина ясалган. Ел ахырына кадәр бу сан 26900 башка җитәргә тиеш икән. Төлкеләргә вакциналы 12 мең доза “конфет” таратылган.
Роспотребнадзорның баш белгече Алмас Абзалов:
–Авыл җирендә урамда йөрүче иясез этнең кемнеке икәнен халык белеп тора. Аларны читтән китерүче кеше юк. Шуңа да авыл җирлекләре башлыклары административ ресурсларны җитдиерәк кулланып, иректә этен йөртүчеләрне штрафка тартырга өнди. Халык аңласын иде – эт асрыйсыңмы ул бәйдә, яисә вольерда булырга тиеш,–ди Алмас Фәйзрахманович.
Иясез этләр мәсьәләсе авыл җыеннарында да еш күтәрелә. Әлегә анардан котылуның иң үтемле чарасы ул хуҗаларына дүрт аяклы дусларын урамга чыгарып җибәрмәү. Әнә Карга авыл җирлегендә бу мәсьәләне авыл җыенында карап, этләрне урамга чыгармаска дигән карар кабул иткәннәр. Хәзер Карга авылы урамнарында бер эт тә күрә алмыйсың.
Тора-бара дәүләт күләмендә иясез этләр проблемасын хәл итү буенча җитди карарлар кабул ителер, билгеле. Әмма халыкка бит урамда бүгеннән йөрисе. Ә өере белән эт каршыңа чыкмас дип беркем дә ышандыра алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев