Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы матакта 250 өй салу өчен урыннар булачак

Авылларда җирле советларның киңәйтелгән утырышлары узды. 2023 елда башкарылган эшләр, агымдагысына куелган бурычлар хакында Базарлы Матакта ахыргы халык җыены үтте.


Базарлы Матак җирлегендә 6906 кеше яши.Шуларның 6842 се район үзәгендә, 64 кеше –Түбән Биктимердә. Бер елда җирлектә халык саны 42 кешегә арткан.

Җирлектә яшәүчеләрнең 4845е татар милләтеннән, 1446 сы – руслар, 458 – чуаш кешеләре. Башка милләтләр саны –157 кеше.
Район үзәгендә 64 урамда 2109 шәхси хуҗалык бар. Түбән Биктимердә 38 өй исәпләнә. Былтыр 50 бала туган, 75 кеше бакыйлыкка күчкән, 22 яңа гаилә теркәлгән, 26 гаилә таркалган.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов ел дәвамында башкарылган эшләргә тирән анализ ясап, халык алдында чыгыш ясады.

Район үзәге елдан-ел зурая бара. Яңа өйләр, урамнар барлыкка килә. Былтыр ел дәвамында өй төзү өчен 26 кеше җир кишәрлеге сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да төзелеш өчен җир участоклары бүлеп бирелгән.

Филиппов урамында 20 фатирлы өч катлы өй төзелә. Быел исә тагын күпфатирлы өч өй төзи башлаячаклар.
Базарлы Матакта 128 күпбалалы гаилә бар. Шуларның 106 сы өй төзү өчен җир кишәрлеге сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ишле гаиләләргә җир участоклары Баландин урамыннан бүлеп бирелгән.

Район үзәгенең Урман хуҗалыгы бистәсендә күп эшләр башкарыла. Биредә яңа өйләр күп салына. Мәктәп, балалар бакчасы, кибет, парк төзү өчен җир биләмәләре бүлеп калдырылган.

Киләчәктә Себер микрорайоныннан торак йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре биреләчәк. Бу микрорайонда 250 өй салу өчен урыннар булачак. Бу якка сулар үткәрү буенча документлар әзер икән. 

2024 елда “Чиста су” программасы нигезендә Дзержинск, Тынычлык, Залаков урамнарына суүткәргечләр салыначак. Быел Афанасьев урамы башында яңа су башнясы бораулап, каланча бастыру каралган. Бу урамнан Тукайга кадәр суүткәргеч сузылыр. Әлеге суүткәргечкә Көнчыгыш, Хәмидуллин, Вахитов урамнары тоташачак, дип таныштырып үтте Фаяз Фәттахов.

Былтыр ел яңгырсыз, коры килү сәбәпле, кайбер урамнарга су начар килде. Бигрәк тә Тукай, Вахитов, Хәмидуллин урамында яшәүчеләр су өзеклегеннән җәфа чиктеләр. Шуңа да район җитәкчелеге Тукай урамында су башнясы бастырып куярга дигән карарга килде. Нәтиҗәдә, яңа  башня куелгач, бу якларда халыкны су белән тәэмин итү яхшырды.

Район үзәге урамнарын караңгы вакытта 1300 дән артык лампа яктыртып тора. Алар барысы да электр энергиясен бәрәкәтле файдалана торган лампалар.

2024 елда Хузангай, Дзержинск, Мәктәп, Советская, Ленин һәм Муса Җәлил урамындагы яктырткычлар яңартылачак.
Фаяз Фәттахов район үзәген тәртиптә тоту, яшелләндерү буенча күп эшләр башкарылуын да әйтеп узды. Язын чисталык буенча ике айлык игълан ителгәч, күп кенә хезмәт коллективлары үзләренә беркетелгән урамнарда тәртип салалар, агачлар утырталар, чүп үләннәрен чабалар. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе бу эштә актив булган Базарлы Матак мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Балалар иҗат йорты, Лисенков исемендәге музей, район үзәгендәге барлык балалар бакчалары коллективларына бик рәхмәтле булуын белдерде. Бу җыенда тырыш коллективларның күбесенә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җирлекнең урам юлларын карап тору өчен 7 берәмлек техникалары бар иде. Былтыр ноябрь аенда аларны “Дорремстрой” җәмгыяте балансына күчерделәр. Шул вакыттан башлап, урамнарны кардан чистарту, җәй айлары тигезләп-ремонтлап тору кебек эшләрне әлеге предприятие башкара.

Һәр елны район үзәге Яңа ел бәйрәмнәрен зур хәзерлек эшләре башкарып каршы ала. Быел да бу юнәлештә шактый яңалыклар булды. Паркларга Чыршылар куеп бизәлде, өстәмә гирляндалар сатып алып урнаштырылды. Мәктәп-гимназия коллективлары кардан, фанералардан әкият геройлары сыннары ясап, аларны буяп урнаштырдылар. Быел  Крайнов урамы буеннан-буена яктырткыч баганаларына гирляндалар эленде. Бу да бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Былтыр җәй буе район үзәге чәчәкләргә күмелде. 15 мең данә петуния чәчәге алып кайтып утыртылган иде.
Узган ел “Ак Барс” банкы янындагы күл чистартылды. Кояшлы урамындагы тупыл агачлары ботаклары киселде. Парк-скверлардагы спорт, уен җиһазларының, утыргычларның буяулары яңартылган.

Фаяз Фәттахов былтыр Базарлы Матакка керә торган кыр посадкасына санитар тәртип салу буенча да күп эшләр башкарылуын әйтеп узды.

Яз айлары исә урам юлларына салынган торбалар кар-боздан чистартыла. Күп кенә урамнарда өстәмә юл билгеләре куелган, искеләре алыштырылган. Базарлы Матактагы асфальты булмаган Филиппов, Луговая, Һади Такташ, Чулков, Баландин, Волков урамы юлларын җәй әйләнәсе тигезләп торабыз, диде докладчы.

Районда 126 эшмәкәр үз эшчәнлеген дәвам иттерә. Алар кибет, даруханә, чәчтараш, матурлык салоны, автосервис, автоюгыч, төзелеш материаллары җитештерү хезмәтләре белән шөгыльләнәләр.

Җирлектә халык 172 сыер асрый. Шәхси хуҗалыклардан сөтне Фаик Борһанов җыя. Ул  тапшырылган продукция өчен вакытында исәп –хисап ясый. Былтыр халык 300 мең литрдан артык сөт тапшырып, 9 миллион сумга якын өстәмә керем алган. Күп сыер асраучы, 10 шәхси хуҗалык сөтләрен кабул итү пунктына үзләре тапшыралар.

Республика программаларыннан файдаланып халык субсидияләр ала. Әйтик, былтыр сыерлар өчен 630 мең сум, кәҗәләргә 51,5 мең сум, чебеш-бәбкәләр сатып алганга 525,5 мең сум субсидия түләнгән.

Былтыр Гөлназ Гатауллина һәм Рузия Гайнетдинова кече ферма төзеп абзарлар кору өчен программа буенча субсидия алганнар. Хәзер аларның алтышар баш сыерлары бар.

Фаяз Фәттахов алда торган Россия Президенты сайлаулары хакында да сөйләп үтте. Ул әлеге мөһим вакыйгада һәр гаилә канашсын иде, дигән теләген җиткерде.

Базарлы Матак җирле советы утырышында аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное халкына гуманитар ярдәм җыюда катнашканнары өчен халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Район җитәкчесе Базарлы Матак авыл җирлегендә халыкның яшәү шартлары тагын да уңайлы итү өчен күп эшләр башкарылды, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта алга таба тагын төзү, яңарту, ремонтлауга бәйле күләмле хезмәтләр  планда тора, диде.

Александр Никошин авыл җирлегендә яшәүче һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, муллык һәм иң мөһиме сәламәтлек теләде.
Җыенда бик күп гаиләләргә, юбилярларга, җирлек эшчәнлегендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев