Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Ильяс Идиятуллин кырыкка якын балага үз һөнәрен өйрәтә

Соңгы елларда республикада онытыла барган һөнәрләрне барлау, алар эшен үстерү буенча җитди эшләр алып барыла. Бу кәсепне яңартучыларга грантлар бирелә, алар белән төрле бәйгеләр, чаралар үтә.

 

Авылда бит гомер-гомергә балта осталары дәрәҗәле, хөрмәтле кеше булып саналган. Элек өйләр салу, йорт-җир җиткерү, җиһазлар, эш кораллары – барысы да агачтан булган. Шуңа да осталар үз шөгыльләрен яшь буынга тапшырып калдыра килгән.
Берара бу чылбыр өзелгән кебек булды. Янәсе өй таштан, йорт-җир тимердән, бетоннан эшләнә. Әмма чынбарлык кешенең һаман да табигый агачка тартылуын күрсәтә. Без моны  шул ук остаз  Ильяс Идиятуллин мисалында да таный алабыз – ул үз кулы белән  эшләгән агач предметларны сатуга алып чыкса, аның яныннан халык өзелми. “Бу  бит экологик яктан чиста, табигый әйбер”, – дип ул эшләнмәләрне яратып сатып алалар.

Фото гаилә архивыннан

Ильяс Идиятуллин берничә буын укучыларга  шул һөнәрчелекне өйрәтеп килә. Кулларына чүкеч тотып кадак кага белмәгән балалар, бер кадәр вакыттан соң бик оста итеп үлчәп, сызып, кисеп, шул агач белән эш итә башлыйлар. Ул үзе дә “шәкертләрем  арасында куллары килешеп, ятып торган балалар күп, тора-бара мине дә уздырачаклар” дип куанып әйтергә ярата.
Хәер, остазы сеңдергән һөнәрне  үз итеп, кайбер элеккеге укучылары, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, агачтан өй җиһазлары  ясау эшләрен булдырып, уңышлы гына хезмәт куя башлаганнар икән. Ильяс Идиятуллин янында берничә ел һөнәр үзләштергән ул егетләр өйләрендә теләсә нәрсәне үз куллары белән ясап куячаклар. 

Былтыр Ильяс Идиятуллин ТР Мәдәният министрлыгы игълан иткән грантта катнашып, аны уңышлы гына откан иде. Грант акчасына ул агач эшкәртү җиһазлары сатып алган. Шул эшне гаять ансат башкарырга мөмкинлек тудырган җиһазларын төяп, әлеге министрлык  вәкилләре каршында, грант буенча хисап тотып кайткан. Ул шул акчага сатып алган станокларда  көнкүреш җиһазлары ясап күрсәткән, үзе белән әллә ничә кап әзер продукциясен дә төяп барган. Грант бирүчеләр, бюджет акчасы максатчан һәм бик мөһим юнәлешкә тотылуын билгеләп үткәннәр. Ильяс әфәндегә исә киләчәктә  милли орнаментлар кулланып күбрәк товар җитештерергә теләкләр белдергәннәр. 

Ильяс Идиятуллин ул – товар җитештерүче генә түгел, бик оста сәүдә дә итә белә. Җитештергән товарны алмас җиреңнән сатып җибәрә диләр андыйлар турында. Хәер, үзе бизәк, ямь биреп торган агач эшләнмәләре аның бик күпләрне сокландыра.
Хәзер инде ул берничә агачны җилем белән ябыштырып, шулардан  савыт-саба, аш-су пешерү предметлары ясый. Ә агачлар, бер-берсен төрле төсләре белән баета, зиннәтле итә. 

Ильяс Идиятуллин үзе һәм шәкертләре ясаган товарны төяп,  төрле ярминкәләрдә, Сабантуйларда, Уявта сату итә. Аның яныннан зур җитәкчеләр дә буш кул белән китми. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә предметын сатып алган. Район һәр елны чит өлкәләрдә Сабан туе оештыра. Шул як җитәкчеләре дә аның күз явын алырлык эшләнмәләрен алганнар.

Күптән түгел район үзәгендә үткән бер ярминкәдә ул миңа бер шатлыгын җиткерде: “Якташыбыз Фоат Вәлиев агач эшкәртү станогы сатып алып бирде әле. Шулкадәр җайлы, сыйфатлы эшли”, – ди.

Мин исә аңа:

–    Синең бит ул җиһазың бар иде, – дим. Ә ул:

–    Бу бит элеккеге “Москвич” автомобиленнән чит ил  машинасына күчеп утырган кебек аерыла, – дип канәгать елмайды.

Агач эшендә һәрчак яңалыкка омтылып, шул кәсепне шәкертләренә сеңдереп, остага алга таба да эшеннән канәгатьлек алып яшәвен телик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев