Базарлы Матакта яшәүче Вера Красильникова – тырыш, намуслы ике улның әнисе
Тормыш мәгънәсе нәрсәдә? Бу сорауга күпләр төрлечә җавап бирер. Ә менә әниләр, һичшиксез, ярату, дияр.
Сөекле хатын булган, уллар үстергән, ике якын кешесен махсус хәрби операциягә озаткан, мөгаллимлек һөнәрен сайлап, дүрт дистә елга якын балалар белән эшләгән Вера Красильникова йөрәген дә әлеге хис диңгездәй чиксез күләмдә били.

Нәниләр – күпкә эчкерсезрәк
Базарлы Матак мәктәбендә 1989 елда укыта башлый ул. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлагач та, бирегә эшкә урнаша. Әмма әлеге фән белгече буларак түгел, яшь укытучы кулына нәниләр – башлангыч сыйныфлар тапшырыла.
– Ул елларда мәктәпләрдә физика-математика белгечләре күп иде. Миңа башлангычларны бирделәр. Һәм мин башка белгеч түгел, нәкъ менә мөгаллим булуыма да һәм күп еллар элек хезмәт юлымны кечкенәләр белән башлавым өчен дә, язмышыма рәхмәтле, – диде Вера Васильевна, сайлаган һөнәре турында сорашкач.
Яратмыйсың икән, гомер буе бер урында хезмәт итү мөмкин түгел. Һәм һәрнәрсәне җентекләп аңлату, кат-кат әйтеп төшендерү, гаять зур сабырлык сораган башлангычлар белән дә бу балаларга карата күңелдә үтә җылы хисләр урын алганда гына эшләп буладыр.
– Миңа соңрак югары сыйныфларда үз белгечлегем буенча эшләүне тәкъдим иттеләр. Әмма мин башлангычлар белән калдым. Чөнки алар күпкә эчкерсезрәк, рәхмәтлерәк. 11 нче сыйныфка кадәр күз алдыңда үсәләр. Эшеңнең нәтиҗәсен дә күрәсең. Алар чәчәкләр кебек бит. Яхшы җиргә утыртылган үсенте матуррак була. Шул туфрак яхшы, уңдырышлы булсын дип тырышам инде, – диде мөгаллим, укучыларына карата йомшак мөнәсәбәтен дәлилләгәндәй, матур чагыштырулар кулланып.
Икенче әни
Укытучы белән сөйләшү өчен, сыйныфка кергәндә, соңгы дәрес тәмамлануын искәртеп, кыңгырау чыңлаган иде. Малай-кызлар, өйләренә кайтырга әзерләнеп, уку әсбапларын, киемнәрен җыя. Шул ук вакытта мөгаллим белән эчкерсез сөйләшү дә бара. Балалар апалары белән саубуллашып кына калмый, кайберләре килеп үк кочаклый.
– Менә шулай, башлангыч сыйныф укытучылары бу нәниләргә икенче әни, дип юкка гына әйтмиләр. Берсе аяк киеме бавын бәйләтү өчен килсә, аның артыннан, нәрсәдер эшләргә үтенеп, башкалар тезелешеп басалар. Укытучы апа игътибары һәркайсына кирәк, – ди Вера Красильникова, сораулы карашыма аңлатма биргәндәй.
– Шулай да ничек итеп мондый дустанә мөнәсәбәтне булдырырга? – дип кызыксындым мин.
Макталып эшләгән укытучының иң зур бүләкләре: 2022 ел – ТРның “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе; 2025 ел – “ТРның атказанган укытучысы” исеме.
– Укучыларыма таләпчән һәм гадел булырга тырышам. Ялганны алар кичерми. Шул ук вакытта үзләре белән шаяртып сөйләшәм. Тормышта, шул ук вакытта мөгаллимлек эшендә дә, сүзне кирәк урында кызыкка борып җибәрү бик мөһим.
Ике якыным кыл өстеннән йөри
Вера Васильевна – гаилә учагын саклаучы хатын-кыз. Ире Владимир Николаевич белән алар, кыз югары белемле булып, кулга диплом алып кайткач, моннан 36 ел элек тормыш коралар.
– Мин үзем Иске Матакныкы. Ирем район үзәгендә яши иде. Авылым урамында очраклы очрашу мәхәббәткә әйләнде, – дип искә алды әңгәмәдәшем яшьлек елларын.
Ул вакыттан соң күп сулар аккан, гаиләдә ике ул үскән. Бер-береңә булган олуг хисне ничек саклауга килгәндә, ир хатыны болай җавап бирде:
– Һәркем әйткән сүзләрне кабатлыйм: тормышта төрле чаклар була. Шулай да мин – бәхәсне куертучы түгел, ә аны җайлау ягын караучы кеше. Аңлашып, дус, тыныч яшәүгә өстенлек бирәм.
Бүгенге көндә Вера Красильникованың ире өчен күңеле тыныч түгел. Чөнки Владимир Николаевич – фронтта. Ул, махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп, 2023 елның октябрь аенда килешүгә кул куя. Үз теләге белән яу кырына китүчеләр турында ишеткәндә, “Бу батыр адымны ясарга ни этәрде?” – дигән сорауны бирми булмый.
– Чыннан да, кулына корал алырга ирем үзе теләк белдерде. Беренчедән, ул вакытта сугыш болай озакка сузылыр, дип берәү дә уйламады. Ул шулай, Жиңүгә үз өлешен кертеп, күп дигәндә, бер елда әйләнеп кайтырмын, дип уйлады. Аннары улыбыз Антон өлешчә мобилизация кысасында фронтка алынгач, чын ирләрчә, әтиләрчә, аны алмаштыру турында хыялланды. Нәтиҗәдә, хәзер ике якын кешем кыл өстеннән йөри. Алар өчен борчылам, ут йотам, кайтуларын түземсезләнеп көтәм...
“Улларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар”
– Сез нинди әни? – дим Вера Васильевнага.
– Йомшак холыклы мин. Улларыбыз күңеленә дә, нигездә, яхшылык салырга тырыштым. Шул ук вакытта алар малай, киләчәктә гаилә башлыгы булачак дип, яклаучыларыбыз булган көчле затларга хас сыйфатларны тәрбияләү турында уйлана идем. Ирем белән максатыбызга ирешкәнбездер, дип уйлыйм. Алар – икесе дә гаиләле, яраткан хатыннарының терәкләре, үзләре дә әти, уллар үстерәләр. Антон, гомумән дә, чын ирләрчә кулына корал алып, бүгенге көндә Ватанны саклый. Өлешчә мобилизация вакытында чакыру кәгазе килгәч тә, һич икеләнмичә, моны бурычы буларак кабул итте. Башта разведкада иде, хәзер ул аналитика өлкәсендә, дроннар белән эш итә...
– Улын фронтка озаткан ана йөрәгендә нинди хисләр кайный? – дим, бу сөйләшү иң авырткан урын булуын аңласам да.
– Антонны махсус хәрби операциягә тыныч күңел белән озаттым. Армия сафларында ул разведчик бурычларына өйрәтелгән иде. Фронтта нәкъ шундый белгечләр кирәктер дип уйладым. Ул чакта хәрби операциянең нинди колач аласын белми идек бит. Хәзер сугышның югалтуларсыз булмавын аермачык аңлыйбыз. Шуңа бүгенге көндә улым өчен борчылуым күпкә көчлерәк. Якынын махсус хәрби операциягә озаткан ана кичерешләрен күз алдына китерү өчен, тагын бер мисал китерә алам.
... 2023 елның 25 гыйнвары. Антонның, хәрби әзерлекне үткәннән соң, беренче тапкыр разведкага баруы. Алар, бер төркем егет, көчле ут астында кала. Миңа хәбәр килеп иреште: “Улыгыз разведкадан әйләнеп кайта алмаган”... Шул чакта минем өчен вакыт тукталды. Үземне белештермичә, кычкырдым, шашынып еладым... Бераздан янә шалтырау: “Ялгышканнар... Ул яраланган”... Бу минутларда әйтерсең лә үзем дә үлеп терелдем. Берара урындыгымда селкенә алмый утырдым, күземнән кайнар яшь акты. Шуңа да һәр әнинең улы исән-сау әйләнеп кайтсын иде, дип телим...
Вера Красильникова оныклары Марк һәм Леваны да бик яратуы турында сөйләде. “Үзләрен тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы, күп нәрсәгә рөхсәт бирүче дәү әни мин. Шуңа еш кына алар әти-әниләреннән минем янымда калырга сорый. Җәй көннәрендә авылда аеруча рәхәт бит. Алар белән бергә бакчада кайнашу, җиләкләр җыю миңа аеруча зур рәхәтлек бирә”, – диде ул, нәни якыннарының фотосурәтләрен дә күрсәтеп.
Ә мин, тормышының һәр ягын аеруча зур җылылык белән сөйләгән әлеге ханымга карап, әйе, менә шундый ул безнең әниләр: һөнәрләрен, кешеләрне, тирә-юньне, матурлыкны чын күңел белән ярата белүчеләр һәм якыннарын сабыр гына көтүчеләр, дип уйландым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев