Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактан Ринат Сафиннның кулыннан килмәгән эше юк

Ринат Сафин белән бер-беребезне 30-40 еллар беләбез. Дөресен әйтим: мин аны моңа кадәр бөтенләй белмәгәнмен икән. Күптән түгел Ринат Нәбиулла улын үзем өчен яңа яктан ачтым.

Ринат Сафин Үргәгарда туып, Базарлы Матакта үскән, гомере буе диярлек район үзәк хастаханәсендә эшләгән кеше. Һәм 72 яшьлек Ринат абый бүген дә  шунда хезмәтен дәвам итә. Хезмәт стажы 50 елга якынлашып килә. Минем аңа бер шәхси йомышым төште.  Кичке якта шалтыраткач, “килегез өйгә, мин эштән кайттым”, диде.

Фонтанлы бакча

Аның капкасын ачып керүгә, чәчәкләргә күмелгән ишек алдын күрәсең.

Матур итеп җәелгән брусчаткага дистәләгән савытларда чәчәкләр үсеп утыра. Алар барысы да яран гөлләр. Әмма бер-берсенә һич тә охшамаганнар, нинди генә чәчәкләре юк: ал, ак, кызыл... Мин аларны хәйран калып карап торгач, Ринат абый сөйләп китте:

–    Монда 10 төрле яран гөл. Барысын да үзем үстерәм, үрчетәм. Иртә яздан аларны күбәйтәм, кыш чыгарга верандага кертеп куям. Бу – минем яраткан шөгылем, – ди.  

Бакча уртасында фонтан эшләп тора.  Хәзер фонтаннар белән кешене гаҗәпләндереп булмый – җиргә әзер савытны казып урнаштырасың да, шунда әзер фонтанны төшерәсең. Монда бөтенләй башка фонтан хозурлык бирә. Бердән, ул тимер-бетоннан эшләнгән. Ярылмасын өчен измәсенә махсус әйберләр кушылган. Зур түгәрәк фонтан төрле утлар белән яктыртыла. Кичен бик матур була икән. Суы да җир астыннан килгән. Биек, матур булып су өскә атылган фонтан тирәсендә һавасы да, эссе көн булуга карамастан, җиләс булып тоела.

Бакчада помидорлар кызарып утыра. Уңышы мул күренә. Димәк, яшелчәне бик белеп үстерәләр бу йортта. 

–     Мин һәр елны 20 мартта –     помидорны, 15 апрельдә бәрәңгене утыртам. 10 июльдән башлап, яңа бәрәңге ашыйбыз. Мин теплицаны кулдан ясадым, зур түгел, әмма шунда үзебез өчен кирәкле бар нәрсәне үстерәбез, – ди Ринат абый.

Нәсел музее

Хәзер күпләр элеккеге әйберләрне җыеп, өйләренә берәр музей почмагы булдыралар. Ә Ринат Нәбиуллович музей өчен ике бүлмәне биргән: җәйге өйнең пыяла белән тышлаган ике як верандада гаилә ядкарьләре саклана. Монда элеккеге күмер утюглары,  самавырлар, йорттагы эш кораллары бар. 

–     Болар барысы да үзебезнең нәселгә кагылышлы экспонатлар. Берсен дә читтән алып кайтып куймадым.  Әнием Мәүлия – гомерлек укытучы, тарих җанлы булган. Ул бөтен әйберне дә җыеп, гаилә ядкаре итеп саклап барган. Менә бу хромка гармунын 40 нчы елларда алган булганнар. Монда соңрак сатып алган гармуннар да бар. 

Мин тизрәк: “үзең гармунда уйныйсыңмы?” дим.

–    Әти уйнады, үзем өйрәнеп карадым, барып чыкмас дип, ташладым, – ди Ринат абый.

 

Музейда әтиләре Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Сафа улының фронттан кайткан киеме, күпсанлы орден-медальләре саклана. Кул тегермәне, май ясый торган җайланмалар, кер юганда ышкый торган сырлы агач һәм тагын күп нәрсә белән таныштым. Һәркайсының гаилә белән бәйле тарихы бар.

–    Менә монысы минем шахтада эшләгәндә файдаланган фонарем, – дип Ринат абый стенага эленгән бик күптәнге яктырткычны кулына алды.

Шахтер булган

1970 нче еллар уртасында Ринат Сафин хатыны белән Казахстанга китеп, бакыр чыгару шахтасында эшли. 320 метр җир астына  төшеп, тагын җир астыннан 4 чакрым барып, бакыр рудасы чыгарган ул. Сменага 130 тонна руда чыгару планы җиткерелгән. Ә спорт белән  дус булгач, көче, энергиясе ташып торган Ринат  икешәр смена эшли булган. Шахтада аның әтисенең энесе һәм малае эшләгәннәр. 

– 1976 елда минем ике туган энемне шахта басып үтерде. Әтисе минем янга килде дә:  “Ринат, бүген син миннән башка забойга төшәсең, мин улымны җирләү белән шөгыльләнәм”, – дип килеп әйтте. Иң авыр эш көнем шул иде. Якын туганыңны җирләгәндә дә шахтага төшеп хезмәтне башкарырга тиеш идем, – дип куйды ул. 

–     Шахтада бит яхшы хезмәт хаклары түләнә иде.  Матди яктан хәлләнеп кайткансыңдыр, – дип кызыксынам.

–    Мин өч ел эшләргә дип барган идем. Өч елда  машина сатып алырлык акча тупладым, күп итеп өй җиһазлары, кием-салым сатып алдык. Базарлы Матакка тимер юл аша ике зур контейнер әйбер кайтарттык, – ди.

Ә менә пенсиягә чыкканда шахтада алган хезмәт хакы файда китерә алмаган – аның болай да пенсиясе югары чыккан.

Уфалла арбасы

Мин Ринат абыйның ишек алдында, яңа гына агачтан ясалган уфалла арбасы күреп аптырап калдым. Ул минем гаҗәпләнүемне күреп:

–     Безне шул ике көпчәкле арба яшәтте. Хәзерге “Яшь имәннәр” балалар лагере артында безнең чабу җиребез бар иде. Шунда барып, печәнне чабып, арбага төяп, тартып кайта идек. Яшьлек хатирәсе итеп шул арбаны ясадым. Бу инде бик чыдам, көпчәкләре подшипникка утыртылган, ярты тонна йөк төярлек арба, – ди.

Арба, уенчык кебек, бик матур килеп чыккан. Күпме җан җылысы, яшьлек хатирәсе кергән бу уфалла арбасына. 

Гарәб күгәрченнәре

Ринат абыйның күгәрченнәр асравы хакында белмәгән идем әле. Ул күп еллардан бирле шул акыллы кошларны үрчетү белән шөгыльләнә икән. Аның читлегендә  күгәрченнәр дә, без күрергә гадәтләнгән кебек түгелләр, ак төслеләр. Ап-ак күгәрченнәрнең каурыйларында бераз соры таплар бар, ул гарәб күгәрченнәре икән. Шулкадәр матурлар, Ринат абый алар янына кергәч, аны яратып, гөлдер-гөлдер килделәр, аның кулына, җилкәсенә кундылар.

–    Мин күгәрчен асраучыларны бик аңлап җиткермим. Каян килде бу шөгыль, нәрсә бирә ул? – дип сорадым.

–    Күп еллар элек туганымнан берничә гарәб күгәрчене алып кайтып, үрчетә башладым. Шулкадәр рәхәтлек табам алар янында. Күңелем һәрчак ак түшләр белән аралашырга тартып тора. Хәзер утызлап күгәрченем бар. Балаларын чыгаралар, үстерәләр. Бик тә  үзара дус-тату яшиләр. Безгә, кешеләргә, алардан үрнәк алырга кирәк, – ди Ринат абый.

–     Казанда, районда күгәрчен асраучылар күпме, үзара элемтәдә торасызмы? – дим.

–     Казан яны бистәсеннән бер ир-ат район үзәгендә яши башлады. Ул асрый икән.  Бер күгәрчене югалгач, мине үзе эзләп тапты.  Ул килгәндә, аның күгәрчене бездә юк иде, соңрак очып килде, тотып аңа илтеп тапшырдым. Болай күгәрчен асраучыларны белешкәнем дә, аралашканым да юк. Казандагы туганым күп үрчетә. Аның кәсебе акчалата керем дә бирә. Мин бит күңелгә рәхәтлек биргәнгә асрыйм, – ди Ринат абый.

Агач утырту – яраткан эше

–     Мин гомер буена күп агач утырттым. Бик тә яратып эшлим аны, – дип сөйләп китте Ринат абый. – Район үзәк хастаханәсендә хуҗалык эшләре җитәкчесе булып эшләгәндә, аның йортында күп агач утыртуны оештырдым. Энем Марат белән Бөек Җиңүнең 40 еллыгына утырткан наратлар биекләр инде.  Улларым белән Мидхәт мәчете янына үземнең 60 яшьлек юбилей уңаеннан 60 төп агач утырттык. Күбесе – миләшләр.  Агачны бит утырту гына түгел, суны сибеп, җил, кар сындырмасын өчен бәйләп, артык ботакларын кисеп тә торырга кирәк. Аларын да яратып эшлим. Гомумән, мин урманны яратам. Җәй буе урманга йөрим, мунча себеркесе сындырам, дару үләннәре  җыям.  Мунчага себеркене һәр елны йөзләп данә бәйлим. Аның өчен көндез ботакларын хәзерлим, кич, төнлә гаражда бәйләп рәхәтлек алам. Мунча себеркесен күбрәк бүләккә өләшәм. “Бу синең хезмәт бит”, – дип, акчаны кесәгә салучылар да бар. Мин андый чакларда уңайсызланам. 

Ринат абыйның гаражындагы тәртипне күрсәгез икән: анда һәр шөреп, кадакның үз савыты, үз урыны. Бик пөхтә тота ул бу урынны.

Спорт яшәртә

Ринат абыйга тиздән 72 яшь тула. Ул егетләр кебек төп-төз, җитез, өлгер. Каян килә шулкадәр энергия диярсең.

–    Мин спорттан бер дә аерылмадым. Кыш буе чаңгыда йөрим. Башта улларым белән йөгерә идем, хәзер оныкларым белән мәш киләбез. Хәрәкәтләнгән саен энергия арта сыман. Беркайчан утырып, ятып ял итүләрне яратмадым. Минем өчен иң әйбәт ял – актив ял, – ди Ринат абый.

Ринат Сафин озак еллар хастаханәдә башта – мөдир, аннан хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары булды. Пенсиягә китәргә  сорап кергәч, баш табиб “бер генә ел эшлә инде”, дия-дия, тагын байтак кына эшеннән җибәрмәгән. Хәзер исә  ул халыкка сәламәтлек буенча хезмәт күрсәтүче табибларны авыллар буенча йөртә.  Алар хатыны Лиюза апа белән бик булдыклы ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Җитмеш төрле  шөгыле булган Ринат Сафинның яшәү рәвеше – күпләребез өчен үрнәк. Тормыштан тәм-ямь табып яшәүче шәхесләребез янәшәбездә генә икән. Бары тик аларны күрә белергә кирәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев