Бер коллективта эшләгән хезмәттәшләр 35 елдан соң янә очраштылар
“Тарихыбызны да барлыйбыз, архивка да кирәк”, – дип фотога төшәргә чакыралар аларны. Шул сәбәп белән очрашкан 11 кешедә әлеге күрешү мизгелләре, әллә никадәр хатирәләр уятып, күбрәк җыелу, бергә эшләгән хезмәттәшләрне бик күрәсе килү теләге уята.
Менә шул теләк матур бер кичәне барлыкка китерә. Очрашуны оештыручыларның берсе Көлемсәр Гатина бүген дә әле алган хис-кичерешләре эчендә кайный.
Әйе, тырыша торгач, моннан 25-35 ел элек бер коллективта эшләгән хезмәттәшләр, нәкъ менә “Актай” кафесында, алар вакытында “Столовая”, “Кулинария” дип аталган таныш эш урынына җыела. 20 ел күрешмәгән коллегаларның сөйләшер сүзләре дә күбәйгән булган шул.
– Якын туганнардай рәхәтләнеп аралаштык, хәл белештек. Бер күрешү – үзе бер гомер, дип белми әйтми икән халык. Кафеның бүгенге җитәкче-мөдире Лилия Шамил кызына рәхмәтләребез бик зур. Безне иң тәмле ризыклар белән сыйладылар, барлык уңайлыкларны тудырдылар. Эшләгән чорда без яшьләрне үз иткән, тормышка, эшкә өйрәткән өлкәнрәк абый-апаларыбызның да күңеле булды,–ди Көлемсәр Габделхәй кызы, үзе дә йөрәк хисләрен тыя алмыйча дулкынланып.
Аның сүзләренә караганда, очрашу бик матур, гомергә истә калырлык мизгелләр бүләк иткән. Хезмәттәшләре Ислам Габидуллин да:
“Моның кадәресен үк көтмәгән идем, искиткеч булды бит әле бу, – дип шатланган.
– Хөрмәтле өлкәннәребезнең сөенүен күрү генә дә ни тора бит! Димәк, ялгышмаганбыз, бу күрешү бик кирәк булган безгә,– ди Көлемсәр апа. Ә үзе һаман килгән хезмәттәшләренә дә, аларны кунак иткән кафе кызларына да кат-кат рәхмәтләрен укый. Өлфәт Хафизов кул астында эшләүләрен, аның гадел, туры сүзле, кешелекле җитәкче булуын да сөйләп алды ул.
Кирәк шул мондый очрашулар: кемнедер искә алу өчен дә, өлкәннәрне хөрмәт итү өчен дә, үткәнеңә нәтиҗә ясау һәм, әлбәттә, киләчәккә ышанычлырак атлау өчен дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев