Беренче иреннән аерылуны авыр кичергән ул, аннары улын югалткан, тормыш иптәше вафат булган...
Аңа тормышында күп сынаулар үтәргә туры килгән.
Бүгенге хикәябез бик тә актив, тормышны сөючән, аннан тәм таба белгән иҗади ханым Туйбикә Сираева турында.
Гадәттә сирәк ишетелә торган исемле кешеләр белән аралашканда иң башта нәкъ менә ни өчен әти-әниләре аны шулай атаганнар дип сорыйлар. Мин дә бу кагыйдәдән ерак китмәдем. Ә Туйбикә моны болай дип аңлатты:
–Мин 1957 елны 31 декабрендә, яңа ел башланыр алдыннан, Иске Камка авылында туйда дөньяга килгәнмен. Гаиләдә өченче бала булганмын. Әнием мине күрше бүлмәдә мич артында бәбиләгән. Шулай итеп беркемне уңайсызламаганмын. Ә туйда утыручылар шунда ук әнием һәм бәби исәнлегенә тост күтәргәннәр.
Мәктәпне тәмамлагач Туйбикә Казанга китә, һөнәри училищеда белем ала һәм аны резина- техник эшләнмәләр заводында эшләп ныгыта. Заводта ун ел хезмәт куя ул. Кияүгә чыга, улы Илнурны таба. Әмма, иренең хыянәтен белеп алгач, аны гафу итә алмый, күкрәк баласын кочаклап Иске Үргәгарга, әти-әниләре янына әйләнеп кайта.
–Миңа ул вакытта 28 яшь кенә иде. Еш кына ник кече улың зурысыннан 15 яшькә яшьрәк дип сорыйлар. Өлкән улымны үзенекедәй якын күреп икенче ирем үстерде, Ирек аны бер дә какмады. Шуңа күрә баланың аңа үги икәнен бик азлар гына белә. Ирек белән бик дус, тату яшәдек, тагын өч малай табып үстердек. Балаларым әтиләренә охшап хезмәт сөючән, тырыш булып үстеләр, кулларыннан теләсә нинди эш килә. Институтлар бетермәсәләр дә, тормышта үз урыннарын таптылар. Тирә-якка даны таралган тимерче әтиләре аларны түземле, үҗәт булырга өйрәтте. Әмма 52 яшендә Ирегем кинәт үлеп китте, мин тол калдым,–дип сөйләде, күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә Туйбикә апа.
Ә 2015 ел башланыр алдыннан аны тагын бер йөрәк яргыч хәбәр көткән икән. Үзенең туган көнендә улы Ринатны җирли ул. Баласы Самара өлкәсенең Рощино бистәсендә хезмәт иткән урынына барганда һәлак була. Физик яктан нык егеткә армиядә хезмәт итү охшый. Ул килешү төзеп армиядә берничә елга калырга була. Әмма, авариягә эләгеп, 30 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Янәшәсендәге иптәшенең дә гомере өзелә.
Балалары бик тә үтенгәч, Туйбикә апа лаеклы ялга китә. Казан заводында ун ел эшләү аңа сәламәтлеккә зыянлы хезмәт башкаручы буларак пенсиягә алданрак чыгу мөмкинлеге бирә. Үргәгар мәктәбендә 23 ел эшләгән, гомер буе авылында яшәгән хатын Базарлы Матакка күчәргә карар кыла. Чөнки туган авылында аңа бөтен нәрсә улын хәтерләтә, ананың зираттан кайтасы килми. Хәсрәткә баткан ананы туганнары, авылдашлары ташламый, уллары һәм киленнәре юата. Оныклары (ә алар инде сигезәү!) яралы күңелен шатлык, бәхет өстәп дәвалый.
Кече улы Рифат гаиләсе белән Казанда яши, почтада өлкән оператор булып эшли. Өченче улы Ришат та армиядә килешү буенча шактый еллар хезмәт итте. Аннары ялгыз әнисе янына әйләнеп кайтты, ул Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә слесарь-ремонтчы.
Туйбикә апаны ялгыз дип әйтергә тел әйләнми, чөнки ул тормышның уртасында кайный. Бик матур җырлаучы буларак үзешчән сәнгатьтә актив катнаша ул, “Балкыш-Сияние” фестивалендә чыгыш ясый. Гаҗәп, әмма, үзе әйтүенчә, күңеленә рус халык җырлары һәм такмаклары якынрак икән. “Сугышчан туганлык” район җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов патриотик рухтагы бер генә чарадан да калдырмый үзен. Туйбикә апа фикерләрен эзлекле итеп әйтеп бирә белә, шигырьләр чыгара. Ә инде җырлап җибәрсә, тыңлаучының күңеленә үтеп керә ул.
–Авыр хәлгә юлыккансың икән, җаныңда үпкәләү, ачу кебек хисләрне саклама. Кешеләр арасына чык, чөнки, кайгыңны башкалар белән уртаклашсаң, үзеңдә калганы бераз кими бит,–ди тормышында күпне күргән, әмма сынмаган, асылын югалтмаган авыл хатыны. Аннары өстәп куя:
–Үземне генә калдырмаган, төрле очрашуларга, бәйрәмнәргә чакырган һәркемгә рәхмәтле мин. Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә узган бәйрәмнәрдә еш катнаштыралар үземне. Без балалар һәм укытучылар куйган концертларны карап кына калмыйбыз, олы яшьтә булсак та, үзебез дә сәхнәдә чыгыш ясыйбыз. Миңа ярдәм кулы сузган һәркемгә яхшылыгы меңе белән кайтсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев