Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрен тәмамлаучылар аттестат алырга тиеш

Быел район мәктәпләренең тугызынчы сыйныфларында 242, унберенчедә 71 бала укый. Алда аларны зур сынау - дәүләт имтиханнары көтә. Беренче карашка, бу турыда сөйләү-язу иртәрәк кебек. Әмма бердәм дәүләт имтиханнары шулкадәр җитди гамәлгә әйләнде, ә аларның нәтиҗәләре балаларның киләчәгендә генә түгел, районнар рейтингында да чагыла хәзер. Шуңа күрә фквральдә үткән башкарма...

Быел район мәктәпләренең тугызынчы сыйныфларында 242, унберенчедә 71 бала укый. Алда аларны зур сынау - дәүләт имтиханнары көтә.

Беренче карашка, бу турыда сөйләү-язу иртәрәк кебек. Әмма бердәм дәүләт имтиханнары шулкадәр җитди гамәлгә әйләнде, ә аларның нәтиҗәләре балаларның киләчәгендә генә түгел, районнар рейтингында да чагыла хәзер. Шуңа күрә фквральдә үткән башкарма комитеты утырышында шул турыда җитди сөйләшү булды инде.

Өлкән һәм урта буын бу җәһәттән бәхетлерәк булган икән: мәктәпне тәмамларга берничә ай кала билет ятлый, консультацияләргә йөри идек тә, көне җиткәч, дулкынланып, билгеле, әмма әллә ни курыкмый гына укытучыларыбыз каршына утырып сорауларга җавап бирәбез, мәсьәлә чишеп күрсәтәбез, инша язабыз. Алар безгә, без һәм җәмгыять аларга ышана иде.

Ә хәзер? Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәннән бирле алар ел саен катлауландырыла, үзгәртелә, сынау алу шартлары кырыслана бара. Быел үткәреләсе БДИ га да җитди әзерләнә район мәгариф системасы: Базарлы Матак гимназиясе унберенчеләрнең белемен сынау пункты, ә урта мәктәп тугызынчылардан имтихан алу пункты булачак. Җитәрлек кадәр аудиторияләр билгеләнгән, алары видеокамера, металл эзләү җайланмалары (бусы укучы кесәсенә салып телефон алып кермәсен өчен кирәк) белән җиһазландырылачак. Чыгарылыш сыйныфларда укучылар турындагы мәгълүматлар төбәк системасына кертелгән, алардан гаризалар җыеп алынган һәм саклауга куелган.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, рус теленнән БДИны 71, математикадан профиль дәрәҗәсендә 51 һәм база дәрәҗәсендә 53 укучы тапшырачак. Башка фәннәрне үз теләкләре белән сайлаган алар. Тугызынчыларның барысы да рус теле һәм математикадан сынау үтәчәк. Рус әдәбияты белән инглиз телен сайлаучыларга имтихан тапшыру өчен Чистайга, биология, информатика һәм тарихны Алексеевск бистәсенә барасы була.

Болары имтиханнар үткәрүнең техник ягы. Утырышты төп сүз укучыларның белем һәм әзерлек дәрәҗәсе турында барды. Дөресен генә әйткәндә, безнең ул-кызларыбыз монысы белән әллә ни мактана алмый шул. Һәрһәлдә, имтиханнар нәтиҗәләре шуны күрсәтә. гомер булмаганча, 2015 елда ике укучыбыз аттестат ала алмады. Дүрт фәннән имтиханнар нәтиҗәләре уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булса да, сигез фәннән түбәнрәк иде. Рус теленнән, гомумән, республикада иң түбән күрсәткеч безнеке булды.

Тугызынчылар да сөендермәде - 14 укучы рус теле һәм математикадан имтиханнарны беренче тапшырганда ук бирә алмыйча, көзге сынауларга калдылар.

Быел бу җитешсезлекләрне булдырмаска тырышалар мәгариф хезмәткәрләре: имтиханнарга барлык мәктәпләрдә дә җитди әзерләнәләр икән. Белемнәре бик үк ышанычлы булмаган укучылар белән өстәмә шөгыльләнәләр, алар зчен хәтта ял көннәрендә дә тугызынчыларга игътибар зур. Ата-аналарны да читтә калдырмыйлвр, кайчак бит укытучы сүзе генә үсмерләрне тырышып шөгыльләнергә мәҗбүр итеп бетерә алмый. Алай булса да, тугызынчыда укучы өч дистәгә якын һәм унберенчене бетерүче биш укучының имтиханнарны уңышлы бирәсенә шик бар. Аңлашыла ки, бу балалар белән укытучылары күбрәк эшли: мәктәптә укып та аттестат ала алмый икән, бу бит яшь кеше өчен дә, ата-аналар һәм укытучылар коллективы өчен дә фаҗигагә тиң.

Кыскасы, май ахырында башланачак дәүләт имтиханнары укучыларны гына түгел, бөтен мәгариф системасын сынаячак. Безнекеләр аны уңышлы үтәр дип ышаныйк.

Ольга Аверьянова, Хузангай урта мәктәбе директоры:

-Укучыларыбызга ныклы белем бирә алганбыздыр дип уйлыйм. Алар имтиханнарга бик тырышып әзерләнәләр. Әмма берничә укучыбызның белем дәрәҗәсе әлегә канәгатьләндерми безне. Тугызынчыларда имтиханнар биреп карадылар, кызганыч, билгеләр мактанырлык түгел. Шуңа күрә хәзер өстәмә рәвештә алар белән шөгыльләнәбез-дәресләр беткәч, бераз ял итсее алар да, кичке алтыга кадәр кабат укытучыларыннан сабак алалар.

Луиза Абдрахманова, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры:

-Укытучылар тиешеннән артык та шөгыльләнәләр, шәхси вакытларын да кызганмыйча, укучыларын имтиханнарга әзерлиләр. Әмма ата-аналартарафыннан балаларын контрольдә тоту, тырышлыкка өндәү җитеренкәми. Алар да безнең белән бер сүздә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев