Бибай Чаллысы авылында гомер кичерүче Рамилә Җәләлова олуг юбилеен билгеләп үтте
Бибай Чаллысы авылында гомер кичерүче Рамилә Хәбибулла кызы Җәләлова олуг юбилеен билгеләп үтте.
Рамилә әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре катнашында ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев