Бөек Ватан сугышында катнашкан Таһир Мәксудов: «Бер көн эчендә 80 км юл үтә идек»
Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел була.
Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, тарихтан ишетеп белсәк тә, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен аңлыйбыз. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле! Утлар, сулар кичкән шул ветераннарыбызның берсе – Мәксудов Таһир Хәбибрахман улы турында язабыз.
Таһир Хәбибрахман улы Мәксудов 1922 нче елның 12нче октябрендә Татар Суксуы авылында, күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе колхоз рәисе булып эшли, әнисе өйдә балалар тәрбияли. 1940 нчы елда Алпар урта мәктәбен тәмамлый. Район мәктәпләрендә укытучылар җитмәгәнлектән, аңа укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр һәм ул риза була. Таһирга балалар белән эшләве бик ошый. Шулай сизелми генә армиягә чакыру вакыты җитә.
1941 нче елның 17 июнендә Татар Суксуыннан егетләрне Бряндино станциясенә озаталар. Биш көн үтүгә, Львов шәһәре астында, алар фашистлар Германиясенең Советлар Союзына басып керүе турында җан өшеткеч хәбәрне ишетәләр. Иң беренче тапкыр сугыш ачысын татыганда Таһирга нибары 19 яшь була.
Ташбилгеле Хөснетдинова Рәүзия гаиләсенең әтисе һәм бабалары истәлекләрен кадерләп саклаулары бик куанычлы хәл. «Әтием сөйләгәннәрдән истә калганнарны сезгә бәян итмәкче булам», - дип уртаклаш Рәүзия апа.
Әтием сөйләгәннәрдән:
1942 нче елның февралендә мин дошманга каршы беренче тапкыр сугышчан хәрәкәтләрдә катнаштым. Дошман баштанаяк коралланган, тамаклары тук, өсләрендә өр-яңа киемнәр булган фашист солдатлары, безгә каршы ышанычлы адымнар белән киләләр..... Әти авыр сулап куя һәм тынып кала. Дошман сан ягыннан күпкә өстен булса да, безнең батальоннар аның һөҗүмнәрен кире кайтара тордылар. Иңне-иңгә куеп әллә ничә чакрым ара үткән дусларны югалту бик авыр иде. Һәм менә без тагын, километрларны саный-саный, кыска вакытлы ялга туктала-туктала алга атлыйбыз. Баш очыбыздан кара болыт булып күп тонналы үлем йөге илтүче дошман самолетлары Сталинград ягына, Идел елгасы буендагы матур шәһәргә очып үтәләр. Исемдә әле, кыска гына бер ялдан соң полк командиры болай диде:
-Караңгы төшүгә һөҗүм итәчәкбез. Үзегез белән корал, гранаталар, сугыш кирәк-яракларын алыгыз, калганнары калсын. Кисәтеп куям, шәһәр тирәсендәге чыганаклардан су эчмәгез, агулануыгыз бар. Ә безнең ни ашарга, ни эчәргә юк, - дип искә төшерә әти. - Әмма без бертуктаусыз шәһәргә таба хәрәкәт иттек. Ул безне җимерек өйләре белән каршы алды. Бу өйләрнең һәрберсе өчен аяусыз сугышлар алып барылды. "Кызыл Октябрь", "Баррикада", бөтен илгә танылган трактор заводлары, җимерек өй стеналары безнең солдатлар өчен качып, сугыш алып бару урыннары иде. Бер көн эчендә 80 км юл үтә идек. Иң авыры - Дон елгасы аша кичү иде. Без дүртәү, ерак түгел урнашкан бакчаның коймаларыннан сал ясап, елганың икенче ягына йөзеп чыгарга уйладык.Ә фашистлар бертуктаусыз бомбалар яудыралар, аталар. Шушы бомбаларның берсе бездән ерак түгел генә шартлап, безне елганың ярына ташлады. Бары тик мин генә исән калдым...Безне озын юллар бик нык алҗыткан булса да, бер генә солдат та куркып калмады. Без "Фердинанд" орудияләре, куркыныч "Тигр" лар га каршы сугыштык. Бөтен дөнья төтен эчендә, аяк астында җир селкенә... Яраланган, үлеп калган солдатлар урынына иптәшләре баса. Әйтергә кирәк, безнең солдатларның нервылары дошманныкына караганда ныграк иде. "Бер адым да артка чигенмәскә!" - дигән чакыру бөтен совет халкына кагыла иде.Кайчак ялкын эчендә утырган шәһәрдә бер җан иясе дә юктыр кебек тоела иде. Әмма сугышлар дәвам итте. Мин җитәкләгән взводтан бармак белән генә санарлык солдатлар калды. 2нче февральдә безгә Сталининград сугышы тәмамланды диеп хәбәр иттеләр,берничә көн ял бирделәр. Без солдатлар, үлгән, туң ат итләрен пешерергә тотындык, немец солдатларының үзләренекенә самолеттан ташлаган ризыкларын җыеп йөрдек....
Аннары 92 нче дивизия астында Курск дугасы сугышларында катнашу...
Таһир Хәбибрахман улы көчле ихтыярлы, батыр йөрәкле кеше булган. Сугышның башыннан ук алдынгы солдат булып, Молдавия, Румыния, Венгрияләрне узып, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелеп сугышны тәмамлап кайта. Гаиләсеннән ул сугышта бер үзе генә катнашмый. Аның бертуган энекәше Зиннур, сугышта хәбәрсез югала, хәтер китабына кертелә. Ул кызылармеец булып, 1943 нче елның 4 нче августында һәлак була, Воронеж өлкәсенең Бобров шәһәрендә җирләнә.
Сталинградның үзендә һәм тирә-ягында барган сугышларда батырларча көрәшкән өчен Мәксудов Таһир Хәбибрахман улы "Сталинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнә. Ветеранның альбомында күпсанлы фоторәсемнәр арасында сугыш еллары истәлекләре-рәхмәт хатлары бар. Тышларына кырыс йөзле, хәрби киемле И. В. Сталин рәсеме басылган бу хатларда мондыйрак сүзләр бар: Гвардия өлкән лейтенанты Максудов Таһир Хабибрахмановичка.... Сезгә 1942 нче елның ноябрендә Сталинград шәһәрен саклаганда барган сугышларда катнашып батырлык күрсәткән өчен Верховный Главнокомандующий Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталин әмере белән рәхмәт белдерә.Мондый рәхмәтләрне күп алган Таһир ага. "Сталинградны саклаган өчен" медале белән дә бүләкләнгән. Әмма сугышчан бүләкләре арасында иң олысы итеп ул чын солдат медален-"Батырлык өчен" дигәнен саный. Кыю йөрәкле, куркусыз сугышчыларга гына бирелә булган ул. Таһир ага Мәксудов, дөнья тарихындагы иң дәхшәтле сугышның башыннан ахырына кадәр үткән батыр йөрәкле якташыбыз әнә шундыйлардан була.
1947 нче ел ахырында гына Таһир абый авылына әйләнеп кайта һәм Ташбилге авыл мәктәбен җитәкли. Курск дугасында үз-үзенә биргән антына тугрылыклы калып башлангыч сыйныф балаларын укыта. 1959 нчы елда читтән торып Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. 1967 нче елда аның исеме Мактау китабына кертелә. 1978 нче елда ул укытудагы, укучыларын тәрбияләүдәге уңышлары өчен күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, шул исәптән РСФСР Мәгариф министрлыгыгың Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Авылдашлары аны хөрмәт итеп күп тапкырлар Ташбилге авыл советына депутат итеп сайлыйлар, 15 ел дәвамында ул ТАССР Югары суды утырышчысы итеп сайлана.
Таһир абый тормыш иптәше белән бер җан булып яшәп өч кыз үстерә, аларга белем бирә. Лаеклы ялга чыккач та Таһир Хәбибрахман улы шактый вакыт мәктәп директоры булып эшли. Аның эш көннәре дәресләр, ата-аналар җыелышлары белән генә чикләнми, укытучы һәр баланың өендә еш була, ата-аналар белән аралаша. 1990 нчы елда тормыш иптәше үлеп киткәч лаеклы ялга җыена, әмма район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре үтенече белән эшләвен дәвам итә. Мөгаен, аның бу карары дөрес булгандыр. Яраткан эше, балалар, көндәлек мәшәкатьләр белән кайгы-хәсрәт тә бераз онытылып тора бит. Курку белмәс, батып йөрәкле Таһир ага катлаулы тормыш юлы узган, язмышына күпме сынаулар җибәрелгән. Авыл китапхәнәсендә аның кызы Рәүзия апаның кадерләп саклаган истәлекләреннән Хәтер чемоданы булдырылды. Анда Таһир аганың шәхси әйберләре, гаилә архивыннан фотолар, сагынып язган хатлары, мактау кәгазьләре, күкрәк тулы орден-медальләре булган костюмы урын алган. Менә шулай үз-үзләрен аямыйча илебез тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны беркайчан да онытырга хакыбыз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев