Борискино авылында яшәүче Михаил Свежов 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма салырга хыяллана
Борискино авыл җирлеге һәрчак бик күп күрсәткечләр буенча – яңа туган балалар санымы ул, хезмәткә урнаштырумы, торак файдалануга тапшырумы, салымнар түләүме, мәдәният- оештыру эшеме – әйдәп баручылар рәтендә булды.
Тик менә бер мичкә балны боза, төгәлрәк әйткәндә, Карга, Ташбилге, Чуаш Кичүеннән нык артта калдырып, җирлекне рейтингта аска “тарта” торган бер кашык дегет бар иде. Ул да булса – сөт.
–2000 нче еллар башында районның элекке җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәр киңәшмә саен мине сөт тапшыру күрсәткечләренең түбән булуы өчен орышты. Алдынгыларны үрнәк итеп куя, “Халык бит сөтне дуңгыз балаларына эчерә” кебек акланулар һич тә кабул ителми иде,–дип искә төшерә җирлек башлыгы Галина Самарина.
Гел яхшылар сафында булырга күнеккән хатын-кыз җитәкче бик борчыла ул чакта, хәлне ничек төзәтергә дип аптырый. Сыерлар санын арттыру зарурлыгы турында халык белән сөйләшүләр шул сөйләшүләрдән ары узмый.
Берсендә чираттагы “эшлекле дүшәмбе”дә борискинолыларны тагын сөт тапшыру мәсьәләсендә “мактагач”, Галина Викторовна кискен бер карарга килә. Ире һәм туганнары белән уртага салып сөйләшкәч, сыерлар сатып алырга булалар.
–Мин эшләмәсәм, кем эшләр? Сөт тапшыру күрсәткечләре аз булса да алга китсен. Бәлки миннән күреп авыл халкы да кызыгыр,–дип уйлый ул чакта азга канәгать була белмәгән, максатчан җирлек башлыгы.
Терлек асрау – авыл кешесе өчен гадәти эш. Һәр хуҗалыкта иткә берәр үгез я тана үстерәләр. Берничәшәрне симертүчеләр дә бар. Шуңа ире Михаил хатынының омтылышын хуплый һәм әлеге мәсьәләне хәл кылырга үзе алына.
–Син, Галя, үз эшләрең белән шөгыльлән. Синең мәшәкатьләрең болай да хәттин ашкан. Ә мал-туарны үзем карармын,–ди ул чакта Михаил.
Шулай итеп Дочка янына Зорька, Милка, Зося, Дося, Шомырткай өстәлә... Бүген хуҗалыкта 15 сыерлары бар, ә мөгезле эре терлекләр саны 24 кә җитә.
15 елга якын инде иртә таңнан сөт җыючы Ришат Нуруллин фермер, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Михаил Свежов йортыннан сөт алып китә.
–Бүген 150 литр тапшырдык, бөтен сыерлар бозаулагач ике центнер да, күбрәк тә булачак,–дип уртаклаша хуҗа.
Беренче вакытта Галина эшкә кадәр сыерларны савып өлгерү өчен йокысыннан таң белән тора. Аннан соң аппарат сатып алалар, һәм мәсьәлә хәл ителә. Печәнне бергәләп хәзерлиләр, абыйлары Виталий белән Николай Самариннар, авылдашлары Евгений Арнаков булыша.
–Быел беренче мәртәбә сенаж салдык, моның өчен 70 КамАЗ үзебез үстергән күпьеллык үләнне ташыдык. 36 гектар – әти-әниләрнең пай җирләре, тагын 87 гектар арендага алдым. Быел солы белән арпа чәчәргә дә уйлыйм. Анысы фуражга,–дип сөйли фермер.
Фураж өчен арпаны Михаил күрше Спас районыннан сатып ала, ә солыны – Яңа Әнҗерәдән бертуган Гобәйдуллиннардан. Аннан соң бөртекне үз тегермәнендә ваклый, азыкка премикслар һәм тоз өсти.
Бозаулар белән проблема туса, авылдагы ветеринария табибы Иван Королев ярдәмгә килә. Терлекләрне иминиятләштергәннәр дә.
Сыерлар көндез кардада, ә төнлә абзарда торалар. Бозаулар махсус читлекләрдә яши. Болардан тыш, голштин токымлы үгезләре бар, хуҗаның адашы – Мишка атлы.
Михаил Васильевич профессиясе буенча зооинженер, үз вакытында ветеринария институтын тәмамлаган, берникадәр вакыт юллама буенча Муромда эшләгән. Ә аннан соң кече Ватанына әйләнеп кайткан – күңеле гел Борискиноның болын-кырларына, авылдашлары янына, чуаш теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, милли ризыкларына тарткан.
–Туган авылымны бик сагындым, бал кортлары төшләремә керә иде. Йокыдан уянып киткәч тә яңа суырткан бал исен тойгандай булам, шул хис мине гел авылга чакыра иде. Шулай итеп әйләнеп кайтырга булдым. Шәһәр кешесе түгел мин,–дип күңелен ача әңгәмәдәшебез.
Узган ел алар фарфор туйларын билгеләп үткәннәр. Уңган хуҗа бал кортлары да үрчеткән, хәзер аның умарталыгында корт гаиләләре 80 гә җитә. Яздан көзгәчә көн саен умарта кортлары чәчәктән- чәчәккә очып бал җыялар. Әнә шулай, Борискиноның бу гаиләсе эшсөяр бал кортларыдай хезмәт итә, авылның гына түгел, туган районыбыз, республикабыз һәм тулаем илебез үсешенә дә үз өлешләрен кертә.
Алар үрнәгенә байтак башка авылдашлары да ияргән. Сөт бит гаилә бюджетына шактый акча китерә. Бүген Садиково авылында Григорий Зваричның яшь гаиләсе алты сыер асрый. Ул үз акчасына зур йорт төзеп кергән, ә былтыр прицеплы комбайн сатып алган. Михаил Сычев гаиләсе берничә ел элек шәһәрдән кайткан, бозаулар сатып алганнар. Ә хәзер әлеге уңган хуҗаларның ишегалдында дүрт сыер, тагын икене алырга торалар. Иске Әнҗерәдә яшәүче уңган терлекче Илшат Гатауллин хуҗалыгында хәзер сигез сыер. Бу әле чик түгел.
Михаил Свежов 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма салырга, өстәмә техника алырга, берничә механизаторны эшкә кабул итәргә хыяллана. Тик менә сөткә бәяләр гел үзгәреп тора, ә тракторлар елдан-ел кыйммәтләнә, дип сукранып та алды ул.
–Якын кешемә ярдәм итәргә дип башлаган идем бу эшне, инде чын-чынлап мавыгып киттем. Хәзер сыерларымнан башка тормышымны күз алдына да китермим,–дип уртаклашты ул безнең белән.
Өйләрендә иң күренә торган урында ике Мактау кәгазе беркетелгән. Берсе ел нәтиҗәләре буенча иң актив сөт тапшырган өчен район башлыгы Александр Никошин имзасы белән фермер Михаил Свежовка бирелгән. Икенчесе – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыруны тәэмин иткән өчен республика Дәүләт Совета рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан җирлек башлыгы Галина Самаринага.
Без әңгәмә корган арада әледән-әле телефон шылтырады – туган авылыннан берничә йөз чакрым ераклыкта шәһәрдә яшәүче якташлары авылда тормышны яхшырту турында шикаять-хат язган икән. Аңа бик тә: “Үзеңә туган җиреңә кайтып сыер сатып алырга, чын эш белән шөгыльләнергә түгел микән?”–дип әйтәсе килде. Минемчә, шулай файдасы күбрәк булыр иде.
Б о р и с к и н о а в ы л җирлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 253 сыер (чагыштыру өчен: 2006 елда – 112 сыер) асрала. Көн саен дәүләткә 1,5 тоннадан артык сөт озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев