Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борискинода авыл җирлегенә якташлары Азат Мәҗитов ярдәм итеп тора

Соңгы дистә елда якташыбыз Татарстан Республикасы “Челтәрләр компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов кече ватанына зур ярдәм күрсәтеп яши.

 Ул туган авылы Иске Әнҗерәдә мәдәният йортын ремонтлатты, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары һәйкәлен яңартты, зиратны чистартып, тирәсен матур тимер койма белән әйләндереп алдырды, мәктәпкә зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәмнәрдә балаларга, олыларга бүләкләр өләшүне традициягә кертте. Мәктәп укучыларына ул берничә тапкыр велосипедлар, чаңгылар өләште. Борискино мәдәният йорты каршында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә стелла да аның ярдәме белән куелды. 
Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина җыенда 2022 елда башкарылган эшләренә хисап тотты. Борискино, Иске Әнҗерә, Исәлек һәм Яңа Әнҗерә авылларында 305 хуҗалыкта 720 кеше яши. Шуларның 419 ы – хезмәткә яраклы яшьтә. Студентлар – 21 кеше, укучылар саны – 79, 21 бала мәктәпкәчә яшьтә. Монда тәрбиягә алынган балалар да байтак – 11 сабый гаилә җылысы тудырылган мохиттә яши. Былтыр җирлектә 9 кеше үлгән, туучылар саны 3 теркәлгән. 
Борискинода килешү нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләр өчәү булса, тагын өч кеше өлешчә мобилиза-цияләнү чорында хезмәткә алынган. Барысы дүрт егет махсус хәрби операциядә катнаша. Аларга бар авыл халкы бергәләп, хәйрия акцияләрендә катнашып, ярдәмнәр озата. Бу игелекле гамәлдән беркем дә читтә калмаган. Җыенга килгән район башлыгы Александр Никошин да Борискино җирлеге халкына бердәм булып хәйрия акциясендә катнашканнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. 
– Районнан мобилизацияләнгән егетләргә 40 тоннадан артык төрле ярдәм озатылды. Автомобильләр тапшырып кайттылар. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә төрле ярдәмнәр күрсәтелә, – дип билгеләп үтте Александр Никошин.  
Борискино җирлегендә мал асрап, таза, җитеш тормышта яшәүчеләр елдан-ел арта бара. Былтыр, мәсәлән, бу авылларда сыерлар саны тагын 26 башка артты. Ә соңгы ике елда көтүлекләр 49 сөтбикәгә ишәйгән. Мөгезле эре терлекләр саны 490 баш булса, шуның 300е – сыерлар. Былтыр Борискино җирлегеннән  халык 600 тоннадан артык сөт тапшырган, шуның өчен аларга 16 миллион 443 мең сум акча өләшенгән. Бу районда иң зур күрсәт-кечләрнең. Иң күп сөтне биредә Михаил Свежов, Фәргать Мәхмүтов һәм Виталий Самарин хуҗалыклары тапшырган. Шулай ук Вячеслав Тутеров, Геннадий Бокарев, Надежда Зварич, Евгений Арнаков, Илшат Гатауллин,  Рөстәм Нуруллин, Гүзәлия Харисова хуҗалыкларыннан да ел дәвамында тонналап сөт продукциясе җыелып, эшкәр-түчеләргә озатылган. 12 хуҗалыкка абзарлар төзү өчен субсидия бирелгән. Җыенда башкаларны бу программадан да файдаланырга чакырдылар. 
Үзара салымнан 242 мең сум акча кергән. Шуңа республикадан бер миллион сумга якын субсидия кайткан. Салымның зур өлеше урам юллары төзек-ләндерүгә, суүткәргечләрне яңарту, ремонтлау кебек эшләргә тотылган.


Азат Мәҗитов ярдәме белән Иске Әнҗерәдә су башнясы бастырылган. Галина Самарина якташларыннан башня тирәсен санитар мәйданчык ясап, тимер койма белән әйләндереп алуда ярдәм итүен сорады. 
Азат Илгизович:
–     Мин сезгә тимер койма материалларын Казаннан төятеп кайтартам, ә төзү эшләрен биредә оештырырсыз, – диде.
Аннан ул:
–     Урамнарга чүп контейнерлары өчен ясала торган өсте ябулы корылманы без заводта 30 берәмлек эшләтеп, сезгә кайтарырбыз, ә аны биредә җыеп урнаштырырсыз, – диде.
Халык зур чыгымнар сораган бу эштә ярдәм итәргә алынган Азат Мәҗитовны теп алкышладрга күмделәр. 
Азат Илгизович  Борискинода янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзелешенә материалларын кайтарырга да ышандырды. Ә төзелешне биредә үзегез оештырысыз дип тә өстәде. 
Борискино мәктәбе директоры Рамил Сафин чыгышыннан соң янә Азат Мәҗитов сүз алды:
–     Мәктәпкә нинди спорт инвентарьлары кирәк-ярак өчен гараж сорала – исемлек төзеп, миңа  тапшырыгыз, мин аларны хәл итүдә булышлык күрсәтергә тырышырмын, – диде.
Иске Әнҗерә халкы җыенда авылга һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен, якташларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Әнә бит авылдагы Парниковая инешен дә ул чистарттырып, җәяүлеләргә шуның аша йөрергә күпер төзеткән. Халык шуңа да бик сөенгән. 
Җыелышлардан соң мин Азат Мәҗитов янына килеп: “Бигрәк кайгыртып, ярдәм күрсәтеп яшисез туган якларыгызга”, – дидем. 
Ул исә: 
–     Әле өстәлемдә әллә ничаклы башкарыласы эшләр исемлеге ята. Җитешә алганча булышырбыз. Авыл музее җитәкчесе тарихи китап чыгарырга  җыена, аңа да ярдәм итәргә кирәк. Мобили-зацияләнгән егетләргә машиналар җибәрдек, тагын ярдәм озатырбыз. Башка юнәлештәге эшләр дә бар. Иң мөһиме – якташлар сау-сәламәт булсыннар. Проблемалар, мәсьәләләр  акрынлап хәл ителер ул, – дип тә өстәде киң күңелле Азат Илгиз улы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев