Бу безнең уртак бәйрәмебез
12 июнь – Россия көне илебездә иң яшь бәйрәм булып санала. Бу көнне Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда шушы көнне РСФСР ның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1994 елда кабул ителгән Указ нигезендә 12 июнь ял көне булып санала. Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.
Ә сез Россия көнен бәйрәм итәсезме?
Галина Москвина, Юхмачы урта мәктәбе укытучысы:
–Россия көнен зур һәм әһәмиятле бәйрәм дип саныйм. Минемчә, аның асылы бик гади – милләтләр бердәмлеге һәм илебезнең киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Без дәүләтебез өчен, ә дәүләт үз чиратында безнең өчен җаваплы. Без, Россия халкы, дәүләтнең үзебез турында кайгыртуын һәрдаим тоеп яшибез. Илдә тынычлык, иминлек хөкем сөрү, эшләргә эшең булу, хезмәтең өчен хакын алып тору, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылу – бу үзе бәхет түгелмени?! Илгә килгән зур сынау – пандемия вакытында дәүләт яклавын тагын бер кат тойдык. Балалы гаиләләр, эшсез калучылар, эшмәкәрләр, өлкән яшьтәгеләр, аз керемлеләр – акчалата да, азык-төлек җыелмалары белән дә дәүләт ярдәмен алды.
Билгеле, һәркайсыбыз илебезнең ватанпәрвәрләре булырга, дәүләтебезне көчлерәк, куәтлерәк итү өчен үз урыныбызда тырышып хезмәт итәргә тиешбез. Ә бәйрәмне без һичшиксез билгеләп үтәбез. Укучыларыбыз белән “Россия көненә тәрәзәләрне бизик!” дигән акциягә кушылдык. Безнең мәктәптә укучылар Россия көненең тарихын, әһәмиятен бик әйбәт беләләр.
Илдар Нигъмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты:
–Россия Федерациясе – безнең уртак зур дәүләтебез. Татарстан исә Россиянең бер өлеше, димәк, Россия көне ул безнең дә бәйрәмебез. Без – Россия гражданнары, һәм моның белән хаклы рәвештә горурланабыз. Күп еллардан бирле районыбызда төрле милләт халыклары кулга-кул тотынып диярлек дус, тату яши, хезмәт итә, тормыш алып бара. Эштә генә түгел, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Әнә шул бердәмлек, үзара ярдәмләшеп яшәү туган төбәгебезнең дә, дәүләтебезнең дә ныклыгы нигезе, минемчә.
Россия – дөньядагы иң зур дәүләтләрнең берсе. Без барыбыз да аның көчле, куәтле ил булуын, балаларыбызның, оныкларыбызның имин, бай, бәхетле илдә яшәвен телибез. Ә моны чынга ашыруга һәркайсыбыз намуслы тырыш хезмәте белән үз өлешен кертергә бурычлы.
Ләйлә Әхмәтшина, журналист:
–Менә биш ел инде 12 июнь безнең гаилә өчен Ватаныбыз көне генә түгел, оныгыбыз дөньяга килгән көн дә. Җомга кичендә җиһанга беренче авазын яңгыратып безне бәхетле иткән кызыбызның туган көне аның гомере буена ил бәйрәме дә, ял көне дә булачак бит.
Билгеле, мин дәү әни буларак, дүрт оныгымның да (соңгысы бу ел башында дөньяга килде) киләчәге өчен борчылам. Чөнки без совет чорында үскән кешеләр өчен дөньядагы бүгенге вәзгыять катлаулы да, тотрыксыз да тоела. Шулай да бөтен күңелем белән Россиядә барысы да әйбәт булыр, ил җитәкчелеге халыкны яклауга, киләчәгебез – балалар, оныкларны кайгыртуга юнәлтелгән сәясәт алып барыр, иң мөһиме бкркайчан да Ватаныбызның бәйсезлеген җимерергә – сугыш башларга теләүчеләр табылмас, дип өметләнәм, шуны телим. Бу бит бөек Россия Федерациясендә, сөекле Татарстаныбызда яшәгән һәр дәү әни-дәү әтинең, һәр ата-ананың, гомумән, һәр гражданинның уртак өмете, уртак теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев