Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы комплексында нәселле таналар үрчетелә

Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында районыбызның Чаллы комплексындагы соңгы яңалыклар турында әйтеп узды.

Министр Әлки төбәгендә әлеге комплекста зур ремонт-реконструкция  эшләре төгәлләнеп килә, диде. Анда һәр елны 5 мең баш нәселле таналар үстерелеп, савым фермаларына озатылачак икән. 
Бөтен республика өчен мөһим булган әлеге яңа эш юнәлеше белән танышырга дип, без дә Чаллы комплексына юл тоттык. 
Чаллы савым комплексы 2006 елда эшли башлый. Районда “Кызыл Шәрык-Агро”ның тагын Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы мегафермалары бар. Болар арасында Чаллы комплексының дәрәҗәсе түбәнрәк иде. Белмим, инвесторлар аны төзеткәндә үк шундыйрак юнәлештә  эшләрләр дип планлаштырдылармы – Чаллы фермасында иң аз сөт җитештерелде. Чөнки биредә  күбрәк түбән продукция бирә торган маллар асралды. Райондагы лейкоз чирле, тулысынча сәламәт булмаган сыерлар биредә тупланды. Берара нигә ул продукция бирүгә сәләтсез сыерларны асрарга  соң, дигән сорау  да туган иде. Ул чакта «КШ-Агро»ның терлекчелек буенча җаваплы белгечләре “Анда бит нәселле сыерлар асрала,  без аларны иткә озата алмыйбыз, ул маллардан сәламәт  бозаулар алырга мөмкин”, – дип аңлатканнар иде. 
Ә инде 2018 елда сыерларда туберкулез йогышлы чире табылгач, комплекс бөтенләй ябылды. Анда куркыныч авыруга каршы чаралар алып барылды. Нәтиҗәдә, мегафермада 2020 елның язында гына янә маллар асрала башлады.
Ә быел комплексның эш юнәлешен үзгәртү буенча  реконструкция эшләре башланды.  Савым комплексы  базасында нәселле таналар үстереләчәк. 

Чаллы мегафермасы белән 2020 елның март аеннан алып Илнур Латыйпов  җитәкчелек итә. Илнур Ислам улы Ташбилге авылының уңган, тырыш, исемнәре үрнәк буларак күпләргә таныш Латыйповлар нәселеннән. Илнур – үзе дә бик тынгысыз, үҗәт егет. Ул инде биредә 2015 елдан башлап 3-4 ел дәвамында җитәкченең  урынбасары  булып эшләгән иде. Аннан аны Иске Матак бүлекчәсен җитәкләргә билгелиләр. Комплекста туберкулез чиренә каршы карантин чаралары үтәлгәч, аны янә бирегә чакыралар. Илнур Латыйповка тагын да җаваплы эш – мегаферма белән идарә итү вазыйфасы йөкләнә.
Без Илнур белән комплекстагы үзгәрешләрне бер бинадан икенчесенә  күчеп карап йөрдек.  Әлеге ферма танымаслык булып үзгәргән. Кайчандыр савым сыерлары аерылган корпуста хәзер бозаулар читлекләре куелган. Әйтик, беренче корпуста 1500 бозау берьюлы асрарлык итеп читлекләр ясалган. Читлек  дигәнен һәр яшь малның үз өе дип аңларга кирәк.  Чөнки аның дүрт дивары, суык көннәрдә тулысынча ябыла торган түшәме бар. Яңа туган бозаулар калын итеп түшәлгән салам өстендә яталар. Алларында яңа савылган сөт  эчерткечләре тора. Яшь бозауларга махсус  тән җылыткычлар кидереп куйганнар. Алар 20 көн дәвамында  шул җылы киемдә асралачак икән. 
Монда нәселле таналар  үстерү эшчәнлеге  ике ай  элек башланган.  Бирегә ике айда Карга, Юхмачы, Чуаш Кичүе һәм Алексеевск районының Левашово комплексларыннан 900 яңа туган бозау китерелгән. 
 

Без биредә булганда да әлеге мегафермалардан 12 яшь бозауны китереп  урнаштырдылар.  Кайбер көннәрдә 25-30 ар бозау китерәләр икән. Аларны үз читлекләренә урнаштыргач – ветеринария белгечләре беренче булып эшкә керешәләр. Мал табибы Вероника Лебедева, фельдшер Абдулмонаб Маманов  белән яшь үрчемгә прививкалар ясыйлар.
Яңарак кына әлеге чараны башкарган белгеч Вероника Лебедева белән сөйләшеп тә алдык.
–     Без яңа китерелгән бозауларга йогышлы  чирләр йокмасын өчен,  вакцина кададык. Шулай ук үрчемнең сәламәтлеген җентекләп тикшерәбез, үзебезнең күрсәтмәләр, бәяләмәләрне журналга теркибез. Аннан компьютер ярдәмендә әлеге мәгълүмат бозауның колагына урнаштырылган чипына кертелә. Колактагы ул чипта һәр бозауның кайчан тууы, нинди сыердан булуы, ясалган прививкалары хакында барлык мәгълүматлар  туплана, – дип аңлатты яшь белгеч.
Соңрак комплекста хезмәт куючылар хакында сөйләшкәндә Илнур Латыйпов ветеринария хезмәткәрләрен мактап телгә алды. Үз хезмәтләрен бик пөхтә, фән нигезендә алып барырга тырышалар икән. Биредә яшь малларның сакланышы югары булуда аларның тырышлыгы да зур, ди ул.
Монда килгән бозауларның 90 проценты  фермаларга тиздән бозаулыячак тана булып озатылачак. Үлем-югалту 5 процент  та тәшкил итми. Бу әйбәт күрсәткеч. Маллар иң заманча технология нигезендә тәрбияләнә. Җайланмалар барысы да озак еллар дәвамында сыналган фирмалардан сатып алынган. Тагын бер мөһим шарт: яшь үрчемне тукландыру йогышсызландырылган савытлардан гына башкарыла. Моны без азык хәзерләү блогында күреп, тагын бер кат инандык.
900 баш бозауны тәүлек әйләнәсендә  5 терлекче ашатып тора. Тукландыру өч тапкыр – 9 сәгать саен башкарыла. Беренче сменада эшләүче хатын-кызлар ике тапкыр бозауларны ашатып, савытларны юып киптерәләр. Төнге сменада шул ук эш бер тапкыр башкарыла. Бозаулар алдына чиста чиләкне электромотоцикл  белән таратып йөриләр. Бу эшне тиз башкарырга  ярдәм итә. 
Бозау караучылар иртәнге дүрттә эшкә керешәләр, сменаны исә 17 сәгатьтә тәмамлыйлар. 18 сәгатьтән иртәнге дүрткә чаклы икенче смена хезмәттә. 
Көндез эшләүче терлекчеләр белән сөйләшеп тә алдык. Ләйсән Җанһирова көпчәкле җайланма белән бозаулар алдына җылылыгы 35 градус булган су салып йөри иде.

–     Без Яңа Чаллы авылыннан берничә хатын-кыз биредә эшлибез. Яңа эшкә ияләшеп беттек инде. Яшь бозауларны карау, тәрбияләү ошый үзебезгә. Бозауларны сәламәт үстереп, өлкәнрәк  группага озатырга тырышабыз. Шөкер, хезмәт хакларын да әйбәт түлиләр, – ди Ләйсән.
Соңрак мин терлекчеләрнең  күпме хезмәт хаклары алулары белән дә кызыксындым.  Бозау караучылар 30-35 мең, хәтта 40 мең сумга да чаклы хезмәт хаклары алып эшлиләр икән. 
Ташбилгедән Нәзирә Бойкова – биредә озак еллар хезмәт куйган кешеләрнең берсе. Ул лаеклы ялда инде. Җитәкчеләре сорагач: эшен дәвам иттерә әле. Ләйсән Һадиева белән Рәмзия Габдуллина азык хәзерләү  блогында бозаулар ашатканда файдаланылган савытларны  киптерергә тезеп кую белән мәшгульләр иде.
Мин алардан: “Көн буе аяк өсте эшләп армыйсызмы?” дип сорадым. 
–     Безгә бит ир-ат терлекчеләр бик булыша. Күтәрү-ташу кебек хезмәтләрне алар башкара. Һәрчак хәрәкәттә булганга, эш сәгатенең узганын сизми дә калабыз, – ди Ләйсән Һадиева. 
 

Монда Нурлат районыннан да килеп эшләүчеләр бар икән. Әйтик, Денис Хорин, Ирина Варламова, Наталья Клементьева  шундыйлардан. Алар комплексның мактаулы терлекчеләре исемлегендә.
Шулай ук биредә Иске Чаллыдан терлекчеләр  Айрат Мәрдиев, Фәнил Вәзыйхов тырышып хезмәт куялар. Егетләрнең кулларыннан килмәгән эшләре юк.
МТЗ тракторында азык ваклаткыч тагып, Илдар Шәмсетдинов эшли. Ул әле Анино Салман, Бибай Чаллысы, Иске Камка, Югары Матак һәм Алпардагы симертү мәйданчыклары үгезләренә азык ясап  озатып тора. 
Биредә күп хезмәт механикалаштырылган. Аларны төзек эшләтүгә Ринат Хисмәтов җаваплы. Ул сөт технологияләре җайланмаларын  һәрчак вакытында  карап, җайлап тора. Шуңа терлекчеләрне физик хезмәттән азат иткән  ул җайланмалар һәрчак сыйфатлы эшли.
 

Яшь маллар асрала торган корпуслар җылытыла. Комплексның үз котельные бар. Бер үк вакытта малларны  җылы су белән тәэмин итү дә шуннан башкарыла.  Котельный операторы булып озак еллар дәвамында Тәлгать Вәлиев эшли. Хезмәттәшләре аны бик пөхтә, эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше диләр. Ул лаеклы ялда булса да, өйрәнгән коллективыннан аерылмый – эшен дәвам иттерә. Бик еш кына терлекчеләргә ярдәмгә килә икән. Шуңа да аны барысы да хөрмәт итә. 
Котельный операторлары Назыйф Сафин, Рәвкать Галәветдинов  та шулай макталып эшлиләр.
Комплекс тулы куәткә эшли башлаганда биредә 5 меңгә чаклы яшь терлек асралачак. Шуңа да тора-бара өстәмә терлекче кадрлар кирәк булачак икән. Әйтик, беренче корпуста бозаулар 4 айга кадәр асралгач, алар икенчесенә күчерелә. Аннан 3 айдан киләсенә. Ә инде 4 нче корпустан маллар буазлатып савыим фермаларына озатылачак.
Заманында Европа илләреннән, хәтта Канададан чаклы  кайтарткач нәселле терлекләрне «КШ-Агро» үз базасында   булдырыла башлый. Бу – импортны  алыштыруның бер юлы. Иң мөһиме, үтә дә җаваплы әлеге хезмәтне җитәкчеләр Әлки җирендә башкарырга булганнар. Шул ышанычны югалтмый эшлисе иде безгә.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев