Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Церебраль паралич” билгеләмәсе куелган Базарлы Матакта яшәүче Ринат Ибраһимов бүген дүртенче дистәсен тутырган

Мөмкинлекләре чикле булса да, тормышның матурлыгын күрә белә ул, күңелен канәгатьлек, тынычлык биләгән. Үз эченә дә бикләнмәгән, аралашырга да ярата, мавыгулары да күп. Сүзем Базарлы Матакта яшәүче Ринат Ибраһимов турында.

Балачактан “церебраль паралич” билгеләмәсе куелган ир-егет бүген дүртенче дистәсен тутырган. Бу еллар эчендә барысы да булган: савыгырга тырышып дәваланулар, ничек тә укырга-язарга өйрәнү, һәрнәрсә йөрәккә якын алынган яшүсмерлек еллары... Баштан болар барысы да узган инде. Ринат авырлыкларны кичерергә, яхшылыкны күрергә, шатлыкларга өстенлек бирергә өйрәнгән. 

Моңсу уйлар күңелне биләмәсен өчен, үзенә мавыгулар уйлап тапкан ул. Аның рәсем ясавы турында районыбыз газетасы гына түгел, республика журналлары да язып чыккан. Сөйләшә башлагач та, мин дә иң элек Ринат ясаган рәсемнәрне кулыма алып карадым. Рәсемнәр беркайдан да күчерелмәгән, егетнең үз иҗаты алар. Эшләр, бер карашка, гади булып тоела. Кара карандаш белән башта рәсем ясалган, кирәкмәгән урыннар бетергеч белән бетереп төзәтелгән. Аннары фломастерлар кулланылып буялганнар. Сәләт бар икән, моның берние дә юк кебек. Әйе, исән-сау кешегә. Ә Ринатның бит ике кулы да тотмый. Менә шунда: “Ә бу ничек мөмкин соң?” –  дигән сорау туа. Җавап исә – авыз белән... Карандашны ул шулай тотарга өйрәнгән... Без көн саен җиңел генә башкарган эшләрне үтәү Ринат өчен күпме тырышлык куеп бирелүен менә шунда аңлыйсың. Мәсәлән, телевизорны сүндерергә-кабызырга кирәк... Куллар юк икән, димәк, борын ярдәмгә килә... 

Шулай да Ринат бүгенге көндә рәсемнәр ясамый икән. Хәзер аның төп кызыксынуы – интернет челтәре. Бар тормышы шунда аның. Бүлмәсе диварына санак мониторы эленгән, диваны алдындагы урындыкта планшет та, смартфон да куелган. 

–     Ринат, сиңа болар тормышта ярдәм итәме? – дим.

–     Компьютердан мин нәфис фильмнар карыйм, планшетта илнең төрле почмакларында яшәүче кешеләр белән шахмат уйныйм, ә телефондагы ватсапта аралашам, – ди ул.

Әйе, әңгәмәдәшем, замана җайланмаларында языша ала. Монда махсус таякчык – стилус ярдәмгә килә һәм, билгеле, аны авыз белән тотарга туры килә. Җиңел түгелдер, әмма Ринат авырлыклар белән көрәшә, үз хәленә яраклаша алган дигән сүз.

Кара карандаш белән башта рәсем ясалган, кирәкмәгән урыннар бетергеч белән бетереп төзәтелгән.

 

Ринатның менә шулай кешеләрдән читләшмәвендә, боекмавында зур йогынты ясаучы кеше, аның терәге, ярдәмчесе ул – әнисе Фәридә Фәйзрахман кызы. Районыбыздагы күп кеше аны белә дә. Чөнки ул хезмәт елларының күп өлешендә – лаеклы ялга чыкканчы, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер вазифасын башкара. Беренче төркем инвалид баласы була торып, 38 ел дәүләт хезмәтендә эшли ала ул. Өстәвенә, ике улының берсе Русланга  – 11, Ринатка 10 яшь булганда, ире  Шамил белән дә тормыш сукмаклары аерыла. “Менә шушы ике баланы үзләрен генә калдырып, көндезге сәгать икедән иртәнге сәгать сигезгә кадәр эшкә чыгып китәргә туры килә иде миңа”, – дип искә алды ул үткәннәрне. Авыр булганмы? Билгеле, бу сорау – мәгънәсезлек. Шуны аңладым: әңгәмәдәшем дә зарланып утыручылардан түгел. Чөнки ул үткәндәге кыенлыклар түгел, күбрәк хәзерге тормышның уңайлылыгы, рәхәтлеге турында сөйләргә тырышты. Шулай да мин аңа инвалид балалары булганнар, бәлки, үзләренә кирәкле мәгълүмат алыр, ә калганнар гыйбрәт буларак укыр дип, кайбер гомуми сорауларымны бирдем.

–     Инвалид балалары булганнарга нинди киңәшләр бирер идегез?

–     Казанда балаларның психоневрологик шифаханәсе бар. Без шунда 1985 тән - 1996 елга кадәр 11 тапкыр булдык. Бик күп файдасын күрдем. Анда илткәндә, бала яхшылап утыра да алмый иде. 6 яшендә ул шунда йөреп китте. Бу шифаханәдә укырга, язарга, санарга өйрәтү буенча дәресләр дә бирелә. Компьютер сабакларын да ул шунда алды. Аннары смартфонны да беренче үзләштереп, безгә дә өйрәтте. Хәтта күрше-күлән дә беренче вакытларда: “Телефон әллә нишләде, күрсәтеп җибәр әле”, – дип, аның янына керәләр иде. Башкалар белән җиңел аралашу, үзен кимчелекле хис итеп, үз эченә бикләнмәвендә дә мин шул шифаханә файдасын күрәм. Бүген ул ватсаптан туганнан туганнары белән дә, хәтта менә бер 10 еллап инде Кемерово өлкәсендә яшәүче бер хатын-кыз белән дә языша. Махсус табибларда дәваланмаса, болар булмас иде, дип уйлыйм. Шуңа да, инвалид балалары булган ата-аналарга мондый дәваланудан баш тартмагыз, дип әйтәсем килә. Билгеле, баланы 3-4 айга калдырып кайтырга кирәк. Бу – бик авыр. Әмма аның уңай нәтиҗәсе бик күп. 

–     Дәүләттән ярдәм җитәрлекме?

–     Ярдәм, билгеле, бар. Хәтта район газетасына яздыру да оештырыла. Әле менә яңа гына килеп, 2025 елның беренче яртыеллыгына да бушлай яздырдылар. Моны оештырган һәм бу ярдәмдә катнашкан һәркемгә дә рәхмәт әйтәсе килә. Менә инвалидлар ункөнлеге бара, анда төрле чаралар үткәрелә. Бүләкләр тапшырып та китәләр. Монда иң мөһиме – бүләкнең файдасы  түгел, ә синең ишегеңне ачып кереп, хәлеңне белүләре. Шул ук вакытта ниндидер бер аралашу җитеп тә бетми кебек. Мөмкинлекләре чикле булган кешедә, шундыйларны караучыларда бик күп сораулар туарга, аңа ярдәм кирәк булырга мөмкин. Мондый очрашулар вакытында ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлар иде. 

–     Гади кешеләрнең мөнәсәбәте нинди?

–     Районыбыз кешеләре белән эшләдем. Хезмәтем дә абруйлы булды. Әйләнә-тирәдәгеләр хәлемә керделәр, кирәк чакта гозеремә каршы килмәделәр. Улымны 9 яшенә кадәр балалар бакчасына йөртә алдым. Бу бик зур ярдәм булды. Күршеләрем дә яхшылар иде. Кирәк икән, Ринатны ашатып та чыктылар. 

–     Заман алга бару белән яхшыга үзгәрешләр бармы?

–     Үзгәрешләр зур. Элек, машинаң булмаса, Казанга бару нинди газап иде. Авыру баланы больницага илтергә кирәк. Ә хәзер такси чакыртасың, капка төбеннән утырып китәсең. Хәзер авыру бала белән өйдә утырасың икән, 18 яшькә кадәр, 10 мең сум булса да, акча түләнә, ә безнең вакытта мондый ярдәм каралмаган иде. Яңа биналар да инвалидларга арба белән керерлек итеп салына. Хәзер мобиль поликлиникалар да бар. Бик яхшы бит ул. Социаль хезмәтләрнең үз машиналары бар, сөйләшүгә килеп алып китәләр. Үз йортларыбыз да хәзер уңайлы, мунчасы, бәдрәфе өйдә, болар барысы да тормышны бик җиңеләйтә. Кыскасы, хәзер бик рәхәт тормышта яшибез. Зарланырлык түгел...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев