Чуаш Кичүе авылында тулысынча төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды
Август ахырының кояшлы матур көнендә чуаш кичүелеләрне шатлыклы вакыйга бергә җыйды. Җәй ае дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылып, тамырдан үзгәргән мәдәният йортын үз күзләре белән күрергә дип килде алар.
Бәйрәм булгач, кунаклар да күп булды: район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, төзелеш эшен җитәкләүчеләр авыл халкына котлау-теләкләрен җиткерде.

Күптән көтелгән шатлык
Мәдәният йортына атлап кергән һәр килгән кешене хуҗаларча кайгыртучанлык һәм ачык йөз белән мәдәният йорты мөдире Гүзәл Кыямова каршы алды.
– Авыл клубында бар чараларны оештыручы буларак, 2000 елдан бирле эшлим. Бу ремонтны без озак көттек. Бина заманында биек, иркен итеп салынса да, ул искергән иде инде. Хәзер ул эшләр, артистларга чыгыш ясар, халыкка тамаша кылыр өчен – барысы хакында да бар нечкәлекләренә кадәр уйланылып, матурайтылып, уңайлыклар булдырылып үзгәртелде, – дип сөенече белән уртаклашты ул безгә дә.
Шунда ук ул актив якташларының кайберләре белән безне таныштыра да барды.
– Менә бу Ирек абый Җәләлетдинов була, – диде ул, мәдәният йорты бусагасыннан яңа атлап кергән авылдашын туктатып. – Төзекләндерү эшенең башыннан алып, ахырына кадәр булышлыгын күрсәтте. Үзенең һәм авыл җирлеге комитеты тракторы белән чүпләрне ташып торды, – диде.

Керә-керешкә: “Карагыз әле бу матурлыкны, хозурлыкны”, – дип мактап, китапханәдәге үзгәрешләрне күрергә ашыккан апа турында: “Ул безнең китап укырга яратучы Наҗия апабыз Зәйдуллина була”, – диде.
– Биш бала үстердем мин, хуҗабикә булдым. Балачактан китап яраттым, хәзер дә укыйм. Диниләре белән беррәттән, матур әдәбиятны да яратам. Китапханә яктырып, иркенәеп киткән, килеп кереп, үзенә күз ташлау белән күңел күтәрелә. Биредә – рухи байлык, алга таба да килеп йөрергә, укырга булсын, – дип, сүзгә кушылды мөлаем ханым.
Райондагы һәр клубның нинди хәлдә булуын яхшы белгән, төзелеш барышын күзәтеп, һәр эш өчен янып-көеп торган район мәдәният бүлеге җиткәчесе Рәсимә Гайфуллина да кунаклар каршы алу белән мәшгуль иде.

– Мәдәният йорты бүгенге көн таләпләренә яраклаштырылып төзекләндерелде. Хәзер мәдәният мөдиренә, артистларыбыз өчен дә уңайлы гримерный бүлмәләре бар. Суы да кергән, бәдрәфләре дә эчтә. Җылыда рәхәтләнеп эшләргә мөмкин булачак, – дип, бәясен биреп узды ул безгә дә.
Тамырдан үзгәреш
Яңарыш тыштан ук башлана. Түбәсе алмаштырылып, диварлары яңадан тышланып, куе кызыл һәм сары төсләр өстенлек алган бер катлы бина заманча корылма булып ерактан ук күренә. Фойега узгач та, аксыл төсләргә өстенлек бирүдән, бүлмәнең зураеп, иркенәеп китүен күрәсең. Бар бүлмә тәрәзәләрендә, төп зал сәхнәсендә яңа пәрдәләр, тамашачылар өчен яңа утыргычлар.
– Элеккеге клубның стеналары гына калды. Барысы да яңабаштан эшләнелде. Түбәсен дә яптык, тышладык да, идәнен дә түшәдек, тәрәзәләр, батареялар да алмаштырылды, барысы да яңа, – дип аңлатты төзелеш эшләре белән җитәкчелек итүче Карен Галстян.
Шул ук вакытта яңарту эшләре тиз арада да үтәлгән. Апрель аенда төзелешкә керешкәннәр һәм менә сентябрь аенда мәдәният йорты эшчәненлеген башлап та җибәрде.
Милли мирас тапшырылсын
Төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылу тантанасы район башлыгы Александр Федоровичның чыгышы белән башланды. Ул клубка икенче гомер бирелүе турында әйтеп, аның мәдәниятебезне саклау, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыру урыны булырга тиешлеге турында сөйләде.
– Баладан: “Татарча беләсеңме?” – дип сорагач, “Юк”, – дигән җавап ишетелерлек булмасын. Оныкларыбыз үз халкының үткәнен белсен. Шуңа да биредә гореф-гадәт, йолаларга багышланган чаралар үтсен. Малай-кызлар милли бизәкләрне төшерергә, ризыкларыбызны пешерергә өйрәнсен, калфак-түбәтәй чиксен, – диде ул, авыл халкын шатлыклы көн белән котлап.
Ул шулай ук 14 сентябрьнең бердәм сайлау көне булуын искә алды һәм, алдагы елларан аермалы буларак, аның бары 1 көндә үтүен ассызыклап, һәркемгә дә бу мөһим вакыйгада катнашырга чакырды.
Ленар Сәетҗан улы да Чуаш Кичүе авылы халкына теләкләрен җиткерде.
– Бу бина төзекләндерелгән дип әйтеп булмый, ул яңадан төзелгәндәй үзгәргән. Соңгы елларда клубларга игътибар артты, алар республика программалары нигезендә ремонтлана, салына. Шулай булырга тиеш тә: чөнки мәдәният йортлары ул – авылларның җаны. Шуңа сезгә дә биредә очрашып, аралашып, җырлап-биеп яшәвегезне телим, – диде ул.
Бәйрәм бүләкләүләрсез узмый. Быел бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләгән пар – Владимир һәм Нина Каргачевлар исеме аталды. Шулай ук, түргә гаилә һәм рухи кыйммәтләрне саклауда үз өлешен керткәне, балалар тәрбияләгәне өчен, Алиса Камалова чакырылды. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән җырлар белән дәвам итте. Котлау сүзләрен җиткерүчеләр бер-бер артлы халык алдына чыкты. Теләкләрнең төп мәгънәсе исә шул иде: биредә шатлыклы чаралар мөмкин кадәр күбрәк үткәрелсен...
Румия Сөнгатуллина:
– Бу клуб узган гасырда, 1967 елда төзелде. Безнең балачак, яшьлек биредә үтте. Аның фойесында кечерәкләргә дә, зурларына да кинолар күрсәтелде, бик күп чаралар оештырылды. Мин монда шактый еллар китапханәче дә булып эшләдем. Шуңа да ул миңа аеруча якын һәм мәдәният йортының тулаем яңартылуын күрү бик шатландыра. Район һәм республика җитәкчелегенә моның өчен рәхмәт. Яшьләр аз – борчу шул гына. Җитәкчелек тарафыннан эш урыннары булдыруны максат иткән программалар да уйланылсын һәм егет-кызларыбыз авылда калсын, мәдәният йортлары элеккечә шаулап-гөрләп торсын иде.
Нина Каргачева:
– Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре төгәлләнгәнен ишетсәм дә, килеп караганым булмады. Бүген беренче тапкыр эчкә уздым һәм үзгәрешне күреп, гаҗәпкә калдым. Бик ошаттым, клуб тышыннан ук бик матур. Авылда үткән чараларның берсен дә калдырмый идем, алга таба, һичшиксез, тагын шулай киләчәкмен. Алай гына да түгел, башкаларны да тамаша кылырга үгетләячәкмен. Чөнки мондый матурлыкта бер-берең белән аралашу гына да үзе ни тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев