Демидовка авылыннан Дмитрий һәм Надежда Туровлар солдатларга күптөрле ярдәм күрсәтә
Кайбер кешеләр тырыш, уңган, сәләтле һәм рухи яктан да нык. Язмыш аларны сыный.
Ә алар бирешми, ачу да сакламый, күңелләрендә – яктылык, уйларында яхшылык эшләү, изгелек кылу. Районыбызның Демидовка авылында яшәүче Дмитрий һәм Надежда Туровлар турында сүзем. Аларга, махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган уллары Иванны җир куенына иңдерергә туры килә. Кулына корал алырга теләк белдергән икенче уллары Ефимны да Ватанны сакларга озата алар. Ә үзләре сугышчыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итеп яшиләр...
Миннән башка яшәргә өйрәнегез...
Очрашкач, Надежда Николаевна янәшәмә бер кочак фотоальбомнар алып килеп утырды. Аларның күбесендә Иван сурәтләре.
– ...Менә монда Иван 2 яшьлек улы белән фотога төшкән. Бер тапкыр гаилә тормышы барып чыкмыйча, шактый еллар ялгыз яшәгәннән соң, ярын тапкан гына иде әле. Спас районының Ким авылы кызы ул. Фатир алып, гомер итәргә алындылар, махсус хәрби операция башланды. Үз вакытында армиядә чик сакчысы булып хезмәт иткән улыма, өлешчә мобилизация башлангач, чакыру кәгазе килде. 2022 елның 22 октябрендә әтисенең туган көнен билгеләдек, 28ендә аны озаттык. 6 айдан соң бер тапкыр гына ялга кайта алды. Зур шатлык булган иде. Китәргә дип, юлга кузгалган улым белән саубуллашу өчен, бар авыл халкы белән Левашово чатына бардык... Менә, бергә фотога да төштек... Шунда кысып-кысып кочаклады үземне... Башка кайтмаячагын сизенгән, күрәсең, хатынына да: “Миннән башка яшәргә өйрән”, – дигән. 28 июньдә улыбызның һәлак булуын белдек. Аннары авыл гына түгел, бар район халкы җыелып, улым белән мәңгелеккә хушлаштык. Хәрби җитәкчелек тарафыннан “Батырлык ордены” тапшырылды. Ул кайгылы көннең дә менә фотолары, видеосы, – дип ана, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, тарих булып, кәгазьдә сурәте генә калган якыны, аңа бәйле вакыйгалар турында берәмтекләп сөйләде.
Кайгылы вакыйгалардан соң ике ел вакыт узган. Әмма ана йөрәгендәге яра аз гына да ябылмаган. Хәер, балаңа карата булган мондый әрнү ул – гомерлектер...
Фронтка –абый өчен үч алырга
Аннары Надежда Николаевна һәм Дмитрий Александрович махсус хәрби операция алып барылган шартларда Ватанны сакларга икенче уллары Ефимны да озата.
Иванның һәлак булу кайгысыннан арына алмаган ата-ана һәм ул арасында мондый сөйләшү була:
– Фронтка китәм...
– Нигә, улым?
– Абый саубуллашканда: “Әйләнеп кайта алмасам, минем өчен үч алырга вәгъдә итәсеңме?” – дип сорады. Мин: “Барам, билгеле”, – дидем. Сүземдә торачакмын...
Ир-егет әйткәнен эшли дә: 2023 елның сентябрь аенда хәрби комиссариат белән килешү төзи.
– Улларыбызны намуслы, тәртипле, гадел булырга өйрәтеп үстердек шул. Берсен мәңгелеккә озатканнан соң, икенчесенең дә яу кырына китәчәген ишеткәч тә, каршы килә алмадык. Саубуллашканда, “Аллаһы ташламасын үзеңне”, – дип кенә әйтә алдык, – дип сүзен дәвам итә ана. – Рязань хәрби училищесын тәмамлады ул, десантчы, өлкән лейтенант. Махсус хәрби операциядә командир итеп билгеләнде. Хәрби хезмәтне башкаруына ике ел була инде... Исән-имин әйләнеп кайта гына күрсен...
Надя апа Туровадан күчтәнәч
Бу гаилә махсус хәрби операциягә ярдәм буенча да үзеннән зур өлеш кертә. Надежда Николаевна, сугышчыларыбызга яшеренү челтәрләре кирәклеген белгәч тә, авылда бу эшне оештыручыларның берсе була.
– Авылыбыз кечкенә безнең, барлыгы – 28 йорт. Менә шуннан лаеклы ялдагы 12 ләп кеше клубта яшеренү челтәре үрә башладык. Сишәмбедән башлап, шимбәгә кадәр һәр көнне икешәр сәгать клубка килдек. Эшләнмә нигезе өчен кирәкле балык тоту челтәрләрен башта кулланылганын эзли идек. Тукыма кисәкләре үрү өчен, шкафларыбызда сакланган иске киемнәрне кулландык. Хәзер челтәрне һәлак булган улым өчен пенсиямә өстәп түләнгән акчадан сатып алам. Тукыманы да интернет кибеттән юнәтәм. Берәүдән дә акча сорамаска тырышам, үзе теләп биргән очракта гына гуманитар ярдәм өчен тотам, – дип сөйләде әңгәмәдәшем башкарылган эш турында.
Яшеренү челтәрләрен алар “сөенче” белән юллыйлар: эченә консервалар яисә тагын берәр нинди күчтәнәч тә куялар. Ярдәмгә авыл кешеләре катнашса, йөккә “Демидовкалылардан”, әгәр дә әңгәмәдәшемнән генә әзерләнсә, “Надя апа Туровадан” дигән язу беркетелә икән.
Ә Надежда Николаевна ярдәмнең ниндиен генә эшләми! Эчке киемнәр сатып алып җибәрү дисеңме ул, шәмнәр ясаумы, төрле ризыклар әзерләүме – саный китсәң, бик күп.
– Шакмаклап турап, ипи кыздырам. Суынып, әзер булгач, аларны 5 литрлы канистрларга тутырам. Бу ризыкны юлга озату өчен, балалар туклануы савытлары аеруча уңайлы. Аларны юнәтә алсам, тагын шатланам. Консервланган яшелчәләр дә җибәрәм. Үзем җыеп кайткан гөмбәне дә эшкәртеп юллыйм. Аны сугышчылар аеруча ярата. Рәхмәт әйтүләрен видеога төшереп җибәрәләр. Алар өчен дип, махсус ит тушенкалары да ясыйм. Кемнәрдер дуңгыз башын ташлыйлар. “Миңа китерегез”, – дим. Шулай итәләр дә. Ә ул дерелдек өчен менә дигән! – ди Надежда Турова.
Җырга да оста алар
Чыннан да, Дмитрий һәм Надежда Туровлар – махсус хәрби операциягә ярдәм буенча алдынгылар. Алай гына түгел, иҗади гаилә, төрле чараларда, республика бәйгеләрендә катнашучылар буларак та билгеле алар.

– 90 нчы еллардан бирле район чараларында катнашабыз без. Шактый уңышларыбыз да бар, – ди Надежда Николаевна диварга эленгән төрле грамоталар, дипломнарны, сәхнәдә чыгыш ясаганда төшкән фотосурәтләрне күрсәтеп.
Дистә елдан артык авыл мәдәният йорты мөдире булып эшләгән Дмитрий Александрович, өздереп, гармунда уйный, Надежда Николаевна җырлый.
– Әтием дә гармунда уйный, әнием оста такмаклар әйтә иде. Бергә гаилә ансамбле булдырып, 1992 нче елда ук район турыннан үтеп, Аксубайда узган бәйгедә дә җиңү яулап кайткан идек. Аннары Казанга да бардык. Анда “Катнашучы дипломы”на ия булдык. Оныкларым, кызым, кияү, ирем белән бергә бәйгедә катнашып, ярымфиналга чыкканнан соң, Башкортстанга да бардык. “Балкыш” фестивалендә дә чыгыш ясыйбыз, җырлыйм, шигырь дә сөйләгәнем бар, – ди әңгәмәдәшем, катнашкан чараларның кайберләренә генә тукталып.
Бүгенге көндә дә Дмитрий Александрович күрше Алексеевск районындагы “Закамская засека” дип исемләнгән казаклар ансамблендә булып, төрле чараларда чыгыш ясый. Ә Надежда Николаевна авылларындагы “Рябинушка” төркемендә җырлый.
– Күңелдә тынычлык юк. Шулай да берәр чарада чыгыш ясар өчен әзерләнгәндә, бар борчулар беразга булса да онытыла. Ә кайчакларда сәхнәдә җырлыйм, ә үзем кайнар яшьләремне йотам, – ди тынгысыз хуҗабикә.
Менә шулай бер күңелгә барысы да: югалту ачысы да, якының өчен борчылу да, башкалар өчен кайгыртучанлык та, җыр-моң да сыя икән ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев