Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышлап, март аенда йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы узды.
Дөньяда ел саен бу авырудан 1,6 миллион кеше вафат була. Туберкулез белән һәркем авырып китәргә мөмкин: ул – кешенең сәламәтлеге торышына гына бәйле.
Соңгы елларда җирлегебездә туберкулез белән авыру очраклары кимеде, әмма шул ук вакытта балаларын тикшертүдән баш тартучы ата-аналар исәбе дә артты. Югыйсә бу – авыруны башлангыч чорында белми калуга китерергә мөмкин.
Туберкулезның төп билгеләре: кич белән температураның күтәрелүе; хәлсезлек, тирләү, тиз ару; авырлык кимү, ашыйсы килмәү; 2–3 атнадан артык ютәлләү; күкрәк тирәсендә авырту барлыкка килү.
Алда әйтелгән чир билгеләре күзәтелә икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыруны ачыклау ысуллары:
- 7 яшькә кадәр балаларга Манту пробасы кадау;
- 8-15 яшьлек балаларга – Диаскин-тест үткәрү;
- яшүсмерләргә һәм өлкәннәргә – флюорография ясау.
Манту пробасы һәм Диаскин-тест та – прививка түгел, алар тикшеренү мөмкинлеге. Алар йогышны тиз арада ачыкларга һәм вакытында дәваланырга ярдәм итә.
БЦЖ прививкасын сабыйларга бала тудыру йортында һәм 7 яшьтә кадыйлар. Ул балаларны туберкулезның авыр, үлемгә китерүче төрләреннән саклый.
Авырмас өчен, түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә: дөрес тукланырга; начар гадәтләрдән баш тартырга; ел саен флюорография һәм иммунотикшеренү үтәргә; үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк.
Вакытында тикшеренү һәм профилактика ысулларын инкяр итмәү сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Үзегезне кайгыртыгыз!
Румия Шәйхетдинова, табиб, район фтизиатры.
Нет комментариев