Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльмира Вәлиева: «Балачакта мин спортны яратмадым»

Тели икән, һәр кеше дә яраткан эше белән шөгыльләнә ала. Берәүләр офиста эшләп уңышларга ирешә, икенчеләр шәхси эшләрен булдыра, яңа мәгълүмат үзләштерә, үзлегеннән карарлар кабул итә. Билгеле, яраткан шөгыль һөнәргә әйләнеп, керем дә китерсә, тагын да яхшы.

Эльмира Вәлиева зәркан кибетләрендә сатучы-консультант булып эшләгәндә үк спорт  белән шөгыльләнә башлый. Ә аннары, гомумән дә, әлеге эшен ташлап, бик тә уңышлы фитнес-тренер булып китә. 

Эльмира Яшел Үзән шәһәрендә туып үсә. Яхшы укый, мәктәпне медаль белән тәмамлагач, бүгенге көндә хокукчылар бик кирәкле һөнәр ияләре дип, Гадел

хөкем академиясенә укырга керә. Әмма ул әлеге белгечлек буенча бер генә көн дә эшләми.
 Эльмираның әти-әнисе – Луиза Әсхәт кызы һәм Рәүф Шамил улы чыгышлары белән Әлки районыннан. Эльмира сөйләвенә караганда, аның әтисе Базарлы Матакка бер кызга өйләнергә дип килә. Әмма Луизаны күрә һәм гашыйк була. Дүртенче очрашуында ул инде аны үзе эшләгән Карагандага алып та китә. Күпмедер вакыттан соң алар Татарстанга кайтып, Яшел Үзән шәһәренә урнашалар.

–     Җәй айларын мин Базарлы Матакта яшәгән дәү әнием Фәимәдә үткәрергә бик ярата идем. Балачакта биредә булган вакыйгаларны хәзер дә сагынып искә алам, кызык итеп дусларыма сөйлим, – дип уртаклашты хатирәләре белән Эльмира. 

Биредә аңа яшәргә һәм эшләргә дә туры килә. Чөнки 2010 елда ул гадәтләнгән шәһәр тормышыннан аерылып, Базарлы Матакка күченеп кайта. 

Спортка мәхәббәт

Кайчакта кеше ныклы физик әзерлеге өчен түгел, ә ихтыяр көче һәм кызыксынуы зур булганга, спорт белән шөгыльләнә. Әмма шул вакытта спортның  камиллеккә, үз-үзеңә ышаныч булдыруга таба алып баручы көн саен башкарылырга тиешле авыр хезмәт икәнлеген дә әйтергә кирәк. 

–     Балачакта мин спортны яратмадым. Физкультура дәресләрендә, мәсәлән, стена газетасына рәсем ясый, кросслар тапшырганда, секундомер гына тотып тора идем, – ди Эльмира. – Ә барысы да икенче тапкыр декрет ялына чыгып, авырлыгым бик нык арткач башланды. 90 килограммга кадәр җиткән идем. Кибеткә кабат эшкә чыккач, минем элеккечә нәфис, матур буласым килде. Шул вакытта мин спорт белән шөгыльләнә һәм дөрес туклану буенча махсус әдәбиятны өйрәнергә алындым. Әкренләп спорт тормышымның аерылыгысыз бер өлешенә әйләнде. Мин ябыга башладым. 

Җитәкчесе Наилә Агапова, Эльмирадагы үзгәрешләрне күреп, аңа хатын-кызлар клубы кебек оешма булдырырга тәкъдим итә. Анда кызлар очраша, аралаша, спорт  белән шөгыльләнә алырлар иде дип, киңәшен бирә. 

–    Билгеле, башта бик нык икеләндем. Туганнар да ышанмады: “Авылда кемгә кирәк инде ул?” – диделәр. Бүгенге көндә мин Наилә Әсфәндияровнага, шундый тәкъдим белән чыкканы өчен, бик рәхмәтле, – дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем. 

Кеше хыялларын чынга ашырып, кызыклы тормыш рәвеше белән яши ала. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Җиңәргә!  Максатыңны күзаллап, алга таба барырга! Кеше тормышын яратса, туган һәр көнгә шатланса, күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнсә, күңелдә курку, шик туса да, ул җиңүче булачак. 
Эльмира беренче тапкыр спорт дәресләренә кәгазь битенә язылган план белән килүе,  анда бары тик 5 хатын-кызның гына йөрүен искә ала. 8 ел спорт буенча эшләү дәверендә  аудитория – сәламәт һәм матур күренергә теләүчеләр исәбе дә арта бара. Шулай булмый мөмкин түгел: тренер үзе дә бит һәрвакыт яңалыкка омтыла, белемнәрен баетып тора. 

–     Миндә дипломнар күп, – дип елмайды әңгәмәдәшем. – Бүгенге көндә мин шәхси һәм төркемле программаларның дипломлы инструкторы, диетолог-консультант, джампинг буенча консультант. Хәзер мин йога буенча инструкторга укыйм. Моннан тыш, мин урмыртка баганасында бүсер булган кешеләр белән шөгыльләнә алам. Әлеге авырулар киң таралган, күп кеше аркадагы авыртудан газаплана. 

Максат һәм хыяллар

Эльмирага карап, кешенең үзе кебек, аның хыялларының да үзенчәлекле булуын аңлыйсың. Ә алга куелган максатлар гадиме ул, әллә киң колачлымы – аңа җитди карарга кирәк. 

–     Хыяллану ул җиңел – яңа тормыш турында уйланырга була. Әмма аларның чынга ашуын телисез икән, күп тырышлык куярга кирәк. Беренче чиратта, сез үз алдыгызга төгәл максатны куегыз, – ди Эльмира. – Аны башкарып чыга алгач, шундук аңлыйсың – сез җиңүче! Матур булу ул – минем хыял гына түгел, ә максат иде. Ә менә җырчы булырга исә мин хыялландым гына... 

Балачакта Эльмира сәнгать, җыр мәктәпләрендә шөгыльләнгән, баянда, гитарада уйнарга өйрәнгән. Бүген ул дуслар белән җыелганда яисә күңеле җыр теләгәндә, кулына гитара ала. 

Эш нәтиҗәсе

Спорт ул – физик активлык кына түгел, ә күңелгә уңай йогынты ясау мөмкинлеге дә. 

–     Спортка мин тәнемә көч, сәламәтлек, яңа танышулар һәм әйләнә-тирдәгеләр белән аралашу шатлыгы биргән өчен дә рәхмәтле. Хатын-кызларның зифаланып китүен, күңелләрендәге үзгәрешләрне күреп сөенәм. Сер түгел: ул аларның үзләренә дә ошый, күпләре үзләрен ярата башлый, – дип фикердәшләре өчен шатлана Эльмира. – Мин ахыргача кәрәшкән, авыр булса да бирешмәгән кешеләрне күреп сокланам. Күз алдымда булган нәтиҗәләр бик күп. Хәтта 30 килограммага кадәр ябыгучы, тормышка башка күзлектән карауга ирешүче хатын-кызлар булды.
Спорт кешенең холкын ныгыта, аны максатчан итә, бу һәрбер кеше өчен мөһим. 

–     Мәктәптә мин оялчан, үз-үземә ышанмый торган бала идем, дусларым да булмады. Бервакыт мин сыйныфташларымны туган көнгә чакырдым һәм берәү дә килмәде. Мин үземне ямьсез дип саный идем. Барысы да 30 яшемдә, спорт белән дуслашкач үзгәрде. Мин башка кешегә әйләндем, – дип сөйли Эльмира. – Спортны ярату миңа ашаган ризыгыма, тулаем алганда, бар тормыш рәвешемә игътибар итүгә этәрде. Хәзер якыннарым да мине хуплый.

Берәрсенә кунакка барсам да, анда, һичшиксез, минем өчен дип аерым ризык әзерләнәчәк. 

Хатын-кыз нәфислеге – балачактан

Эльмира Вәлиева һәрвакыт купшы киенергә, еш кына биек үкчәле туфлиләрдән йөрергә ярата. 

–     Гаиләдә без ике кыз үстек. Әни: “Хатын-кыз нәфислеген аяк киеме күрсәтә, ул, һичшиксез, биек  үкчәле булырга тиеш”, – дип кабатлый иде. Ул үзе дә шулай хәзер дә матур киенергә ярата, – ди Эльмира. 

Һәрвакыт яхшыга өметләнергә

–     Тормышны үзгәртү авыр һәм күп очракта куркыта да. Үзгәрешләр алар җиңел генә бирелми. Әмма моның кирәклеген аңлыйсың икән, адымны ясау зарур... Иң мөһиме – моңа әзер булырга, куркулардан арынырга һәм яхшыга өметләнергә кирәк. ... – ди Элмира һәм шундый шигарь белән ул алга бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев