Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җәен генә түгел, кышын да су начар килә", диләр Әлки районы Юхмачы авыл җирлегендә яшәүчеләр

Авыл җирлекләре советларының узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышларда беренче чиратта саннарга һәм фактларга игътибар ителә. 

 
Юхмачы җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов докладын тыңлаганда да шулай булды – экранда авыллар эшчәнлеге нәкъ менә саннарда чагылдырылды. Мәсәлән, узган елда җирлек советы 14 утырыш, 3 җыен үткәргән, сорап килүчеләргә 470 белешмә биргән. Бу җирлектә 1240 кеше яши, узган елда 33 кеше үлгән, 4 бала туу теркәлгән. Яңа гаилә коручылар да, булганны җимерүчеләр дә юк. Төрле оешма-предприятиеләрдә 583 кеше эшли, ә 423 кеше лаеклы ялда. Шунысы сөендерә – биредә 20 күпбалалы гаилә гомер итә. Ике мәктәптә 160 укучы булу, 21 сабыйның бакчага йөрүе демография мәсьәләсенә күпмедер дәрәҗәдә оптимистларча карау мөмкинлеге бирә.
Авыл халкы, бигрәк тә Югары Әлморзада яшәүчеләр, эре терлек асраудан да бизмиләр: узган елда шәхси хуҗалыклар 311,9 тонна сөт сатып, 6 миллион 842,2 мең сум акча эшләгәннәр. Рәис Миншакиров гаиләсе 7 баш, Илгиз Сабировныкы 3 баш сыер тота икән.
Үзара йөкләнгән түләүләр рәвешендә 327100 сум акча җыеп, аны авылларда көнкүрешне җайлауга тотканнар. Югары Әлморзада 450 метр урам юлы салынган, чишмә тирәләре төзекләндерелгән, буа корылган. Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортының су башнясы буялган, иске тупыллар киселгән. Өч авыл зиратында да өмәләр үткәргәннәр. –Тормыш-көнкүрешебезгә кагылышлы тәкъдимнәрегезне җирлек советы сайтында язып калдыра аласыз, без аларны игътибарсыз калдырмабыз,–диде Рәмис Әнвәр улы.
Юхмачыда җирлек башлыгының чыгышын тыңлап бетерүгә сораулар яудыра башладылар. Берәү Совет урамына чыга торган тыкрык кардан чистартылмый, дип зарланды.
–Зур күләмле чүп-чар җыю өчен контейнерлар куелачак, дигән идегез. Алар кайда?–дип сорадылар.
–Чүп җыючы операторның андый контейнерларны бушату өчен транспорты юк. Шунлыктан без әлегә контейнерларның кечерәген генә алабыз,–дип җавап бирде җирлек башлыгы.
Полиция участок инспекторлары Денис Петряковка да үзенекен сөйләп бетерүенә үк катгый сорау бирделәр:
–Сезне кайчан һәм кайда күрергә мөмкин соң? Участогыгызга сукмак кына да юк бит!–диде берәү. Аңа җавап итеп полиция майоры:
–Сездә һәркөн булам. Пандемия белән бәйле рәвештә халыкны кабул итү вакытлыча туктатылды,–диде һәм, кирәк чакта шылтыратыгыз, дип телефон номерын хәбәр итте.
“Җәен генә түгел, кышын да су начар килә”, “Өч ел вәгъдә итәсез инде, ә урам юллары һаман яхшырмый”, “Ковид белән авырдым. Комиссия үтәргә куштылар. Аның өчен азапланып район үзәгенә бардым, озак көтеп, бер кабинетка керә алдым. Шунда утырган кыз кәгазьләремне алды да, мине чыгарып җибәрде. Шуның өчен генә йөртмәсәләр, үзебезнең фельдшер гына илтсә, ярамый иде мени ул кәгазьләрне?”–дигән зар-шикаятьләрне дә ишеттерделәр юхмачылылар. Билгеле, алар буенча тиз арада чара күрелер, дигән җаваплар бирелде. Үтәлерме чиновникларның вәгъдәсе? Анысын вакыт күрсәтер.
Ике авылда да мәктәп директорлары Петр Чулков белән Фәнүзә Нотфуллина үз эшләре хакында сөйләп үттеләр. Биредә бик тә сәләтле балалар күп икән, фән олимпиадаларында я җиңүче алар, я призер.
Югары Әлморза мәктәбенә элеккеге укучылары да гел булышып торалар икән: берсе китап шкафлары бүләк иткән.
–Яңа уку елына әзерлек буенча кечкенә мәктәпләр арасында беренче урынны алдык,–дип мактанып алды Фәнүзә Нотфуллина.
Район баш табибы урынбасары Эллада Дюгеева барлык ФАПларга яңа компьютерлар куелуын хәбәр итте.
–Хәзер фельдшерлар безнең киңәшмәләрдә читтән торып катнашачаклар,–диде ул.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова бөтен төр субсидия һәм пособиеләргә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга киңәш итте.
–Аз керемле гражданнар өчен социаль килешү (контракт) төзү мөмкинлеге бар: аның буенча эшсезләрне эшкә урнаштырабыз яисә үз эшен башлауда ярдәм итәбез. Аннары берничә ай хезмәт хакларына өстәмә түләү дә каралган. Узган елда бу мөмкинлектән 98 гаилә файдаланды,–диде ул.
Юхмачы ветеринария участогы җитәкчесе Энҗе Төхвәтуллинага сорау бирделәр:
–Терлекләргә вакцина кадату өчен аларны авыл уртасына җитәкләп алып килергә кушасыз. Ә бит 2-3 сыеры булганнарга моны эшләү бик авыр. Килеп кенә ясый алмассыз микән уколны?
–Әгәр алдан әйтсәгез, 3 сыердан күбрәк терлекле хуҗалыкларга үзебез килербез,–дип ышандырды ветеринария табибәсе.
Шулай итеп, Юхмачы җирлегендә халык җыеннары эчлекле үтте, ике як өчен дә файдалы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев