Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Фельдшер килеп йөрергә тиешме?

Минем әнием Әлфәбикә савымчы булып эшләде. Бу авыр хезмәт аңа бер бәйләм авырулар "бүләк итте". Нәтиҗәдә әни хәзер II төркем инвалид, каты авыру аны бөтенләй диярлек аяктан екты. Соравым шундый иде: әни кебек авырулар янына авыл фельдшеры килеп йөрергә тиешме? Әгәр тиеш булса, ул моны ничә көнгә (атнага, айга) бер...

Минем әнием Әлфәбикә савымчы булып эшләде. Бу авыр хезмәт аңа бер бәйләм авырулар "бүләк итте". Нәтиҗәдә әни хәзер II төркем инвалид, каты авыру аны бөтенләй диярлек аяктан екты.
Соравым шундый иде: әни кебек авырулар янына авыл фельдшеры килеп йөрергә тиешме? Әгәр тиеш булса, ул моны ничә көнгә (атнага, айга) бер тапкыр эшләргә тиеш?
Илсур Кәлимуллин,
Апак авылы.
Укучыбызның редакциягә килеп биргән бу соравына җавапны район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина ярдәме белән әзерләдек.Аның әйтүенчә, авыл фельдшеры үз территориясендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тота. Ә инде авыруларга карата аеруча игътибарлы Апак авылы фельдшеры Зилә Рәхмәтуллина да Кәлимуллина Әлфәбикә апа янында еш була, чөнки аның авыруы чынлап та җитди, медицина ярдәменә мохтаҗ ул. Әлфәбикә апа улы гаиләсе белән яши, килене аны гел кайгыртып-карап тора. Редакциягә шундый сорау кергәч, Светлана Викторовна үзе кызыксынып, хәлнең нинди икәнен белешкән. Әлфәбикә апа үзе дә, килене дә аптырап калганнар, чөнки фельдшерлары һәрчак килеп йөри, тиешле ярдәмне күрсәтә, бик игътибарлы, ягымлы, аңа карата рәхмәттән кала бернинди дәгъвалары юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев