Фермер Нина Агапова уңыш серләре һәм алга планнары белән уртаклашты
Районда крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнүче хатын-кызлар бик аз.
Булганнарының да физик хезмәтне җир җимертеп башкара торган ир-атлары янәшәсендә була. Ә менә Базарлы Матакта яшәүче фермер Нина Агапова 2009 елда бу хезмәткә бары үз көченә таянып керешеп китә.
Күпләр Нина Агапованы кәҗәләр асраучы фермер буларак кына белә. Бүген ул – эшмәкәрлеген шактый җәелдергән, аягында нык басып хезмәт итүче кече хуҗалык җитәкчесе.
Нина Ивановна нәкъ 13 ел элек Түбән Биктимер авылында кәҗәләр фермасын ачып җибәрә.
Ул күп сөт бирә торган Зааненский токымлы кәҗәләр асрый башлый. Нина Ивановнадан ни өчен кәҗәләр фермасы ачуы белән дә кызыксындык.
– Ул елларда кәҗә сөтенә сорау бик зур иде. Кәҗә сөте бит бик файдалы, аны медицина хезмәткәрләре яңа туган балаларга да, олыларга да эчәргә киңәш итәләр. Тора-бара халык үзе дә кәҗәне күп асрый башлады. Сыерга караганда мәшәкате кимрәк, ә гаиләне сөтле итеп тора әлеге малкай, – ди Нина Агапова.
Кәҗә сөте шәһәр базарында сыерныкына караганда өч тапкыр кыйммәтрәк йөри икән. Шулай ук аның сөтеннән җитештерелгән каймак, сыр, эремчек, кефирлар да бермә-бер кыйммәт бәядән сатыла.
Нина Агапованың Казанда “Татагропромпарк” ачылганнан бирле үз сәүдә ноктасы бар. Анда хәзер аның кечкенә кызы Маргарита эшли. Алардан күбесенчә бер үк кешеләр продукцияне сатып ала. Андыйлар 80% тәшкил итә икән.
Нина Ивановна әйтүенә караганда, республикада кәҗә асраучы фермерлар күбесе бу эшчәнлекләрен бетергәннәр. Аның сәбәбе дә бар: бердән, кәҗә сөте, продукциясенә сораулар кими төшкән. Аннан кәҗәләр бит шундый хайван – алар елга бер тапкыр бер үк вакытта бәтилиләр. Димәк, андый фермерлар берничә ай, кәҗәләр бәтили башлаганчы, керемнәрсез яшәргә мәҗбүрләр. Мондый проблема белән Нина Агапова да һәр елны очрашкан. Шунда ул өстәп савым сыерлары асрауга керешә. Быел җәй 15 танасы бозаулап, сыерлар санын арттырган. Хәзер аның хуҗалыгында 30 дан артык сыеры бар. Күп сыерлары Джерси токымлылар. Дөрес, Айшир дигәннәре дә бар әле.
Мин төрле токымнарның бер-берсеннән ничек аерылулары белән дә кызыксындым.
– Айширларның сөт майлылыгы 4,2 проценттан артмый, ә Джерсилар 5,6 процентлы продукция бирә. Дөрес, соңгыларының савымы кимрәк. Ким булса да, майлылыгы югары булу хисабына аларны асравы отышлы, – дип аңлатты ул.
Без Нина Ивановнаның сөттән төрле продукция җитештерә торган цехында сөйләшеп утырабыз. Аның кулындагы телефоны берөзлексез шылтырый. Продукциягә заказ бирәләр, терлек азыгы тәкъдим итәләр... Менә янә телефоны чыңлый – Зәй шикәр заводыннан жом (чөгендер түбе) китергәннәр. Ул телефоннан аларга элеккеге урынга бушатырга күрсәтмә бирде.
... Бу цехта Нина Агапова сөттән кайнатма, май, эремчек, корт, сыр, кефир, йогурт ясый. Минем өчен бигрәк тә кечкенә савытларга тутырылган йогуртны эшләү тәртибе кызык булды. Йогурт, өйдә катык ясаган сыман, оеткы белән эшләнелә икән. Оеткыны почта аша Италиядән кайтарта.
Нина Ивановна 5 ел элек 4 миллион сумлык грант отып, сыерлар, бозаулар өчен зур терлек асрау корпусы төзеткән иде. Шул ук акчага 1 тонна сөт суыту җайланмасы сатып алган. Бу грант акчалары буенча документларын тулысынча тапшырган.
– Тагын берәр программада катнашырга уйламыйсызмы? – дип тә сорадым.
– Бәлки тора-бара авыл туризмы юнәлешендә эшли башлармын. Мин сөт продукциясе җитештерү серләре белән кызыксынучыларга үз тәҗрибәм белән бик теләп уртаклашыр идем, – ди ул.
Нина Ивановна – бик тынгысыз, һәрчак яңалыкка, үзгәрешләргә омтыла торган шәхес. Алга таба нинди планнар белән яшәве хакында кызыксынгач, ул:
– Мин интернет аша казылыклар җитештерү курслары уздым. Өйдә эшләп тә карадым, әйбәт килеп чыкты. Без бит ит өчен үгезләр дә симертәбез. Бәлки, тора-бара алардан инде шул ысул белән казылык җитештерү эшен башларбыз. Шулай каз-үрдәк үстерү белән дә шөгыльләнергә теләгем зур. Җитешеп булса, анысын да тормышка ашырырмын, – дип, планнары белән уртаклашты фермер.
Нина Ивановна хуҗалыгында җәй айлары 7 кеше хезмәт куйган. Алар кышкыга күп итеп печән хәзерләгәннәр, сенаж салганнар. Бу эшләрне башкарырга фермер хуҗалыгының ике тракторы, сенаж салу өчен үлән ваклаткычы бар. Аның 50 гектар җирендә күпьеллык үлән быел яхшы уңыш биргән.
Былтыр азык белән бик кыенлык кичергәннәр. Мари Иленнән сенаж кайтарткан, Спастан печән күп ташыганнар.
Кыш айлары аларда бер савымчы, тракторчы эшли һәм кызы Рита булыша.
Нина Агапова хуҗалыгында кәҗә, сыерларны аппарат белән савалар. Ул заманында кыйммәт, әмма бик сыйфатлы булган. “ДеЛеваль” саву аппаратлары турында сүз бара. Соңгы өч елда бу җайланмадан проблема белми эшлиләр.
Нина Ивановнаның соңгы елларда кәҗәләр фермасында да яңарышлар булган. Аның хәзер 57 баш кәҗәсе бар. Аларның күбесе Нубийская токымыннан. Аларны озын колаклы кәҗә дип йөртәләр. Элеккеге, Зааненский токымлы кәҗә сөтендә үзенчәлекле тәм булган. Ә ул һәркемгә дә ошамый. Нубийская нәселле кәҗәләр сөтендә ят тәм юк, продукциясе дә майлырак, каймак сыр чыгышы да югарырак икән.
Нина Агапова –бик оптимист рухлы, зарлануны белми торган шәхес. “Сезгә каян шулкадәр энергия килә соң?”дип сорагач. Ул:
– Минем каенатам Михаил Кузьмичка 86 яшь. Ул бер вакытта да эшсез тормый. Кыш буе чаңгыга басып, әллә ничә чакрым йөреп кайта. Аңа карыйм да: “Безгә әле бик күп еллар актив тормышта яшисе икән”, дип сөенеп куям, – ди.
Мин Нина Агапова белән саубуллашыр алдыннан тагын бер соравымны бирми кала алмадым:
– Фермер хуҗалыгыгыз күп еллар уңышлы гына эшли, серен нидә күрәсез?
– Миңа хезмәт юлымда әйбәт кешеләр күбрәк очрый. Гомумән, тирә-юнебездә яхшы кешеләр күп. Урта Биктимер халкы да бик әйбәт безнең, – дип җавап бирде. – Гадәттә гаиләдә хатын-кыз тыл була, ә минем тылым – ирем Валерий Михайлович. Ул йортта бар эшне башкарып тора, – дип тә горурланып өстәп куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев