Гаиләдәге «һава торышын» хатын-кыз көйли
Аның белән беренче тапкыр очрашкан кеше башта йөзенең, тышкы кыяфәтенең матурлыгын күрә, аннары эчке дөньясының гүзәллеген тоемлый.
Аңа мөрәҗәгать иткән һәркемгә күңел җылысын, кайгыртуын, игътибарын һәм ярдәмен кызганмый ул. Укучыларыбызны озак бимазаламыйк, героебыз белән таныштырыйк.
Дөрес, кемнәрдер бәлки инде аңлап өлгергәндер: хикәябез – гомеренең чирек гасырын диярлек район башкарма комитетының гражданлык хәләте актларын теркәү бүлегендә эшләүче Розалия Сафина турында.
–Бу эш бик җаваплы, шәхсән катнашуыңны таләп итә. Чөнки безнең бүлеккә я шатлыклы, я кайгылы сәбәпләр белән мөрәҗәгать итәләр бит,–дип башлады әңгәмәбезне Розалия Габдеразак кызы.
Яңа елның беренче көннәрендә ул туган көнен бәйрәм итәчәк. Дөресен генә әйткәндә, Розалия декабрьдә туган. Әмма ЗАГС хезмәткәре аны җиңел генә бер яшькә яшәртеп, гыйнварга язып куйган. Розалиянең әтисе тирә-якка мәшһүр балта остасы була. Көндез ул “Энергетик” совхозында эшли, кичләрен авылдашлары үтенече белән тәрәз рамнары һәм яңаклары, ишекләр ясый.
–Мин әтинең беренче баласы булгач, тиз кул арасына кердем. Ул эшләгәндә әле такта башын тотып тордым, әле эш коралларын биреп тора идем,–дип искә төшерә балачагын әңгәмәдәшем. Аның тавышында әтисе белән горурлану хисе сизелә.
Әнисе Солтания исә китапханәдә эшләгән. Чисталыкны бик ярата торган, пөхтә хатын була ул. Ташлап калдырылган тәмәке төпчеге өчен күршесен шундый итеп ачулана алган ки, тегесе оятыннан кая кереп качарга белмәгән.
–Кешенең йортында я өендә чүп-чар җыелып ята икән, димәк, башында да тәртип юк,–дип үзенең катгый бәясен әйтә булган ул.
Чуаш Кичүе урта мәктәбен тәмамлагач, яшь кыз әнисенең апасы янына Әгерҗегә китә. Апасы бик чакыра аны, Әгерҗе – шәһәр ул, тормыш та яхшырак, ә иң мөһиме, биредә азык-төлек сәнәгате техникумы бар, дип саный олы туганы.
Технологка укып чыккач, укытучылары киңәшен тотып кыз белем алуын дәвам итәргә була һәм Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерга укый. Кулына диплом алгач, Чуаш Кичүендәге ваклап сату предприятиесенә кассир булып эшкә керә.
–Мин эшкә 1978 елның гыйнварында килдем, ә бер айдан күрше Нурлат районыннан Хәлим исемле яшь агрономны җибәрделәр безгә. Предприятиебез авыл читендәрәк урнашкан иде. Агроном егет, минем юлдашым икән дип, үземне озатып куйды. Соңрак белдем инде, өйдән кайчан чыкканымны махсус көтеп тора икән бит. Җәй айларында барыбыз да амбарга эшкә бара идек. Яшь агроном миннән күзләрен алмый гына бит! Хәлим Сафин тәртипле дә, акыллы, күп укыган да кеше иде. Әмма, татарча аңласа да, русча сөйләшә иде ул,–дип яшьлеген бәян итә Розалия ханым.
–Ничек кенә булмасын, Хәлим мине яучыларга килгәч, итәгатьлелеге, ихтирам белән сөйләшә белүе әти-әниемә шунда ук ошады. Үземә инде ул вакытка шулкадәр якын, кадерле иде, башка беркемгә дә күзем төшмәде,–дип аңлата ул.
Яшьләрнең никахын авыл советы рәисе Хәмит Нуруллин терки. Сафиннар гаиләсендә сакланган фоторәсемдә җирле хакимият бинасының уртасында түгәрәк мич күренә, өстәл өслеген ялгыш пычратмас өчен газета җәйгәннәр, савыты белән язу карасы куйганнар.
–Әле дә яхшы хәтерлим: 7 октябрь иде, көне буе ишеп яңгыр яуды. Ә без язылышуга болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Әйтерсең, ул да тормышыбызның иң мөһим вакыйгасы икәнне аңлаган,–дип елмая Розалия Габдеразак кызы.
Менә 43 ел инде ирле-хатынлы Сафиннар тормышларындагы шатлыгын да, борчуларын да уртаклашып, гомер юлыннан янәшә атлыйлар.
–Иремнең туганнары искиткеч әйбәт булдылар. Хәлимдәге кешеләргә карата хөрмәт, бәяли белү кебек сыйфатлар аның нәселеннән килә. Әтисе, сугышта катнашкан Зөфәр ага озак еллар Мамыктагы инкубатор белән җитәкчелек итте. Кадрлар бөтен нәрсәне хәл иткәнне яхшы белә иде ул. Әтинең арабыздан киткәненә 10 ел булды. Әниебез Халидәгә быел 90 яшь тулды. Ул үзе генә яши, бик җитез, уңган хатын. Әлегә кадәр тавыклар тота, күп итеп суган үстерә. Төрнәстә гаиләләре белән каенсеңелләрем Фәүзия һәм Наҗия яшиләр. Миңа бу гаиләдә беренче көннән кызым дип дәштеләр,–ди Розалия ханым, күңелендәген яшермичә.
1979 елның 1 сентябрендә әти-әнисен, әби-бабайларын сөендереп кызлары Луиза туа, тагын дүрт елдан кечкенә Ләйсәннәре дөньяга килә. Ләйсәнгә 6 ай булганда Сафиннар Карамалыга күченәләр, гаилә башлыгын “Кызыл Байрак” совхозы директоры итеп билгелиләр.
- Авылга күчеп килдек. Безгә бирелгән иске генә өйнең баскыч төбенә утырдым да, елап җибәрдем. Кулымда ике сабый. Ә бу сәләмә өйне яшәрлек итәргә, җылытырга, тәртипкә китерергә кирәк иде. Әмма, бәхеткә, яшәү урыныбыз начар булса да, җирле халык бик әйбәт иде. Бер-ике ел үткәч, совхоз яңа өй төзеп бирде. Ул бик зур иде, мин аны клуб дип атый идем. Алгарак китеп шуны әйтим: кайда гына яшәсәк тә, үзебез киткәч, өйләребез хуҗалык файдасына күчерелде. Бу яктан Хәлим гел намуслы булды, коммунист дисәм дә ярый,–дип дәвам итә хикәясен Розалия.
Кече кызлары бераз үскәч, Розалия “Тюльпан” балалар бакчасы мөдире булып урнаша. –Хәлим Зөфәрович руслар арасында үскән. Чуаш Кичүендә халык ике телдә дә аңлаша иде, ә менә Карамалыда ник берсе ярты сүз русча әйтсен! Шулай итеп, ирем өчен бу авыр татар теле мәктәбенә әйләнде. Әмма иң мөһиме бу түгел, ирем 7 ел директор булып эшләү дәверендә хуҗалыкның күрсәткечләре бик нык күтәрелде, безгә еш кына газета, радио, хәтта телевидение журналистлары да килә иде. “Кызыл Байрак” базасында район һәм республика семинарларын үткәрә иделәр. Билгеле инде, совхозның кунакханәсе дә, кафелары да юк иде. Шуңа күрә кунакларның барысын да үземә ашатырга туры килде. Менә шул чакта технолог белемнәрем кирәкте дә. Чөнки еш кына кунаклар безнең “клубта” төн кунып та кала иделәр. Рәхмәт күршем Җәмилә апа Минһаҗевага, еш кына балаларыма күз-колак була иде,–дип яратып искә төшерә әңгәмәдәшем.
Декабрист хатыны мыни, Розалия ире артыннан ияреп йөри, аңа булыша, ярарга тырыша, барысына да түзә.
–Тыныч кына яши генә башладык... Шулай 1990 елның декабрендә кайтты да Хәлим, әйтә: “Матакка күченәбез, җыенырга бер атна вакыт сиңа”. Нәҗип Бакиров Казанга киткәч, иремне КПССның Әлки район комитетына беренче секретарь итеп сайлаганнар икән бит, –дип искә төшерә үзенең ул чактагы кичерешләрен Розалия апа.
Хәлим Сафин район белән биш ел җитәкчелек итте. Бер ел эшләгәч, аны район башлыгы дип атый башладылар.
–Базарлы Матактагы өйгә күчендек. Безгә кадәр анда район җитәкчеләре Дамир Каюмов һәм Нәҗип Бакиров гаиләләре яшәп киткән. Менә инде без дә шунда 32 ел гомер иттек. Хәлим һәрвакыт тыйнак кеше булды. Ә бит ул эшләгән чорда республика программасы буенча яңа өйләрне күп төзеделәр, Базарлы Матакта тулы бер Кыр урамы барлыкка килде. Шуларның берсен үзебезгә рәсмиләштерсә дә ярагандыр, мөгаен. Әмма кешене үзгәртеп булмый. Намуслы ул, шуның белән вәссәләм,–ди бераз ачуланып Розалия ханым.
Район үзәгенә күченгәч, ул мәдәният йортына концерт киемнәре бүлеге мөдире булып урнаша, шунда 1998 елга кадәр эшли.
–Шулай бервакыт бинабыз каршында өмәгә чыктык, кипкән үләннәрне җыябыз. Ул вакытта район башлыгы булып торган Әмир Вәгыйзь улы Кыямов яныбызга килде дә болай диде: “Кыз, син бик яхшы кандидатура, ризалаш”. Ул мине ЗАГС бүлеге начальнигы булырга озак үгетләде, шактый вакыт бу урын буш торды. Ә архив мөдире Галина Советникова берьюлы ике эшне алып барды – үзе отчетлар төзи, гражданлык хәләтен терки, үзе тантаналы рәвештә никахларны рәсмиләштерә. Ничек өлгерә булган?! – дип мактый остазын Розалия Габдеразак кызы.
Шул вакыттан бирле ул ЗАГСта хезмәт куя. Эшендә төп максаты – гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап калу.
- Тантаналы никах теркәүләрен шундый итем үткәрәм, әйтерсең, каршымда туганнарым басып тора. Тормышларында барысы да җайлы булсын, тыныч һәм тату яшәсеннәр, үпкәләшмәсеннәр дип телим. Еш кына аерылышабыз дип хатын-кызлар башлап йөри. Яшермим, андыйларны ачуланам да, үгетлим дә, гаиләдәге “һава торышы” хатын-кызның үз-үзен ничек тотуына бәйле икәнне аңлатам. Хатын гафу да итә белсен, түземле дә булсын, иренең кайбер җүләрлекләренә, дөрес булмаган гамәлләренә игътибар итмәскә тырышсын. Чөнки нәкъ менә хатын-кыз гаилә учагын сүндермичә саклый, үз янына балаларын, туганнарын җыя белә.
Соңгы елларда аерылышулар саны һич сөендерми. Болай ярамый. Минем шуны сорыйсым килә: ни өчен никахны теркәгән җиргә күп итеп туганнар, якын кешеләр җыела, ә аерылышканда безгә икәү генә киләләр? Туганнары кая карый, гаилә җимерелә бит! Тамчы ташны тишә, диләр. Кайчак яшьләр ашык-пошык гаиләләрен җимереп ташламасын өчен минем алар белән бер сөйләшүем җитә. Берничә елдан әлеге пар баласын, аннары икенчесен, өченчесен теркәтергә дип килә икән, беләсезме, чын күңелем белән сөенәм!– дип елмаеп сөйли үз эше турында Розалия Сафина.
Бүген аның тормыш иптәше инде пенсиядә, олы кызы район прокуратурасында эшли, кечесе әнисе эзеннән киткән - Казанның Идел буе районы ЗАГСында хезмәт куя. Әби белән бабайларын шатландырып оныклары Аделина һәм Назар үсеп килә.
–Еш кына мине акыллы хатын дип атыйлар. Үзем өчен иң зур мактау саныйм бу сүзләрне. Ә сез әйткән матурлыгым әниемнән. Бернинди укол, шуның ише башка чаралар кулланганым юк,–дип көлә Розалия ханым.
Минемчә, аның чын матурлыгы – кешелеклелегендә, күңеленең мәрхәмәтле булуында, үзен башкалардан өстен куймавында, якыннарын аңлый белүендә... Һәм тагын заман белән бергә атлавында, төрле шаблоннардан, стереотиплардан азат булуында... Янәшәсендәге һәркемгә яктылык һәм матурлык өләшүендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев