Гөлкәй Миндубаева – мактауга лаек хат ташучы
Бүгенге көндә авылларда атна саен күз карасыдай көтеп алган кеше ул кем дип сорасам, “хат ташучы” дигән бер сүзне ишетәчәгемә ышанам.
Газета-журналларны алар һәр йортка гына түгел, оешма-учреждениеләргә дә кертә. Район үзәгендәге редакциябезгә “яңалыклар хәбәрчесе” Гөлкәй Миндубаева вакытында сугылмый икән, үзен шундук югалтабыз. “Республика газеталарын алып кермәдеме әле?” – дип, бер-беребездән сораша башлыйбыз. Хат ташучыбыз әле бу көннәрдә 55 яшен – юбилеен да билгеләп үткән икән. Шундый олы сәбәп тә булгач, инде редакциябез хезмәткәре кебек якынга әйләнгән Гөлкәй Риф кызы белән бераз сөйләшеп тә алдык.
Хат ташучы булып эшләвенә аның әле дүрт ел гына була икән. Шулай да ул үзен яхшы яктан күрсәтергә дә өлгергән. Баш мөхәрриребез почтаның иң тырыш хезмәткәрләре турында сораштыра башлагач, район почта бүлеге җитәкчесе Минзакир Гайфуллин: “Гөлкәй Миндубаева – мактауга лаек хат ташучы. Эшен бик намуслы башкара, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Планны да үти”, – дип, аны мисал итеп китергән.
Ни өчен бу хезмәтне сайладыгыз дигән сорауга җавапны исә почта хезмәткәре болайрак аңлатты:
– Ун еллап йорт хуҗабикәсе идем инде. Танышым – үзе дә хат ташучы булып эшләүче Фәния Шәрәпова мине күргән саен эшкә чакырды. “Син барысын да булдыра торган кеше. Безгә хат ташучы кирәк, әйдә, кил безгә”, – дип кыстады. Уйлана торгач, ризалаштым, – диде.
Абау, ун еллап өйдә генә булган икән дип, язмам каһарманы турында уйларга ашыкмагыз. Кечкенә генә буйлы, бөтерчек кебек әлеге ханым өйдә дә зур эшләр башкара. Ире Рөстәм Шәйхетдинов белән алар тәрбиягә караучысыз калган 5 баланы алганнар. Шуларның берсенә – Андрейга 1,7 генә яшь, ә Дилә дигән кызга 2 яшь кенә булган.
– Бу сабыйларны карарга кирәк бит. Көн буена сузылган эшкә чыгып китеп булмый. Ә хат ташучы газеталарны тарата да ул – ирекле. Димәк, өйдәге исәбе-хисабы булмаган эшләрне үтәп чыгарга мөмкинлек бар, – ди әңгәмәдәшем.
Әлеге балалар үсеп, кул арасына кергәннәр һәм хат ташучыбызга бүлеп бирелгән озын-озын урамнарга газетаны таратырга ярдәм итәләр икән. Ә халыкны газетага яздыру авыр түгелме соң дигәнгә, ул: “Кеше белән ачык йөзле, тәмле телле булып сөйләшергә дә кирәк. Газетаны куйдым да киттем түгел. Олыларның хәлләрен сорашырга да вакыт табарга тырышабыз. Аннары эшеңә дә җаваплы карарга кирәк. Мин газетаны килүгә үк, җомга көнне таратырга тырышам, югыйсә безгә аны шимбә өләшү дә рөхсәт ителә. Южная урамын вакытлыча гына биргәннәр иде. Анда да газетаны җомга көнне үк таратырга тырыштым. Шулар соңыннан урамнары белән берсе дә калмыйча газетага язылып куйганнар. Шунда безнең эшнең кешеләр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тагын бар аңладым”, – ди.
Гөлкәй Рифовна безнең редакциягә ут кебек кереп әйләнеп чыга. “Гел йөгереп кенә йөрисез сез”, – дим мин, моны искә алып. “Кызу-кызу атламасаң, өлгереп булмый бит. Әле файдасын да күрдем: өйдә булганда аяклар авырта, беренче эшкә чыкканда ут булып яналар иде. Ә хәзер бу авыртулар бетте, барысы да җайланды. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип бик белеп әйтәләр икән”, – дип җавап бирде хат ташучы, елмаеп. Юбилее уңаеннан котлап, без дә хезмәттәшебезгә исән-имин булыгыз, яңалыкларны шулай алга таба да көтеп алган абунәчеләребезгә тиз арада җиткерегез, дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев