Гөлсем Шәйдуллинага быел 100 яшь тула
Гөлсем Шәйдуллина озак еллар дәвамында “Әлки хәбәрләре” район газетасының актив хәбәрчесе булды.
Аның туган яклары белән белән үрелеп язылган яшьлек хатирәләре куп санлы газета укучыларда зур кызыксынулар уята.
Гөлсем апа озак еллар дәвамында Яр Чаллы шәһәрендә балалары тәрбиясендә яши. Быел җәйгә Гөлсем Шәйдуллинага 100 яшь тула. Ул әле дә актив төрмышта, туган яклары белән дә элемтәдә яши. Яңарак кына анардан конверт тулы берничә язмасы килеп төште. Без аларны газета укучыларыбыз игътибарына тәгъдим итәбез.
Үзем турында үзем
Әй тормыш, тормыш нинди серле дә син һәм аяусыз да. Мин белгәнчә ул баскыч-баскыч сыман, кинәт кенә баскычлары ишелә дә, син каласың бер ялгыз. Шуннан сиңа я шатлык, яки хәсрәтләр килергә мөмкин.
Күптән түгел “Татарстан яшьләре” газетасында ”100 яшьлекне тутырам” дигән исем астында чыккан язмам зур шатлык китерде бит әле. Ничекме? Минем әтием Сәмигулла 50дә, әнием Кәшифә 48 яшьтә икесе бер үк елны кара тифтан алты баласын ятим итеп китеп бардылар. Шул гомер өчендә нәрсә курделәр инде газизләрем? Хезмәттән башка бернәрсә күрмәделәр һәм белмәделәр. Ә менә аларның кечкенә кызлары мин бу дөняда бик күп нәрсә күрдем һәм таныша алдым. 1945 елда Фатих белән танышып (ул мишәр егете) уңган, булган кеше иде, өйләнешеп 66 ел бергә гомер кичердек. Күпме шифаханәләрдә, ял йортларында һәрвакыт бергә ял иттек. Өч балабыз: Альмир, Роза, Ләлә, шөкер бик шәфкәтле, иманлы булдылар. Балаларымнан бик канәгать һәм рәхмәтле мин. Халык Чаллы дип җенләнгәч, без дә шунда килдек. Шәһәр төрле җирдән җыелган халык белән тулган. Хәтта Магаданнан килүчеләр дә бар иде диделәр. Шулай итеп Яр Чаллыда шәһәр кешесе булып яши башладык. Фатиры да, машинасы да, бакчасы да булды. Балалар бер-бер артлы югары белем алып чыктылар. Тик без генә олыгайдык. Шулай да яныңда яраткан төрмыш иптәшең булу зур бәхет икәнен аңлап шатланып яшәдек.
Дөнья хәлләрен, тормыш яшәешен тирәнтен өйрәнү өчен “Акчарлак”, ”Татарстан яшьләре” газеталарына язылып, үзем дә шуларга язгалап яшәдем. Язмаларны кисеп алып җыеп бардым. ”Әлки хәбәрләре”ндә дә күп мәкаләләрем дөнья күрде. Аларны сез русчага да тәрҗемә итә идегез. Барысы ике йөзләп язмам җыелды. Ләлә кызым шуларны күреп гаҗәпләнде: ”Әни, боларны әрәм итмик, җыештырып китап чыгарырга кирәк”, диде. Ризалаштым. Кызым кешесен тапты, эшкә тотынды һәм бик матур тышлы, бай эчтәлекле китап килеп чыкты. ”Әнием тәкыяләре”дип исем куштык. Минем ирем Фатих исән чакта чыккан “Гомерем хәтирәләре” китабым да әле саклана. Хәзер ике китабым дөнья күргәч, гомер бушка узмаган дип горурланып куям әле.
Үткән ел Ләлә кызым әтисенең архивын тәртипкә китереп ”Җирдә әтием эзе” исемле китапның эшен бетереп туганнарга таратты. Ул китап инде безнең яшьлек хәтирәләрен саклый. Аның күп санлы шигырләре, минем белән беренче танышу хатларыбыз, шигырләрем, иремнең сугышта яралангач язган хатлары, фотолар тупланган анда. Зур форматлы, бай эчтәлекле китапны укучылар бик ошаттылар. Үзем дә кулдан төшермим, гел ирем белән сөйләшкән кебек, куңелләрем күтәрелеп китә. Рәхмәт балама шундый бүләк ясаганы өчен. ”Әнием тәкыяләре” китабын 100 еллыгыңа багышлыйм дип язып миңа бирде дә үзе ялга Төркиягә китте. Апасы Роза улы белән күптәннән Төркиядә яшиләр. Мин исә улым Альмирда яшәп ятам.
Кыскасы, соңгы вакытта “Әлки хәбәрләре”нә яза алмадым. Төрле сәбәпләр булды. Бу язмамны матурлап бәлки бастырып чыгара алырсыз – шуңа өметләнеп калам.Ә кем белә, бәлки бүтән язып та булмас. Авылдашлар, дуслар, туганнар тагын бер укысыннар әле дидем.
Кыскасы, якташларым, дусларым сезгә бу авыр көннәрдә бары тик исәнлек-саулык, тынычлык телим. Нишлим, бер гасыр гомер өчендә күпме якыннарымны, классташларымны югалттым, мин яшим әле. Сезгә дә шундый озын, бәхетле гомер телим. Зарланмыйча, калган елларыбызны шөкер кылып кына яшик. Сезгә дә “миңа бүген 100 яшь” дип әйтергә насыйп булсын. Бар да яхшы булыр! Сау булыгыз дусларым, авылдашларым, туган ягым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев