Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлсинә Морадымова: “Җан нәрсә тели, кул шуны эшли”

Халкыбыз камыр ризыкларын ашарга да, пешерергә дә ярата!

  Татар хатын-кызы атнага бер генә тапкыр булса да үз куллары белән камыр изеп, тәм-том пешерми калмый ул. Мичтәге бәлешнең борыннарны кытыклап, өйгә таралган хуш исе үзе генә дә ни тора! Ә язмабыз каһарманы – Базарлы Матакта яшәүче Гөлсинә апа Морадымова мичендә камыр ризыклары көн саен диярлек пешә. Чөнки күп кенә Коръән ашлары, никах мәҗлесләре, гаилә бәйрәмнәрен үткәргән кешеләренең мул табынына ул әзерләгән сый-нигъмәтләр дә куела. 
–     Яшәү утравыма рәхим итегез, – дип, аш бүлмәсенә чакырды мине, мөселман хатын-кызларыча матур итеп ап-ак яулыгын бәйләгән бик тә мөлаем Гөлсинә апа. – Менә шунда көнем үтә дә инде минем, аннан туп-туп туры йокы бүлмәсенә генә барам, – дип тә өстәде ул, көлеп.
Пешекче һөнәрен үзләштермәгән булса да, әлеге уңган хуҗабикә – чын аш-су остасы. Ул татар халык ризыкларының барысын да телеңне йотарлык итеп әзерли ала. Ә милли камыр ашларына без бик бай. Эчлеге сары, кара җимеш, эремчек-чикләвектән әзерләнгән бәлешләр, гөбәдия, чәк-чәк, урама, талкыш кәләвә – болар әңгәмәдәшем пешергән тәм-томның әле барысы да түгел.  
–     Алма, лимон, әфлисунны катнаштырып эчлек әзерләдем. Шуның бәлеше бик тә тәмле була. Киви белән дә пешерәм. Шикәр комлы камыр белән дә әзерлим, ачык итеп тә ясыйм. Быел менә балан күп булды, балан бәлеше дә салырга булыр. Җан нәрсә тели, шуны кул эшли инде, тырышлык кына кирәк, барысына да өйрәнергә була.

“Мин әнием дәвамчысы”
– Аш-су осталыгым әниемнән күчкәндер. Әнием Мәрьямбикә бик тәмле пешерде. Ипиләре һәрвакыт уңа, күпереп пешә иде. Күршеләр: безгә дә өйрәт әле, дип, еш кына киңәш тә сорап керделәр. Аның мичтә яңа гына чыккан кайнар җәймәсен укыганда мәктәпкә алып барырга ярата идем. Сыйныфташларым белән шундук бүлешеп бетерәбез. Балаларым да дәү әни пешергән коймак, кабартманы башка беркайда да ашаганыбыз юк, дип бүген дә искә алалар. Әнием халкыбызның милли ризыкларын гомере буе пешерде. Менә мин аның дәвамчысы буламдыр инде. Ә төрле һөнәрләрне тиз арада үзләштерүем – әтием Галләметдингә хас сыйфат. Ул балта остасы, оста мичче иде. Ул вакытта районда ул кермәгән, аның кул хезмәте төшмәгән бер генә йорт та калмагандыр. Өстәвенә, оста җырчы, баянчы да. Зур булмаган гармуны бар иде, шунда үзе уйнап, үзе җырлады, – дип сөйләде хуҗабикә, кайдан шулай пешерергә өйрәнүе турында кызыксынгач. 

Авызда эрерлек талкыш кәләвә
Уңганлык, тырышлык, үҗәтлек әти-әнисеннән күчкән Гөлсинә апа татарларның үтә нәзберек ризыгы талкыш кәләвәне дә үзлегеннән пешерергә өйрәнә. Баллы камыр нәзек җепселләргә әйләнсен өчен, аны ян-якка күптапкыр тартырга кирәк. Биредә көч таләп ителә. Әмма эш көчтә генә дә түгел, ул билгеле бер таләпләрнең бик зур нечкәлек белән үтәлүен сорый. Зур сабырлык кирәк, әлеге татлы ризык беренче эш итә башлаганда һич тә килеп тә чыкмый. Шуңа аны әзерләргә алынучылар да сирәк.
–     Талкыш кәләвәне пешерергә интернет челтәрендәге киңәшләрдән карап кына бик озак өйрәндем. Шулай ук килеп чыкты микән дип, рәсемнәрне зурайтып карый идем. Тырышып-тырышып та барып чыкмагач, утырып елаган чаклар да булды. Җитезлек тә, көч тә сорый торган  әлеге татлы ризык тәҗрибә туплаган очракта да килеп чыкмаска мөмкин. Үзеңдә түземлек табып, эшкә яңабаштан алынырга туры килә. Анда һәр минут исәптә. Камырын яисә карамелен әзерләгәндә, бераз гына соңардыңмы, бетте, талкыш кәләвә түгел инде бу, –диде әңгәмәдәшем, әлеге бер кабуда авызда эреп китә торган тәмле ризык әзерләүнең нечкәлекләре турында сөйләгәндә.

Бизәкләр – яратып эшләү нәтиҗәсе
Гөлсинә апа пешергән бәлешләр төрледән-төрле чәчәкләр белән бизәлеп, үзе бер сәнгать эшен хәтерләтүе белән дә үзенчәлекле. Моның өчен ул баллы шикәр пастасы (мастика) әзерли икән. 
– Коръән ашлары, нигездә, мәрхүм кешегә атап үткәрелә. Андый очракта бәлешләр бизәлергә тиеш түгелдер. Ә никахларга, кыз сорау, килен төшерү, килен боткасы, туган көннәр кебек күңелле чараларга әзерләгәндә, бар иҗадилыгымны эшкә җигәм. Шулкадәр мавыгым китәм ки, соңыннан хәтта моны мин ясадыммы соң, дип, үз эшемә сокланып карап торам. Чынлыкта исә камыр ризыкларын бизәү өчен, аларны пешергәндәгегә караганда да күбрәк вакыт кирәк. Бизәкләрне вакытым булганда, алданрак та әзерләп куям. Чөнки алар кибәргә, билгеләнгән урынга барып җиткәнче коелмаска, ватылмаска тиеш.  
Уңган хуҗабикә килен төшкән йорт өчен түгәрәк ипи дә сала икән. Алар да очрагына туры китерелеп, зәвык белән бизәлә. 

Кайгы агач түгел, кеше башыннан йөри...
Билгеле, бүгенге җитеш тормышка җитү, шулай оста һәм бик тә тәмле итеп бәлешләр салу өчен, язмабыз каһарманына әле язмышның ачы сынауларын үтәргә, үзе әйткәнчә, тормыш мәктәбендә барысына да өйрәнергә туры килә. Гөлсинә апа яшьлегендә сөйгән кешесен очраткач, яшьләр тормыш юлын бергә үтәргә ниятләп, гаилә коралар. Әмма бу парның бәхетләре гомерлек булмый шул. Сабыйларының якты дөньяга аваз салуына да әле берничә генә ай: хатынга гаилә башлыгының фаҗигале төстә үлеме турында хәбәр ирештерелә...  Зур югалтуны йөрәк аша уздырганнан соң, алга таба яшәргә кирәк була. Көн артыннан көн үтеп, кызчыгына дүрт яшь ярым булганда, ул Наил абыйны очрата. Ул да хәсрәт ачысын татыган кеше булып чыга. Хатыны озак авырудан соң, ике нарасыен калдырып, гүр иясе була. Кайгылар күреп, берәр канатларын югалткан икәү кушылып, тормышны бергә үтәргә, ятимнәргә әти дә, әни дә җылысы бирергә булалар. Өч елдан соң уртак җимешләре – тагын бер кызчыклары дөньяга килә. 
–     Балаларны яратам мин, – ди Гөлсинә апа, –  Шуңа балалар бакчасында да кече тәрбияче булып 22 ел эшләдем. Анда нинди эшне сорасалар, шуңа алындым. Аеруча балалар белән бәйрәм чараларында катнашырга ярата идем. Шул еллар дәвамында Яңа елларда балаларга күчтәнәч, шатлык-бәхет алып килүче Кыш бабай мин идем. Гомумән, эштән киткәнче, куелган әкиятләрдәге бар бабай рольләре дә минеке булды. Андый сәхнә сәләтем җыр-моңга һәвәс әтиемнән күчкәндер. Әмма сәламәтлегемә бәйле борчулар сәбәпле, эшемнән вакытыннан алданрак китәргә туры килде.

Авырлыктан чыгар юл бар
Сәламәтлек какшау өстенә,  гаиләгә тагын бер зур кайгы килә. “Наил юл һәлакәтенә очраган”, – дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. “Әле бергә яшәлмәгән дә кебек югыйсә! Төпчек кыз да 10 нчы сыйныфны гына тәмамлады, аны укытасы, тормышлы итәсе, бергә-бергә оныклар сөясе, балалар рәхәтен күрәсе бар”, – дип ачынып уйлый Гөлсинә апа. Әмма тормыш син дигәнчә бармый, аның үз ниятләре, үз сукмагыннан ул сине үзе җитәкләп бара шул. 
Нишләргә? Алга таба ничек яшәргә? Тормышны ничек алып барырга? Авылның үзәк урамыннан тирә-юньне бөтенләй күрми атлаганда, хуҗабикә әнә шул сорауларга җавап эзли. “Хәлегез начармы әллә? Ни булды сезгә?” – дигән сүзләр ханымны чынбарлыкка кайтаргандай була. Ниндидер бер таныш булмаган хатын-кыз шунда аның моң-зарын тыңлаганнан соң, “Бәлеш пешер”, –  ди. 
–     Шул сүзләр миңа яңа эш башларга этәргеч булды. Эш җае үзеннән-үзе ачылды. Осталыгым чыбыксыз телефон аша тирә-якка таралды. Тырыша торгач, матди хәлем җайланды, очны-очка ялгый ала башладым. Кызымны да кияүгә бирдем. Кияү ятим булганга, никахны да, туйны да туган-тумача ярдәме белән үзем үткәрдем.

Кунак килгән җирдә бәрәкәт бар
Мөселманча озын җиңле күлмәк киеп, ак яулык бәйләгән әңгәмәдәшем, шатлыкларын сөйләгәндә, “әлһәмдуллиллаһ” дип әйтми калмады. “Тормышыгызның авыр вакытларында намазга баскансыздыр?” – дип кызыксындык. 
–     Һич тә алай түгел. Бер дини апам үгет-нәсыйхәт бирде, исламның нигезен аңлатты. Ә күңелемдә Аллаһыга ышану гомерем буе булгандыр. Авыр чакта аны кем дә дингә килә, син яхшы, бәхетле чагыңда намазга бас. Ә мин бәхетле. Яшь чак ул ничек тә уза, ә менә олыгайган көнеңдә якыннарың кайгыртуында булу ул – зур нәрсә. Минем хәзер дүрт балам да гаиләле. Ун оныгым бар. Барысы да ярдәм итә, кайтып йөри. Үз канатым астына тагын бер ятимне – сеңлем кызын да сыендырдым. Кызганыч,  сеңлем яман шеш авыруыннан биш ел элек бакыйлыкка күчте... Бүгенге көндә Гөлиям белән икәү яшибез, ул 9нчы сыйныфта укый, кайтканын көтеп алам. 
Гөлсинә апа ачык йөзле, сүзгә дә бай кеше икән. Аның гыйбрәтле тормыш юлын тыңлап, вакыт узганын да сизелмәде. Бәлешләр салырга камыр куясым да бар иде дигән иде югыйсә. “Вакытыгызны да күп алдык инде”, - дип аклануга да әңгәмәдәшем матур җавап тапты. 
–     Кунак килүнең бәрәкәте бар аның, менә вакытым юк кебек иде. Аш бүлмәсен дә тәртипкә китердем, үзем дә матур киенеп куйдым, - диде ул, көлеп.
Безнең дә: “Куйган камырларыгыз һәрчак уңсын, табыннарыгыз мул булсын, кунаклар сездән өзелмәсен”, - дип әйтәсебез килә.  
  

 


 

      
          


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөбханалла исэнсау булып эшлэргэ ясын биктэ матур Чэчэк апам