Гөлсирә Гиниятуллина - бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле укытучы
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, табиб та, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык…Укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк.
Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Күпләр өчен шундый мөгаллим булып, Алпар урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Гөлсирә Фоат кызы Гиниятуллина тора. Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле. Гөлсирә Фоат кызы туган авылында урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, балачак хыялы булган һөнәргә тугрылыклы рәвештә,Түбән Кама педагогик училищеда, аннан Алабуга Дәүләт педагогика институтында белем ала. Шуннан бирле, инде 38ел балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куя.
Укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Балаларны татар телендә бер – берсен аңларга, бер- берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне ул төп максаты итеп алган. Гөлсирә Фоат кызы дәресләрендә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштыра, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтә. Ул укучыларына чын дус, сердәш, киңәшче дә. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын өчен зур тырышлык сала..
Укучыларда укуга кызыксыну тудыру ай-һай авыр! Сүз сөйләп, китапта булганнарны укып кына, аларның игътибарын җәлеп итеп булмый. Һәр дәрес ачыш, һәр дәрес кызыклы булырга тиеш. Шуңа күрә Гөлсирә Фоат кызы дәресләрен дәрес-уен, дәрес-әңгәмә, дәрес-тикшерү кебек формаларны да еш куллана. Чөнки балаларның 45 минут буе дәрес тыңлап утырасылары килми: тизрәк урамга чыгарга, уйнарга, көләргә, йөгерергә генә торалар...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – туган телгә, милли йолаларга хөрмәтне торгызуда, саклап калуда, ә иң әһәмиятлесе - татарча фикер йөртергә, уйларга һәм дөрес, төгәл, саф татарча сөйләргә өйрәтүдә. Бүгенге көндә, сөйләмне генә түгел, милли үзаңны торгызу проблемасы килеп туганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысының җәмгыяттәге роле тагын да үсә. Бу проблеманы хәл итүдә Гөлсирә Фоат кызының роле бик зур. “Сайлаган һөнәрегезгә үкенмисезме.?”- дигән сорауга исә Гөлсирә Фоат кызы “Һәркөнне балаларның елмаюлы йөзләрен күрү, уңышларына шатлану, алар тормышы белән кайнау дөньяда яшәүгә дәрт бирә, яңа биеклекләргә этәрә”- дип җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев