Гөмбә җыяр чак җитте
Яңгырлы көннәрне күпләр яратмый. Ә менә гөмбәчеләр көтеп кенә тора. Чөнки әлеге табигать ризыгы дымлы көннәрдән соң аеруча үсеп китә дип әйтәләр бит. Базарлы Матакта яшәүче Миләүшә Сөләйманова да ел саен гөмбә җыеп, аны кышкыга әзерли икән.
– Чынлыкта минем ирем Альберт – гөмбәче. Мин аларның күбесен танымыйм да. Ирем төртеп күрсәтә икән, җыям. Әмма аның белән бергә урманга бик теләп барам. Шулай да мин бөтенләй дә гөмбә күрми үскән гаиләдән түгел. Әтием тракторчы булып эшли иде. Менә ул төшке аш вакытында нинди дә булса урманлык буена туктап, гөмбә җыеп, аны өйгә алып кайта иде. Ул аны һәрвакыт үзе эшкәртте. Эш барышын исә мин иремнән өйрәндем, – диде ул.
Быел да алар майлы гөмбә, җирән гөмбә, гөреҗдә җыеп, эшкәртеп куярга өлгергәннәр.
– Әйе, без гөмбәне тозлыйбыз да, серкәшлибез дә, бәрәңге белән кыздырып ашарга да яратабыз. Ирем белән бергә җыябыз да, кышкылыкка дип тә бергә әзерлибез. Ул интернеттан кызыклы рецептларны булса да табып тора, – дип аңлатып үтте хуҗабикә, алып кайтылган уңышны урнаштыруга тукталып.
Миләүшә һәм Альберт Сөләймановларның ике кызлары – Әдилә һәм Алинә үсеп килә икән. Тик әти-әни аларны әлегә гөмбә белән сыйламый. “Авыр ризык булып санала бит. Үсә төшкәч, ашарлар. Әдилә урманга бик йөрергә дә яратмый, ә менә Алинә, 5 яшь кенә булуга карамастан, безнең белән быел гөмбә җыярга барды. Зур савытын алып чыкты да: “Сездән калмыйм”, – дип кабатлады һәм чыннан да, рәхәтләнеп безнең белән урманда йөрде”, – ди Миләүшә.
Хәзер бар нәрсәне дә кибеттән сатып алырга була. Бер карасаң, гөмбә җыеп азапланырга һәм аны әзерләү өчен вакыт сарыф итәргә кирәк түгел дә кебек.
– Безнең гаилә өчен ул – табигатьтә булу мөмкинлеге һәм үзенә күрә бер ярыш. Гөмбәне кем беренче һәм күбрәк җыя бит әле. Башта эзләп йөрисең һәм бер гөмбәне күреп аласың. Ә аннары шул урында ук тагын берничәне табып, әй шатланасың! Һәр гөмбәнең үз урыны, шуны белергә генә кирәк. Яшебез барса да, әлеге мавыгуга кызыксынуыбыз бетми. Гөреҗдә, җирән гөмбә, каен гөмбәсе җыябыз, – диде Петербургта яшәп, җәй айларында туган авылы Баллыкүлгә кайтучы Фидалия Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, гөмбә җыйганнан соң, аеруча күңелгә хуш килгән эшләр башлана: аларны я бәрәңге белән кыздырып ашыйсың, тозлыйсың, туңдырасың, серкәшлисең.
– Шул вакытта яңа гөмбә рецептлары да өйрәнәбез. Ә үзең япкан банкалардагы ризыклар тәмле булсын һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмасын өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәү мөһим. Өйдә без гөмбәләрне яхшылап карап чыгабыз, аларның кортлыларын, артык нык өлгергәннәрен ташлыйбыз һәм калганнарын эшкәртә башлыйбыз. Кайбер гөмбәләрне озак вакыт суда тотарга кирәк. Шул вакытта әзер гөмбәләр тәмлерәк була, аларның әчесе чыга. Менә шуннан соң гына аларны тозлап яисә серкәшләп ябарга мөмкин, – дип сүзен дәвам итте Фидалия апа һәм рецептлары белән уртаклашты.
Материалны Лилия Шәфикова, Алсу Закирова хәзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев