Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлия Рәхмәтуллина: «Әни булган йортта бәхет яши»

Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә биргән иң зур, иң кыйммәтле, иң кадерле бүләге – Анадыр. Әйе, әни булган йортта бәхет яши, әни булган өйдә нур бөркелә. Әни тавышында наз, әни янында рәхәт, әни куенында ләззәт.

 
   Баласын карынында тою белән, күңел дәрьясының төпләрендә  аңа карата, сүзләр ярдәмендә аңлатып булмый торган ярату гомерлеккә урын ала һәм ул шуның белән яши. Ана белән бала арасында гади күз белән күреп булмаган, алар үзләре генә тойган өзелмәс җепләр белән ныклы бәйләнеш урнаша. Нарасыен кулына алу белән, әни бар нәрсәне оныта. Ул бөтен барлыгын йөрәк түрендә бөреләнеп  аткан  иң матур чәчкәсенә – сабыена багышлый.
   Һәр бала өчен, әлбәттә, үзенең әнисе иң матуры, иң акыллысы, иң сабыры, иң ягымлысы, иң кадерлесе була. Әлеге язмамда мин үземнең газиз кешем – әнием турында язасым килде. Кызганыч, бүген кадерлем – гүр иясе. Арабыздан киткәненә 5 ел булса да, мизгелгә дә уемнан чыкмый, күз алдымнан китми. Әле дә әниемнең йомшак куллары чәчләремнән сыйпый, назлы иреннәре битләремә кагыла, ягымлы тавыш белән “Кызым, балакаем!” дип, пышылдаулары колагымда яңгырый сыман.
  Әнием – Хәлиуллина Розалия Хөснулла кызы – әкияти матурлыгы белән танылган  Абдул Салман авылыннан. Туган елы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Ул вакыттагы тормыш хәлләрен сөйләп, язып бетерерлек түгел. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булмасын, әнием көчле рухлы, саф күңелле, сабыр җанлы, бик тыйнак үсмер кыз булып җитешә. Көннәрнең берендә күрше Иске Салман егете, классташы Ислам Мирза улы белән тормыш корып җибәрәләр, әтиемнең туган авылында, төп йортта уртак гомер юлына аяк басалар. Корган җылы ояга Аллаһыбыз тагын да җылылык, нур, шатлык өләшә, яшь килен әни булу бәхетенә ирешә, апабыз Гүзәлиягә гомер бүләк итә. Ләкин әти-әниебезнең бу бәхетләре озакка сузылмый, апабызның гомере бик кыска була: туып 6 ай үткәч, танышырга да өлгерми, якты дөнья белән хушлаша. Нәни кызчыгының соңгы сулыш алуын аңлагач, әниемнең аяк астыннан җир убыла, йөрәгенә үткен пычак кадала, дөнья караңгылана, яшәү туктый. Үзенең бөтен барлыгын баласына биргән ана өчен аны югалту хәсрәтеннән дә зуррак кайгы бармы икән! Тик язмышка каршы барып, тәкъдиргә язганны сызып ташлап булмый, тешне кысып кабул итәргә, ничек тә яшәргә кирәк. 
   Язмыш, бер яктан, ачы сынау белән сынаса, икенче яктан, озакламый күңел түрендә пәйда булган нәни йөрәк тибеше белән бүләкли. Шулай итеп,  әниебез, бер-бер артлы ике абыема, миңа һәм энемә, җан җылысына төреп, якты дөньяны бүләк итә.
   Әнием – гади эшче, гомер буе фермада эшләде. Авыр кул хезмәте, ишле гаилә, хуҗалык... Ләкин  кыенлыкларга бирешмәде,  зарланмады, язмышын каргамады, рух көчен җуймады. Ул һәрвакыт оптимист карашлы, ачык, нурлы йөзле, якты күңелле кеше булып кала алды. Әниемнең сабыр җанына, чиста күңеленә, тәмле теленә сокланмаган кеше юк иде.  Аның бай рухи дөньясы һәркем өчен ачык иде. Ул табигатьне, һәр бөҗәкне, һәммә кошны, барча җәнлекне, һәрбер ел фасылын, кешеләрне чын күңеленнән кабул итә, ярата иде. Туганнар гына түгел, балалар, тирә-күрше, гомумән, авыл халкының күбесе аңа “матур апа” дип эндәшә иде. 
   Әнием, чыннан да, матур иде. Аның күңел дөньясы гөлгә күмелгән иде. Кемгәдер тавыш күтәрү, күңел кайтарырлык ямьсез сүз әйтү, дорфа кылану, ачу саклау, мәкерлек кебек сыйфатларның ни икәнен дә белмәде, сөеклем. Кешегә һәрвакыт ярдәмгә ашыкты, бернәрсәсен кызганмады, үзен-үзе аямады. Шуңа да һәркем аңа сокланып карады, хөрмәт итте. 
  Әнием, мөселман хатын-кызы буларак, динебезгә ихтирам белән карады, аның кануннарын үтәргә тырышып яшәде. Өебез, гади генә булса да, нурлы, якты иде, чөнки иманлы нигез иде ул. Авылда мәчет булмаган вакытта, күп еллар авыл картлары бездә җомга намазы укыдылар. Бу гамәле дә – әниебезнең киң күңелле, якты йөзле, тәрбияле, сабыр җанлы кеше булуына бер мисал.
  Үзендәге әлеге күркәм сыйфатларны бездә, балаларында да, күрергә теләде. Аның сөйләмендә һәрвакыт акыллы гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәр, шигъри юллардан өзекләр булыр иде. Һәр әйткән, сөйләгән сүзе – матурлык, акыл, тәрбия үрнәге булып торды.
 Безне тәрбияләүдә үз алымы бар иде: ул һич кул күтәрмәде, беркайчан кычкырып эндәшмәде. Һәр нәрсәнең ни өчен ярамаганын – сәбәбен аңлатып әйтә, мисаллар, дәлилләр китерә иде.  Ниндидер чикләр куймады, тыюлар билгеләмәде, безгә тулысынча ышаныч белдерде. Ә без исә, шуларны аңлап, аның сүзен тыңламыйча, ул әйткәнне ишетмичә кала алмый идек. 
 Саф, бай, матур күңел дөньясы булган әнидән дә матуррак кеше була аламы соң?! Шундый әнием булу белән мин бик горурландым! Әнием һәркайда, һәрвакыт миңа үрнәк булды. 
  Кемнеңдер өйрәтүе буенча, яки ниндидер кагыйдәләргә буйсынып яшәп кенә, чын Әни булып булмыйдыр шул. Аналык хисләре кан тамырларында, йөрәктә, һәр җепселдә, күңел түрендә барлыкка килә һәм яши. 
  Эх, әнием, матур әнием, газизем, бүген янымда булсаң иде! Мин сине бәйрәм белән котлар, тәмле сыйлар әзерләп, матур бүләкләр бирер идем...
  Эх, әнием, сине шулкадәр сагынам. Авыр чакларымда башымны салып елар өчен иң ышанычлы урынны – синең күкрәгеңне, күз яшьләремне сөрткән йомшак кулларыңны, колагыма пышылдаган назлы сүзләреңне, нурлы йөзеңне сагынам. Син, кыен чакларда таяныр кешем генә түгел, туган кыенлыклардан арындыручым да, иң беренче булып, шатлык-сөенечемне уртаклашучым да идең. Синең итәгеңнән дә йомшаграк бәрхет, синең елмаюыңнан да матуррак чәчкә, син атлаган юлдан да турырак юл бармы икән дөньяда?!
  Син бит әле дә, борчуларыбыз булса, безнең хакта кайгырасың, шатлыкларыбызны уртаклашып торасың. Төшебезгә керәсең, кисәтәсең, яки өстәл тутырып, мич каршында камыр ризыклары – тәмләшкәләр пешерәсең, сыйлыйсың, сөенәсең. Үзең яныбызда булмасаң да, рухың янәшәбездә. Әнием, син хәзер дә - тормышымда якты юл күрсәтүче маягым. 
Барысы өчен рәхмәт сиңа, газизем! Оҗмах түрләрендә тыныч йокла, сөеклем! 
Гүзәлия Рәхмәтуллина, 
Яңа Салман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев