Хурада малайлары сынатмый
Каратэ кекусинкай кумитэ буенча Казанда узган "Ак билбау" ярышларында Иске Хурада авылыннан да яшь спортчылар катнашты. Илья Кузнецов үз үлчәү категориясендә 10-11 яшьлекләр арасында беренче, Денис Садиванкин икенче урынны алдылар. Александр Кузнецов, 8-9 яшьлек көндәшләренең күбесен җиңеп, икенче урынга лаек булды. Семен Николаев шундый ук нәтиҗәгә 12-13 яшьлекләр арасында иреште....
Каратэ кекусинкай кумитэ буенча Казанда узган "Ак билбау" ярышларында Иске Хурада авылыннан да яшь спортчылар катнашты.
Илья Кузнецов үз үлчәү категориясендә 10-11 яшьлекләр арасында беренче, Денис Садиванкин икенче урынны алдылар. Александр Кузнецов, 8-9 яшьлек көндәшләренең күбесен җиңеп, икенче урынга лаек булды. Семен Николаев шундый ук нәтиҗәгә 12-13 яшьлекләр арасында иреште. Иң кечкенә каратэчы Андрей Яганев (аңа 7 яшь кенә әле) ярышларны ачып җибәрде. Балаларны каратэ алымнарына Евгений Яганев өйрәтә аңа сигезенче сыйныфта укучы улы Данил булыша, кураторлары Юрий Белов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев