Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“И-и, без күргәнне балаларга күрергә язмасын!” диләр әбекәйләр

…Совет халкы фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә.

Ул көн-төннәрнең һәр сәгате, һәр мизгеле чиксез озын булып тоелгандыр, чөнки яу кырларында солдат һәм офицерлар, тылда ач-ялангач кешеләр, оккупацияләнгән территорияләрдә һәм концлагерьларда тоткыннар, әсирләр меңәрләп кырылган бит. Илебез бәйсезлеген югалтмасын, совет халкы азат, ирекле булсын өчен 1941-45 елларда 27,6 миллионнан артык кеше һәлак булган!

Бу кадәр зур санны күз алдына да китереп булмый. Әмма алар арасында әтиемнең, әниемнең әтиләре күрше апаның олы улы, туганнарың, берничә дистә авылдашың барлыгын уйласаң да, йөрәгең әрнеп кысыла: совет халкының бу сугышта югалтулары коточкыч зур булган.
Һәр авылда диярлек Ватан сугышында катнашканнарга рәхмәт йөзеннән куелган обелисклар бар. Аларда - озын-озын исемлекләр, кайбер фамилияләр әллә ничә тапкыр кабатланган. Бер гаиләдән, бер нәселдән туган илебезне сакларга дип әтиләре, уллары, туганнары киткән, дигән сүз бу. Әйләнеп кайтучылары берән-сәрән генә. Шулай итеп, бу сугыш нәселләрнең тамырына канлы балта белән чабып, киләчәктә туасы буыннарны юк иткән бит!
Тылдагыларның да тормыш-көнкүреше авыр- лыклардан гына торган, дисәң дә арттыру булмас: сугышка киткән ир-егетләрнең авыр хезмәтен хатын-кызлар, үсмерләр үз җилкәләренә күчереп, иген иккән, фронтны корал һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткән. Бу турыда да бик озак сөйләргә булыр иде. Әмма үз башларыннан кичергән әбекәйләр: "И-и, түздек инде, без күргәнне балаларга күрергә язмасын!" дип, сүзләрен кыска тоталар. Әйе, чәчәктәй бала чакларын урлаган, яшьлек шатлыкларыннан мәхрүм иткән ул дәһшәтле елларны искә төшерү бүген дә авыр аларга.
Берничә көннән Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Мәйданнарга җыелып, һәйкәл-обелисклар каршына басып, илгә тынычлык яулаган буынга кабат рәхмәтләр әйтәчәкбез. Ә алар, азатлык солдатлары, арабызда бөтенләй аз инде. 2017 елның 9 Маен безнең белән бергәләп Базарлы Матактан Лев Миндрюков, Югары Әлморзадан Разия апа Гатауллина, Түбән Әлки авылы җирлегеннән Галләмша Хәмәтшин, Хашим Фәхретдинов, Әсәдулла Хисмәтов, Мәхмүт Хәйдәров, Төгәлбәйдән Нургазиз Хисмәтов, Яңа Салманнан Мөдәррис Мингалиев, Баллыкүлдән Габделбари Фәсахов каршы алачак. Аларның әлегәчә безнең белән булулары бәхет тә, горурлык та.
Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар! Сугыш гөрелтесе башка беркайчан да аяз иртәләрне, тыныч төннәрне кайгыга күммәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев