Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Баллыкүл авылында капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

Хөкүмәтебез авылларны әз яки күп кешелегә бүлми: үз программаларын тормышка ашыруны дәвам итә.


Кеше сәламәтлеге – һәр чор, һәр кеше өчен дә актуаль тема булды һәм булачак.  2024 нче елда Татарстан Республикасы беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләүнең «Сәламәтлек саклау» милли проекты составына керүче региональ программасы Яңа Баллыкүл авылына да килеп җиткән: 5 нче сентябрьдә  биредә капиталь ремонттан соң ФАП ачу тантанасы булып узды. 

Авылда 2002 нче елда 105 кеше яшәгән булса, бүген инде 56 кеше гомер кичерә. 
Тантанада авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонова, Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина катнашты. 

–    Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевлар катнашында  кичә Карга авылында яңа ФАП ачылды. Бүген исә Югары Колчурино авылында яңа ФАП ачып,  зур  капиталь ремонт кергән Сиктермә табиблык амбулаториясендә булдык һәм хәзер инде сезнең пунктны ачабыз.  Аңлавыгызча, мондый шатлыкларны безгә хөкүмәтебез җитәкчеләре бүләк итә. Алар тырышлыгы белән генә без һаман алга – матурлыкка һәм яхшылыкка атлыйбыз.  Яңартылган ФАП сезгә күп еллар хезмәт итсен, – дигән теләк-рәхмәтләрен җиткерде  Светлана Викторовна. 

Халык ФАПка үтте. Фәридә Гомәр кызы Хәйдәрова, бик шатланып, яңарышлар, үзгәрешләр белән таныштырды. Яңа түшәмнәрне, ишекләрне, су һәм җылылык челтәрен, кварц лампасын, тулысынча заманча итеп үзгәртелгән котельняларны сөйләгәндә, аның күзендә сөенеч чаткылары уйнады. 

Бинаның, ремонттан соң яңарып, сафка басуына һәркем шатлана. “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә эшләп,  шушы авылда гомер итүче Гүзәл Галәветдиновага сүз катам:

– Фельдшерыгыздан канәгатьме, үз эшен җиренә җиткереп үтиме?

–    Фәридәбез –бик яхшы хезмәткәр: төн дими, көн дими – үз эшендә. Бик хөрмәт итәбез үзен, –  ди ул.

Аның сүзен, бер рәт булып, тезелеп утырган өлкән апаларыбыз дәвам итте:

–    Кайчан чакырсаң да кире какмый, исән-сау эшләсен генә. Яңа ФАП та мөмкинлекләр дә зур, без шуңа бик шатланабыз, – ди Гөлсирә апа Хәбибуллина.

–    Әйе, өйгә дә килә, йөри алганда, үзебез дә киләбез. Менә яңа гына давлениедән укол кадатып чыктым әле, –  дип елмайды Рузалия апа Сәлахиева. 

Ачылу тантанасында ишетелгән фикерләрне йомгаклап, Мария Андреевна Платонова авыл халкына якты  киләчәк теләде:

–    ФАП фельдшеры ул – беренче табиб. 40 елдан артык тәҗрибәсе булган фельдшерыгыз – Фәридә Хәйдәрова, бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга бирде. Сез – бер гаилә. Бер-берегезне яклап һәм саклап, озак еллар матур итеп эшләп, сау-сәламәт булып яшәвегезне телим, – дип  йомгаклады ул сүзен. 

Авыл халкының күңеле күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Алар “Сөмбелә” төркеме, Ленар Гыймаев җырларын тыңлап кына калмадылар, Гөлия Яруллинаның “Гөрләшеп яшик!” җырына дәртләнеп биеп тә алдылар. 
Биеп яшәгез, йөрәкләрегез җилкенеп торсын, сәламәт булыгыз, яңа баллыкүллеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев