Яңа Салман авылында яшәүче Зөләйха һәм Фирдинат Мәхмүтовлар бер-берсенә терәк булып гомер итәләр
Яңа Салман авылында яшәүче Зөләйха һәм Фирдинат Мәхмүтовлар бүген дә шулай бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, терәк булып гомер итәләр.
Гомер юллары кушылганга исә 46 ел вакыт үткән. Матур итеп яшиләр. Авыл кешеләре моны яхшы белә.
Ә менә хәзер үрнәк гаилә исеме аларга рәсми рәвештә бирелгән, дип әйтсәк тә була. Чөнки алар 23 августта узган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың кабул итүенә күңелдә соклану уятырлык гаилә буларак районыбыздан тәкъдим ителде.
Рәис белән очрашу – гомерлек хатирә
– Калган гомергә матур хатирә булып истә калырлык, оныкларга горурланып сөйләрлек вакыйга булды ул. Югыйсә башта барырга каршы да килгән идек. Менә дигән итеп яшәп, башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр бер без генә түгел бит. Авылыбызда да бар. Әмма уйлана торгач, гомер буе районыбызда хезмәт иттек, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә хәлдән килгәнчә булышырга тырышып яшәдек, бәлки, барсак та буладыр, дигән фикергә килдек. Район җитәкчеләре моны күргән икән, без аларга да рәхмәтле. Казан Кирмәнендәге бәйрәм тантанасында да Рәисебез Рөстәм Миңнехановка карата да күңелне бары тик рәхмәт хисләре генә биләде. Гади кешеләрне шулай олылавы бит аның. Ә тантанадан кайтканнан соң таныш-белешнең котлавы, дөрес җибәргәннәр, сез бит моңа лаек дип әйтүе күңелгә аеруча зур рәхәтлек бирде, – ди ирле-хатынлы Мәхмүтовлар Казанда үткән чарага карата туган кичерешләре турында.
“Жигули”да яңа тормышка...
Менә шул үрнәк гаиләнең башлангычы 1977 елгы кышның салкынча матур кояшлы 12 гыйнвар иртәсенә барып тоташа. Зөләйха апа үзе Әнҗерә авылыннан. Буран чыга калса, анда үтеп керәм димә. Әмма ул көнне җилнең әсәре дә булмый, трактор төрттергән тип-тигез юл киленнең капка төбенә кадәр килә. Әйтерсең лә ул да яшьләргә киртәләрсез бәхет тели... Менә шулай “Жигули”га утыртып, Фирдинат абый Зөйләйха апаны төп йортка алып кайта.
Яшьләр исә егетнең туган авылы Салманда танышалар. Казан медицина училищесын тәмамлаган кыз анда юллама белән җибәрелә.
– Буа техникумында укып йөргән чагым. Авылга кайттым. Дустым белән урамнан барганда, юл буенча таныш түгел бер кызның атлавын күрдем. “Кем ул?” – дим. Авылга җибәрелгән яңа шәфкать туташы икән. Күңелгә кереп калды бит. Дустымны армия хезмәтенә озату мәҗлесенә ул да килгән иде. Сөйләшеп киттек, очраша башладык. Әмма безнең очрашу, нигездә, “заочно” булды һәм биш елга сузылды. Техникумны тәмамлаганнан соң, мин армия хезмәтенә алындым. Зөләйха Казанга китеп, эшкә урнашты. Көн дә диярлек хат яздым, җаваплар алдым. Ул хатлар Зөләйхада бүген дә саклана әле, – ди Фирдинат абый.
Килен булып Салманга кайтканчы Зөләйха апа Казан дары заводы профилакториена шәфкать туташы вазифасына эшкә урнашкан була инде. Үзенең тырышлыгын, белемен күрсәтергә дә өлгерә. Тормыш коргач, аны киредән һич тә авылга җибәрәселәре килми. Егетнең үзен чакырып керткән җитәкче: “Сиңа яхшы хатын кирәк булса, без яхшы хезмәткәргә мохтаҗ. Башкалада калыгыз, бүлмә бирербез, аннары тагын да киңәерсез”, – ди. Әмма барысын да җиренә җиткереп, дөрес итеп үтәргә күнеккән Зөләйха апа да, Фирдинат абый да авылга кайтырга кирәк дип уйлыйлар. Чөнки Казан ветеринария институтының мал табиблары хәзерләүче факультетына читтә торып укырга кергән егет тә, кыз да шул һөнәрне сайлагач, син терлекләр сәламәтлеген кайгыртырга, димәк, фермада эшләргә тиеш дип саныйлар.
Хезмәт белән үткән гомер
Шулай итеп, Фирдинат абый “Салман” совхозында – мал табибы, Зөләйха апа авыл хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый.
– Ветеринар һөнәренең сәламәтлек өчен куркыныч тудырган яклары да бар. Ярты тонналы терлек янында эш итәсең. Ул сөзәргә дә, тибәргә дә мөмкин, йогыш иярү куркынычы да бар. Хәзер хезмәт елларында зур бәла-казаларга юлыкмадым, – дип шатланам. Ә аякны имгәтү, кабыргалар сыну кебек күңелсезлекләрне зурлап искә алмыйбыз инде. Шул юнәлеш буенча һөнәр алып та, эшләп китә алмаучылар бар. 40 елдан артык – 25 ел үз совхозыбызда, 17 ел ветеринария берләшмәсендә үз һөнәрем буенча эшләдем, туып үскән районымда хезмәт иттем. Моның белән горурлана алам, – ди Фирдинат абый.
Зөләйха апа да шәфкать туташы вазифасын җиренә җиткереп, намус белән башкара. Кирәк икән, сүзен дә әйтә ала, тыңлата да белә. Хакимияттәгеләр дә моны күрә, нәтиҗәдә ул авыл советы җитәкчесе итеп билгеләнә. Авыл советының җиде авылны берләштергән, ә халыкның үз төбәгендә күпләп яшәгән вакыты.
– Хәтта мәктәпкә кирәк-ярак алу өчен акча да авыл советы бюджетыннан бүленә иде. Ул вакытта җиде авылда алты мәктәп, һәрберсендә вакытында булырга, эшне тәртипләп алып барырга кирәк. Шулай да иң авыры авылларга газ кертү еллары булды. Халыктан акча җыю да безнең өстә иде, хәтта мәктәп, клуб проектлары белән дә үзебез йөрдек. Көнгә ике тапкыр Казанга попутка белән барып кайткан вакытлар да булды, – ди Зөләйха апа, эшләгән елларын искә алып.
Озак еллар тырышып эшләгән Фирдинат Мансур улы ТР Министрлар кабинетының, Россия Федерациясе Министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары, Зөләйха Габбас кызы ТР Дәүләт советы рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
Алма агачыннан ерак төшми, дип әйтәләр. Зөләйха апа белән Фирдинат абый Мәхмүтовлар тәрбияләп үстергән Альберт һәм Алия – ата-ана горурланырлык балалар. Альберт Казан педагогика институтының биология факультетын тәмамлый. Салман мәктәбенә эшкә кайта. Бер-ике елдан аны уку йортының директоры итеп билгелиләр. Бүген дә ул шул вазифаны башкара. Үзе дә гаиләле булып, хатыны Фәридә белән өч бала үстерәләр. Кызлары Алия исә Казанның “ТИСБИ” идарә университетын тәмамлый. Ул да тормышка чыккан, ике баласы үсеп килә.
Балаларга әти-әни үрнәк
Башкаларга үрнәк булырдай бәхетле гаиләне ничек корырга, яшьлектәге мәхәббәтне гомер буе ничек сакларга? Балалар тәртипле булсыннар өчен нишләргә?
– Безнең туй көнендә кулга-кул тотынышып төшкән фотосурәтебез бар. Менә шулай гомер буе бер-беребезгә терәк булып, ярдәм итешеп яшибез. Гаиләнең нигезендә ярату булса, якын кешеңә авыр сүз әйтә алмыйсың. Ачу килгәндә, дәшми калырга тырышасың. Аннары шулай үтеп китә ул. Алиянең туенда Альберт: “Матур яшисегез килсә, әти белән әнидән үрнәк алыгыз”, – диде. Мин шуны ишетеп, бик сөендем. Бу сүзләр балабыздан безгә зур бәя, – ди Зөләйха апа.
Фирдинат Мансур улы әле бүгенге көндә дә хезмәттә. Ул хәзер район үзәгендәге Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте филиалында ветеринария белгечлеге буенча студентларга белем бирә. Белем көнендә үткән тантаналы чарада көллият директоры Эльвира Нуруллина Фердинат абыйны мәйданга чакырып, олуг юбилее – 70 яшь тулуы белән котлады. “Әле озак еллар белем бирергә булсын”, – дип теләде. “Шундый җылы сүзләрне ишеткәч, ничек каршы киләсең инде, – ди мөгаллим. – Яңа уку елында да җиң сызганып эшне башларга туры килде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев