Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгизәр Гатауллин: “Быел ялкауларның гына балы булмады”

Илгизәр Гатауллин ике дистә елга якын умартачылык белән шөгыльләнә. Ул Апакта туып үскән.

  Юридик белем алгач, хәрби хезмәткәр буларак лаеклы ялга киткәнче Ульяновск өлкәсендә хезмәт итә. Әле ул иллесен дә тутырмаган ир-егет, хәрбиләр бит иртә лаеклы ялга чыгалар.

Илгизәр белән без районда узган бер ярминкәдә танышкан идек. Мин гадәттәгечә анардан сатуга нинди баллар алып чыгуы белән кызыксындым. Ә ул төрле зурлыктагы савытларга салынган сары, көрән төстәге баллары турында шулкадәр мавыгып сөйләп китте. Шунда без аның умарталыгында очрашып, иркенләп сөйләшергә сүз куештык.

Илгизәр гомеренең күп өлешен Димитровград шәһәрендә яшәгән. Шәһәрдә торып ничек умартачы булып киткән соң?

 

Шәкерте остазын уздырган

Көннәрдән бер көнне Илгизәрнең Дима исемле дусты:

–Минем әти күп умарта тота. Син аңа яз көнне булыша алмасыңмы?–дип сорый.

Шулай Илгизәр Александр Шадскийга ялларында умарта караша башлый. Ә ул бик тәҗрибәле, оста умартачы була. Бар белгәнен Илгизәргә өйрәтә, күрсәтә, аңлата. Умартачылык ул шундый шөгыль, аның турында күбрәк белгән саен ул кызыклырак, мавыктыргычрак. Кыскасы, сер тулы бер дөнья  ул кортлар тормышы.

Теләгән һәр кеше умартачы булып китә аламы соң? Юк, минемчә. Бердән умартачылык пөхтәлекне, хезмәткә батыр булганны, күп вакытын шул шөгыль белән үткәрергә әзерләрне генә үз итә.

Өч ел дәвамында Илгизәр иртә яздан башлап кара көзгә чаклы умартачыга ярдәм итә. Көннәрнең берсендә аңа остазы болай ди: “Илгизәр, син инде умартачылык белән бик мавыгып өйрәндең. Кайбер нәрсәләрне миннән дә артык беләсең. Мин сиңа өч оя умарта бирәм. Әйдә, мөстәкыйль үзең шөгыльләнә башла”, ди.

Шулай итеп Илгизәр Димитровград шәһәре янындагы йортында умартачылык кәсебенә кереп чума.

 

Яратып “кулак” дигәннәр

Апакта туып-үскән егет шәһәр тормышы белән генә яшиме инде. Ул шәһәр янындагы өйдә гаиләсе белән яшәгәндә 2-3 баш мөгезле эре терлек, унлап бозау, утызлап сарык асрый, йөзләгән кош-корт үстерә. Бу хезмәткә тагын умартачылыгы да “кушыла”. Авыл халкының да тырыш егеткә йомышы еш төшә. Ярдәмчел Илгизәрне алар яратып “кулак” дип атыйлар. Дөрес, Ульяновск өлкәсендә авыл хуҗалыгы бездәге кебек алда түгел. Димәк, умарталарга карабодай, күпьеллык үлән, көнбагыш культураларыннан бал җыю чикләнгән.

Илгизәр туган ягы Татарстанга кайткан саен, “Эх, умарталарны биредә урнаштырсаң аларга җәннәт булыр иде”–дип хыяллана.

Хәрби хезмәттән лаеклы ялга киткәч аның буш вакыты күбәя. Ул күптәнге хыялын тормышка ашыру теләге белән район башлыгы Александр Никошинга кабул итүгә языла. Илгизәр ул көнне искә төшереп болай сөйли:

–Апак авылында умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирә алмассызмы икән? Миңа ташландык участок та ярый,–дип әйттем башлыкка. Ә ул, ышанасызмы, өстәле артыннан торып миңа кул бирде һәм без авылга шәһәрдән кайтып фермерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләрне хуплыйбыз”–дип кулны кысты. Әле “Сайлаган җирегезне рәсмиләштергәндә сораулар туса миңа керерсез”, диде.

Ике-өч ай дигәндә Илгизәргә авыл кырыендагы җир биләмәсен рәсмиләштереп биргәннәр. Дөрес, ул участокны өрәңге баскан була. Аны тамыры белән чистартып, иркен умартачылык биләмәсе итеп ясаганнар. Район электр челтәрләре оешмасына ут кертергә гариза да яза. Алар исә озакка сузмыйча, баганалар утыртып электр чыбыклары тартып киткәннәр. Илгизәр авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага да бик рәхмәтле. Нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә булышырга тырыша, ди. Шулай итеп Апак авылы кырыенда Илгизәрнең 40 оялы умарталыгы тулы куәткә эшли башлый. Биредә инде хәзер умартачы өе, башка корылмалары бар. Анда мең дә бер төрле эш коралы, бал, балавыз, башкасы саклана.

 

Агропром безгә, без аңа булышабыз

Илгизәрнең умартачылык буенча остазы “Балны хәрәкәттә бусаң гына күп аласың” дигән булган. Шуңа да ул җиңел машинага таккан прицебына төяп аларны болыннарга, аланнарга, кырларга алып чыга.

–Татарстанда шунысы яхшы карабодай, көнбагыш, рапс чәчелә. Бу инде умарталар өчен рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирә,–ди Илгизәр.

Ә үзе “Хузангай” җәмгыяте баш агрономы Юрий Льдинов белән нык элемтәдә тора икән. Юрий Федорович алдан ук кайсы кырларда карабодай чәчеләсен әйтеп куя. Илгизәргә  кыр уртасына умарталарын урнаштырырга урын калдыра. Шулай итеп умарта кортлары карабодайны серкәләндерә, яхшы уңышка нигез тудыра, үзләре файдалы бал туплыйлар.

 

“Ульяновск умартачылары ял итә”

Карабодай балы ул, юкәнеке сыман, бер башка өстен йөри. Сорау зур булгач аның бәясе дә кыйммәтрәк. Илгизәр еш кына Димитровград базарына барып сата балларын. Ул барган көнне халыкның күпчелеге аның сәүдә өстәле янында була. Ә Ульяновск умартачылары исә елмаеп “без бүген ял итәбез” диләр икән аңа карап. Ульяновск ягында карабодай балы бөтенләй диярлек юк. Чөнки ул культура анда бик аз чәчелә.

Илгизәр район халкына бик рәхмәтле. “Кыр уртасында умарта оялары, тукыма палатка, бал куу җиһазлары көн-төн ята, шуңа беркем тими”, ди. –Гомумән, Әлки халкы безнең әдәпле, намуслы. Читтә күп яшәгән саен шуңа күбрәк инана барасың,–ди ул.

Илгизәр җәйләрен биредә уздырса да, кышларын Димитровградка китә. Ул анда тамыр җибәргән бит инде. Кыш буе ул үз төзелеш бригадасы белән фатирларга евроремонт ясый. Аз гына буш вакыты булды исә, умарталарына рамнар, оялар эшләп куя. Төзелеш җиһазлары кул астында бит...

 

Безгә умарталардан өйрәнәсе

Илгизәр умарталар дөньясын шактый белгән, аңлаган кеше инде ул хәзер. Алар бер дәүләт кебек яшиләр икән. Нәкъ кешеләрдәге кебек анда да җитәкчеләр, карар кабул итүче төркем, бездәгечә әйтсәк депутатлар, сенаторлар бар.

Умарталар үзләренә һөҗүм иткән бөҗәкләргә хәйран акыллы җавап бирә алалар. Әйтик, урманнан разведкага берәр чит корт умарта оясына килсә –аны башта эчкә үткәрәләр. Аннан инде кире китеп башкаларны ияртеп килмәсен өчен өер уртасына алып кыздырып оча алмаслык хәлдә калдыралар.

Умарталар ялкау кортларны ояга кертмиләр. Картаеп хәлсезләнгән анага яңасын алмашка хәзерлиләр. Беркайчан да күршедәге корт башка ояга керә алмый. Ишек төбендәге сак үткәрми читләрне.

Умарталар хәйран эшчән. Аларда һәр хезмәт бүленгән. Анда ялкауларга урын юк. Чисталык – аларның нигездә ята. Яз айлары ояны әйбәтләп юып умартаны урнаштырсаң, шунда ук кәефләре яхшыра, хәрәкәтләре җанлана икән.

Умарталар хушбуйны, бигрәк тә исерткеч исен яратмыйлар.

Илгизәр үзенең умарталарын тынычлар ди. Үзе ялан кул, битлексез эшли. Янына берәр авылдашы спиртлы эчемлек кулланып килсә, шунда ук кортлары аңа ябырылалар икән.

 

Юмарт бул

Илгизәр бал кортлары юмарт хуҗасын ярата төшә, дип саный. Кайбер умартачылар җәй ахырында балны

 “кышкыга үзләренә җыялар әле” дип тулысы белән суыртып алалар. Ә Илгизәр һәр ояда кышкыга 20-30 килограмм бал калдыра. Ә җәй ахырында җыелган бал сыйфатлы түгел, тиз кристаллаша, катып китүчән була.

Илгизәрнең бал кортлары ачык һавада кыш чыга. Азыклары мул булса умарталар туңмый, ди ул. Ә инде март аендагы беренче кояшлы көннәрдә кортлар очып, яңа сезонга хәзерләнә башлый. Бал чорында инде куәтле көч туплап эшкә керешә.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев