Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Сәлахиев: «Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм!»

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Барыгызны да бөек, изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм!

Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән мөэминнәр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” («Бәкарә» сүрәсе, 183 аять).

Быел 11 нче мартта уразаның беренче көне, 10 нчы мартта мәчетләребездә беренче тәравих намазы укылачак. Рамазан аен чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне файдалы итеп үткәрик. Рамазан ае безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакьләндерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын.
Раббыбыз Аллаһы һәрбарчабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшик. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Ирек хәзрәт Сәлахиев, Әлки районы имам-мөхтәсибе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев