Иске Әнҗерә авылындагы Мөршидә һәм Радик Шәйдуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр
Бик сирәк парларга гына 60 ел бергә гомер итү насыйп була.
Без 2024 елның 2 гыйнварында менә шул еллар бергә яшәүләрен раслап, бриллиант туе дип аталган матур гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче гаилә – Иске Әнҗерә авылындагы Мөршидә һәм Радик Шәйдуллиннар белән таныштык.
Дуслыктан – мәхәббәткә
Безнең язма каһарманнары икесе дә бер авылда – Иске Әнҗерәдә туып үскәннәр. Радик күптән ошатып йөргән кызы янына килеп сүз ката алмый шактый йөри әле. Башта егет белән кыз дуслар булсалар, берничә елдан яшьләр йөрәгендә бер-берсенә карата мәхәббәт ялкыны кабына.
Армия хезмәте – егетләр тормышындагы иң мөһим вакыйга. Бу мәктәпне һәрбер ир-егет үтәргә тиеш. 1959 елда 16 яшьлек Мөршидә дә сөйгән ярын хәрби хезмәткә озата.
– Өч ел ул – озак вакыт, әмма ул миңа: “Көтәчәкмен!” – дип вәгъдә бирде, – дип горурланып сөйли гаилә башлыгы Радик абый. – Озатканда, Мөршидә миңа үзе чиккән кулъяулыгын бирде. Яраткан кешемнең кул җылысы саклана иде анда, шуңа да ул минем өчен зур бүләк булды, аның мине, һичшиксез, көтәчәген раслый иде сыман. Ул кулъуяулык бүгенге көндә дә саклана әле.
Армия хезмәтеннән соң Радик туган авылына кайта һәм сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
Яңа гаилә корыла
Туй ул – гомергә истә калырлык вакыйга. “Ул вакытта гадәткә кергәнчә, өч көн бәйрәм иттек, – диләр ир белән хатын 1964 елдагы иң бәхетле көннәрен искә алып. – Кәләшне атларда алырга килдек. Бар авыл – туганнар, дуслар, күршеләр бәйрәм иттек. Барысы да гади генә иде, әмма бик тә күңелле булды.
Мөстәкыйль тормыш һәм югалту ачысы
Туйдан соң кайда яшәргә дип борчылмый яшьләр. Күптәнге гадәт буенча хатын ире янына күченә. Радикның әтисе – Әсәдулла Шәйдуллин сугышка китеп, әйләнеп кайтмый, аның хатыны 4 баланы ялгызы аякка бастыра.
– Каенанам бик акыллы, хәлгә керә белә торган кеше иде, – дип сөйли Мөршидә апа. – Аның белән 45 ел аралашып яшәдек. Ул һәрвакыт ярдәм итте, яңа эшкә алынганда каршы килмәде. Без аңлаша идек, яхшы мөнәсәбәтләрне саклый алдык.
Әкренләп яшьләр төп йорт янәшәсендә яңасын, үзләренекен салып чыга. Бер елдан беренче сабыйлары дөньяга килә, аннары гаиләдә тагын өч бала туа. Кызганычка, гаилә кызлары Гөлсирәне югалта, ул бик нык авырып, 18 яшендә вафат була. Баланы мәңгегә югалту ачысын кичереп буламы?
– Йөрәк авыртуны бетми, аңа бәйле хатирәләр онытылмый, – ди Мөршидә апа. – Кызыбыз озак авырды, аңа яман шеш билгеләмәсе куелды. Операция ясатырга да бардык, әмма аның гомерен саклап калып булмады. Баланың синнән алда вафат булуы – ата-ана өчен зур фаҗига инде ул. Кайгына басарга Аллаһыга ышану һәм хезмәт ярдәм итә.
Балачактан эшләп үсәләр
Радик Әсәдулла улы гомере буе – тракторчы, ә Мөршидә Имаметдин кызы сыер савучы булып эшли. Ул вакытта сыерларны әле кул белән савалар, ә кыш айларында моны ягылмаган салкын фермаларда эшләргә туры килә. Хайваннарны карау, тирес түгү һәм башка эшләр дә сыер савучылар җилкәсенә төшә. Радик абый да, Мөршидә апа да эшләрен һәрвакыт намус белән башкара, шуңа да алар грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән дә күп тапкыр бүләкләнә.
– Без балачактан эшләп үскән буын, – ди Радик абый. – Сугыштан соң да күп авыр елларны кичерергә туры килде. Кечкенәдән кырларда эшләдек. Сыер һәм үгез җиккән чаклар да булды. Җирне алар ярдәмендә сөрдек, печән дә ташыдык.
Үз йортыңда да хуҗалык эшләре бер туктарлык түгел: утын, азык әзерләргә кирәк, бакча да бар. Һәр эшне дә гаилә белән башкара алар, барысына да түзә, барысын да үтәп чыга ала.
Балаларын да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Ул вакыттан хәзер күп еллар узган, алар үсеп, һөнәрле булып, үз гаиләләрен дә корганнар. Бүген аларның кызлары Гөлфирә һәм уллары Рәфис – Казанда, икенче уллары Рафикъ район үзәгендә яши. Оныклар үсеп килә инде. Шәйдуллиннарның зур гаиләсе еш кына төп йортта җыела, ата-анага бар эштә дә ярдәм итә. Дәү әти белән дәү әни оныкларын бик ярата, алар белән горурлана. Алар аеруча оныклары Илсаф турында горурланып сөйләде: ул укуда да калышмый, спорт буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә икән.
– Бүген без рәхәт тормышта яшибез, – ди ир белән хатын. – Җитәкчелек авылның матурлыгы, юллар төзеклеге турында да кайгырта. Авыл өчен ут янып яшәүче якташларыбыз, Азат Мәҗитов кебек иганәчеләребез бар. Алар ярдәм иткәнгә, юлларыбыз салынган, кибет, клуб, мәчет бар. Алар барысы да эшли. Туган якларын онытмаган, шәфкатьле булганнары өчен, үзләренә рәхмәт әйтәсе килә.
Бүген дә хезмәттә
Күптәннән лаеклы ялда булуларына карамастан, Шәйдуллиннар шәхси хуҗалыкларында эшләүләрен дәвам итә: яшелчәләр үстерәләр, терлек, кош-корт асрыйлар. Яшь вакытларындагы кебек, бар эшне дә алар бергә башкара, бәхетле гаиләнең сере дә шунда, ди алар.
Без аралашканда да, гаилә башлыгы тормыш иптәше турында кайгыртып, аның сәламәтлеге өчен борчылып сөйләште. Күренеп тора: бергә узган еллар аларны тагын да якынайткан.
Бергә яшәүнең 60 еллыгы ул – гаилә тормышындагы бик зур, мөһим вакыйга. Беләбез: сирәкләр генә мондый көнне бәйрәм итә ала.
– Хәзер яшьләр горур, алар юл куеша белми. Ирем кызып киткәндә, мин, мәсәлән, дәшми калам. Кирәкмәгәнгә, нигә талашырга? – ди Мөршидә Имаметдин кызы.
Ир белән хатынның гаилә коруларының 60 еллыгын үткәрүләре ул – зур бәхет. Ул мәхәббәт, акыл белән яшәү, аңлашу үрнәге.
Башкаларга үрнәк булырдай бу гаиләгә чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев