Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Чаллы авылыннан Фаикъ Сибатов Суслонгерга эләгә

Илебездә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә йорт та калмый. Билгеле, безнең районда, авылларыбызда да шул ук хәл була...

Иске Чаллы авылында яшәүче Рәгыйп абый Сибатовның әтисе, олы яшьтә булганлыктан, сугышка алынмый. Әмма фронтка гаиләдәге олы ул – 18 яшьлек Фаикъ китә һәм, әти-әнисенең гомерлек йөрәк әрнүе булып, сугыш кырында ятып кала... Батырның һәлак булган урыны билгесез, кабере юк. Якыннарга аның “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазе генә килә.

 

“Гомерең кыска икән, тиз үлем бир...”

Рәгыйп Сәхип улы абыйсының якыннар-туганнар белән саубуллашып, туган илне якларга дип өйдән чыгып киткән көнне яхшы хәтерли.

  • Абыем Фаикъ 25 нче елгы иде. 18 яшьлек егетләр авылда алтау.  Аларның кайсы елның башында, икенчесе ахырдарак туган. Фаикъка әле 18  яше декабрьдә  генә туларга тиеш. Ә монда әле елның башы гына. Билгеле, туган көннәргә игътибар итү юк. Чөнки сугыш кыса, фронтка солдатлар кирәк.  Егетләрнең Казанга барысын бергә җыеп җибәрәләр. Ат белән, башка транспорт юк. Хәрби комиссариаттан үзләрен бер кеше озата бара, дип сүзен башлады ул, әлеге көнне искә алып.

Рәгыйп абыйның әтисе Сәхип, Бөек Ватан сугышына алынмаса да, фронтны, аның бар аянычын, вәхшилеген күргән кеше була. Ул илне Беренче Бөтендөнья сугышында яклый, анда әсирлеккә эләгә һәм күп тапкырлар гомере кыл өстендә калуга карамастан, исән-сау әйләнеп кайтуга ирешә. Сугыша озатканда, ул улына, үз тәҗрибәсеннән чыгып, теләкләрен җиткерә.

  • Я Ходаем, яралансаң җиңел савыга торганы булсын, гомерең кыска икән, тиз үлем бир. Яшәргә язган икән, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп ит, – ди ул, сугышка китәргә әзерләнгән улына.

Ана гына иренең мондый теләкләрен аңламый. “Ни сөйлисең син, улыңа нигә үлем телисең”, – дип, әрләп тә ала ул аны.  Әмма элеккеге солдат һәр сүзен төптән уйлап әйтә:

  • Мин сугышта булган кеше. Беләм аның нәрсә икәнлеген. Снаряд солдатның корсагын ерып ыргыта. Әмма ул үлми, кычкыра: “Атыгыз мине”, дип, күзгә карап ялвара. Күрәсең: аның терелергә бернинди өмете юк, әмма атарга да кул күтәрелми.

 

Ике тапкыр саубуллашканнар

 

Ата-ана, туганнар, елашып, Фаикъны сугышка озата. Әмма аның белән әле тагын бер саубуллашырга туры килә. Әйтерсең лә башка күрешмәүне искәртеп, егетне күреп калу өчен, тагын бер мөмкинлек бирелә…

 

“Абыйларны озаттык. Кич утырабыз. Шунда шак-шок ишек шакыйлар. “Кем булыр бу”, – дибез. Вәт, абый кайтып кермәсенме! Шулкадәр зурлап озаткан идек үзен югыйсә.

  • Ник кайттың? ди әти-әни. Әти, командирлар белән сөйләштек. Иртәгә алар барысы да Казанга Базарлы Матактан китәләр. Ә без, авылдагы солдат егетләр, турытын гына Ромоданга чыгабыз.

Шулай итеп, иртән абыйларны тагын бер тапкыр елашып озаттык”, – ди Рәгыйп абый.

 

Соңгы хат – “Хәбәрсез югалды” хәбәре

 

Фаикъ башта Суслонгерга эләгә. Әлеге солдатларны өйрәтү өчен уйланылган лагерьның немецлар концлагеры белән тиңләшерлек  урынга әйләнүе хакында хәзер күпләр белә. Яшь солдатка да иң элек андагы авырлыклар белән очрашырга, ачлыкның яман тәмен татырга туры килә.

  • Зур апа лагерьга ике тапкыр барды. Чемодан тутырып ризык итте. Абый һәм аның иптәшләре, андагы мәсхәрәләргә түзә алмагач, сугышка үз ихтыяры белән китәргә теләк белдереп, гариза яза, ди бу хакта әңгәмәдәшем.

 Фаикътан башта бер-бер артлы хатлар килә. “Яхшы ашаталар, өйрәтәләр. Снайпер булачакмын. Минем өчен кайгырмагыз, барысы да яхшы”, – дип. “Озакламый сугышка кертерләр”, – дигән хәбәре дә килә. Аннары гаилә солдатның яралануын белә.

“Мин госпитальдә. Пуля, бәхеткә сөяккә тимәгән, мускулны үтәли тишеп кенә чыккан”, – дип яза ул.

Бер ай дәвалангач, солдатны  минометчик итеп билгелиләр. Гаилә тагын бер хат ала. “Днепрны кичәргә торабыз. Аргы якка исән-сау чыга алсам, сезгә язармын”, – ди ул. Хәрби хезмәткәрнең якыннарына юллаган соңгы хәбәре, актык хаты була ул. Егет ничек һәлак булган, кайда җирләнгән – якыннар ул хакта берни белми. Бар сорауларны ачык калдырып, “Хәбәрсез югалды” хәбәре генә алына.

Улын сугышка озаткан ана: “Туган көне гыйнварда булса, әле тагын бер елга калыр иде... Әтисе, син дә теләк тели белмәдең”, – дип, гомере буе өзгәләнә...

 

“Эскерт тулмыйча, беркем кайтмый”

 

Рәгыйп абый Сибатов үзе – сугыш чоры баласы.  1941 елда ул бары 8 яшен тутыра. Беләбез: дүрт елга сузылган сугыш чорында балаларга да зурлар эшен башкарырга туры килә. Әмма Бөек Җиңүдән соң да әле хәрби таләпләр кала, илне торгызуда яшүсмерләргә катнашырга туры килә. Әңгәмәдәшем шул елларның бер көнен искә алып, түбәндәгеләрне сөйләде:

 

“Миңа 14 яшь. Печән, утын әзерләү һәм тагын башка бик күп эшләр миңа йөкләнгән. Кырда тулы куәтенә уңыш җыю эше бар. Хатын-кызлар игенне урак белән ура, эскертләр куя. Билгеле, өлгермиләр. Шуңа да бригадирлар һәм колхоз рәисе минем кебек яшүсмерләргә мөрәҗәгать итә. “Кемнәрнең арбасы һәм җигелергә өйрәтелгән сыеры бар, ярдәм итегез, төнлә көлтәләрне эскерткә ташырга чыгыгыз”, – ди.

Ә безнең  таза гына аклы-каралы сыерыбыз бар. Мин аны ат урынына җигеп, төрле эшләрне башкарам. Шуңа да ризалаштым. Өстәвенә, бер көлтәне, арбага салып, өйгә алып кайтырга ярый: килешенгән икән. Бу бит 2 кг арыш дигән сүз!  Югыйсә көн буе эшләгән өчен, 0,4 кг гына бөртек бирәләр бит... Көн буе печән чабуыма, кипкәнен җыюыма карамастан, мин сыерым Зорька белән төнге эшкә кузгалдым.

 

Менә арбама көлтәләрне төяп, эскерткә киттем. Аны әле сала гына башлаганнар. Башта Кадыйр абый тора. Ул безгә кая, ничек ыргытасын күрсәтә. Кушылганны җиңел генә үтәп, янә көлтә өемчекләре янына китәм.

 

Күктә ярымай күренә. Яңгыр булачагын искәртеп, болытлар куера, караңгыланып та килә. Сыерга бераз печән бирдем, шунсыз булмый. Ул ат түгел, ашамыйча эшләргә теләми. Тагын көлтәләрне төядем һәм салам өстенә ятып эскерткә таба киттем. Табигать белән сокланып ятып барам. Яңа чабылган саламнан хуш ис бөркелә, сыер да акрын гына алга атлый, ә күз үзеннән-үзе йомыла... Күпмедер баргач, сыерның нәрсәгәдер бәрелеп, “пошкырып” куюыннан уянып киттем. Йә Хода, өебез ишегалдына кайтканбыз. Сыер кечкенә капкадан керергә теләп, бәрелгән икән! Тавышка әни дә йөгереп чыкты да мине әрли башлады:

  • Бар, хәзер үк кире илт! Нәселебезгә тап төшерергә уйладыңмы әллә! Авылдашыбыз Хәятне 6-5 кг арыш өчен 5 елга төрмәгә утыртуларын оныттыңмы! Йокыга киткәнмен, ялгыш кйттым, дип акланам. – Хәзер китәм, әни, апа су гына алып чыксын әле, бик сусадым!

Әни күздән югалуга: “Мондый хәл булган икән инде дип, бераз саламны калдырырга кирәк. Гөнаһысын сыер белән бүлешербез. Печәнлекнең түбәсе тишелгән, яңгыр ява, шуны ямармын”, – дим һәм  биш көлтәне абзарга кертәм.

Аннары тизрәк арба җигелгән сыерымны кырга алып китәм. Бераз баргач, каршыма авылдашыбызы Рафикъ очрады. Тукталдым.

  • Нигә көлтәләреңне кире алып барасың? ди бу. Тулы арба белән авылга кереп киткәнеңне күрдем бит. Йокыга киткәнмен. Шулай өйгә кайтырга, мин җүләр түгел бит...

Эскерткә киттем. Анда да Кадыйр абый мине әрләп каршы алды:

  • Шайтан малай, кая югалдың? Эскертне бит төгәлләргә кирәк. Әнә, болытларга кара, яңгыр явуы да бар. Мин бит атта түгел. Әнә камыт өзелде, аны җайлаганчы күпме вакыт узды… Ярар, көлтәләреңне ташла да кит. Эскерт тулмыйча, беркем кайтмый... 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев