Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкъбәров: «Узган елда шатлыклы яңалыклар күп булды»
Иске Камка авыл җирлегенә өч авыл карый: Иске Камка, Яңа Камка, Карамалы. Аларда яшәүче халыкның берләштерелгән җыены Иске Камка мәдәният йортында узды.
Фойеда авыл халкы җитештергән азык- төлектән матур гына күргәзмә дә оештырылган иде. Биредә каз, үрдәк, тавык, сөт һәм сөт ризыклары урын алган. Авыллар халкы җәен, йорт тутырып, кош-корт үстерә. Сыерлар саны елдан-ел кимеп барса да, иң уңганнар йортында әле дә ишле эре мөгезле терлек асрала. Әнә эремчек, каймак, май, кортны алар үзләре ясап файдалана, район үзәгендә шуларны даими сатучылар да бар биредә.
Иске Камка авыл җирлеге бик күп яктан башкаларга үрнәк куярлык. Үзара салымны халык 1 мартка кадәр тулысынча тапшырып куя. Милек өчен салым җыю да биредә 100 процент үтәлә.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкъбәров узган елга йомгак ясауга багышланган чыгышын да авылдашларына, һәр мәсьәләдә уртак тел табып яшәгәннәре өчен, рәхмәтләр җиткерүдән башлады.
Җирлектәге авылларда яши торган 131 йорт калган, аларда 245 кеше яши. Хезмәт белән тәэмин итүгә килгәндә, 33 кеше бюджет оешмаларында эшли, 18 кеше “КШ-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя. Унберәү – үзмәшгульлек белән шөгыльләнә.
Иске Камкада берара балалар бакчасы ябылып торды. Фәргать Әкъбәров, күп көч куеп булса да, бакчаны янә эшләтүгә ирешә алды. Хәзер анда 8 сабый мәктәпкәчә белем һәм тәрбия ала. 2024 елда бер бала дөньяга килгән, 4 үлем теркәлгән.
Фәргать Әсхатович махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим ярдәм күрсәткән авыллар халкына ихлас рәхмәтләр җиткерде:
– Без авылдашлар группасына ярдәм җыелу хакында хәбәр бирүгә, бик күпләрегез шунда ук җылы киемнәр, азык-төлек, акча китерә башлыйсыз. Өлешчә мобилизация чорында Карамалы авылы егете Хәлим Нуретдинов сугышка алынган иде. Хәзер ул яраланган хәлдә госпитальдә ята. Аңа тизрәк савыгуын телибез. Шул ук авылдан былтыр 15 июльдә Айрат Фәрдиев, контракт төзеп, хәрби хезмәткә киткән иде. Кызганыч, Айрат Мидхәт улын 26 нчы декабрьдә җирләдек. Базарлы Матакта яшәгән, сугышта катнашып, батырларча һәлак булган Салават Габделәхәт улы Сәгутдиновны да, олы хәрби хөрмәт күрсәтеп, Иске Камка зиратында җирләдек, – дип сөйләп китте ул.
Иске Камка авыл җирлегендә халыкны ел әйләнәсе даими диярлек су белән тәэмин итәләр. Монда урамда янган ут лампочкалары да тиз алыштырыла. Һәр елны авыл эчендәге юллар ремонтлана, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданнар ясала. Иске һәм Яңа Камкада үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга обелисклар яңартылган. Ә Карамалыда Илдар Гәрәев, Газинур Шакиров ярдәме белән Җиңүнең 80 еллыгына обелиск төзекләндерү эше бетеп килә.
Фәргать Әкъбәров, 2024 елда шатлыклы яңалыклар да күп булды, ди. Аларга район башлыгы Александр Никошин ярдәме белән республика гранты нигезендә яңа автомобиль һәм трактор бирелгән.
Агымдагы елда исә Иске Камкада модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк икән.
Төп докладны тулыландырып, Карамалы китапханәчесе Гөлчәчәк Билалова чыгыш ясады.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов халыктан: “Җирлек башкарма комитеты эшен ничек бәялисез?”, – дип сорагач, Яңа Камкадан Асия Мөхәммәтҗанова, басып:
– Фәргать Әкъбәров безнең кечкенә авылны да бик кайгыртып эшли. Суга өзеклек юк, юлларыбыз һәрчак ачкан. Аңа рәхмәтләр әйтеп, сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлы эшләр генә юлдаш булуын телибез, – диде.
Аңа башкалар да кушылды.
Җыенда 35 ел дәвамында авыл җирлеге башкарма комитетында сәркатип хезмәтен бар күңелен биреп башкарган Зәйтүнә Сәгыйровага, авыл тормышында актив катнашкан Нурия Мисбаховага, Нәкыя Шәйхетдиновага район башлыгы Александр Никошин имза куйган Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Юбилейлары, күп сөт тапшырганнары өчен дә бүләкләнүчеләр булды. Раил Шәйхетдинов һәм Илшат Шакировка, авыллар юлларын карап торганнары өчен, каты итеп кул чаптылар, бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев