Иске Матак җирлеген җитәкләүче Ольга Гуляевага авыл халкының өмете зур
Иске Матак авыл җирлеге 6 торак пунктны берләштерә. Биредә халык җыеннары өч авылда узды.
Шуның икесендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Димәк, халык республика җитәкчелегенә үз сорау-гозерләрен турыдан-туры җиткерә алды.
Иске Матакта узган ел җирлек башлыгы алышынды. Биредә ноябрь аеннан әлеге җаваплы вазыйфаны җитәкче буларак тәҗрибә туплаган Ольга Гуляева башкара. Ул өч авылда да җирлекнең еллык эшенә хисап тотты, агымдагысына алга куелган бурычлар белән таныштырды.
Иске Матак, Югары Матак, Абдул Салман, Чуаш Шәпкәсе, Татар Шәпкәсе һәм Яңа Сихтермә авылларын берләштергән җирлектә 284 йортта 799 кеше яши. Былтыр монда 3 бала туган, 12 кеше вафат булган.
Биредә 275 баш мөгезле эре терлек асралса, шуның 175е – сыерлар. Күп җирлектә савым сыерлары кимегән вакытта, монда аның баш санын саклый алганнар. Хәтта көтүлекләре 4 сыерга арткан да әле.
Хезмәт яшендәге халыкның күпчелеге, ә алар 522 кеше, “Хузангай” җәмгыятендә (45 кеше), “Кызыл Шәрык-Агро”да (29 кеше) эшли. Бюджет оешмаларында 62 кеше хезмәт урыны белән тәэмин ителгән.
Ольга Гуляева халыкка былтыр үзара салымның нинди эшләргә тотылуы хакында әйтеп узды. Халыктан 178 мең акча керсә, шуңа республикадан 712 400 сум субсидия кайткан. Акчаның күп өлеше (452 мең сумы) урам юлларын төзек тотуга, ремонтлауга, кардан чистартуга бүленгән. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итүгә 293 мең сум күчерелгән. Әйтик, Чуаш Шәпкәсендәге су башнясы ремонтына һәм насосын алыштыруга 110 мең сум киткән. Калган акча Югары Матакта су трассасын төзәтүгә, файдаланылган электр энергиясенә, операторга хезмәт хакы түләүгә тотылган.
Шулай ук үзара салым акчасына вак таш (98 мең сумга) сатып алынган, чүп контейнерлары өчен 11 берәмлек мәйданчык ясалган (63605 сум).
Иске Матакның үзендә соңгы берничә елда күп кенә социаль объектлар ремонтланды, яңалары төзелде. Әйтик, мәктәп һәм балалар бакчасы биналарына капиталь ремонтлар үткәрелде. Күп функцияле үзәк төзелде. Анда мәдәният йорты, китапханә урнашкан. Янәшәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Авылларда халыкка сәүдә хезмәте күрсәтелә. Кая кибетләр юк, ул авылларга атнага ике көн автолавкалар килеп сату итә.
Җирлектә өлешчә мобилиза-цияләү чорында дүрт егетләре хәрби хезмәткә алынган. Аларның гаиләләрен авыл җирлеге үз карары белән үзара салымнардан азат иткән. Шулай ук гаиләләре судан файдаланган өчен түләмиләр, хезмәттәге егетләр өчен каты көнкүреш калдыклары өчен акча алынмый.
Ольга Гуляева: “Югары Матакта, Яңа Сихтермә бистәсендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, халыкка хәбәр итү җайланмасы урнаштырылды”, – диде. Быелга исә планнарына Иске Матакта һәм Югары Матакта зиратка юлларны төзекләндерү кертелгән. Югары Матак зираты мәйданын зурайтып, тирәсен тотып алырга уйлыйлар. Авыллардагы чүп контейнерларына мәйданчыклар ясауны дәвам итәчәкләр.
Авыллардагы җыеннарда сорау бирүчеләр дә шактый булды. Иске Матактан бер агай:
– Безнең “Кызыл Шәрык-Агро”да җидешәр гектар пай җирләребез бар. Шуңа 2шәр центнер бодай һәм бер центнер арыш кына бирәләр. Бу бик аз бит”, – диде.
“Көнбатыш Әлки“ территориаль идарәсе җитәкчесе Марс Сәгыйров: “Пай өчен күпме ашлык бирәсе безнең җитәкчеләр инвестор белән килешеп хәл итәләр. Без сезнең сорауны аларга юлларбыз”, – дип аңлатты.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та бу мәсьәлә буенча:
– Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектарга 800 сумнан да ким булмаган бәягә пай өләшергә күрсәтмә чыгарды. “Востокзернопродукт” җәмгыятенә бу күрсәтмәне ничек үтәвен халыкка аңлатырга кирәк, – диде.
Югары Матакта бер ханым: “Базарлы Матак-Шәпкә юлы кайчан ремонтланыр?” – дип кызыксынды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов: “Әлеге юлны ремонтлау буенча смета документлары бар. Киләсе елдан өлешчә ремонт эшләре башланыр дигән өметтә калыйк, – диде.
– Безнең авылда футбол мәйданчыгы төзелә башлаган иде. Аның эшен быел дәвам иттелерме икән? – диде Сергей Лычников.
Руслан Морадымов:
– Районда 3 футбол кыры төзелеп бетмәгән иде. Быел алар файдалануга тапшырылыр, – диде.
Авыл советы депутаты Сергей Тихонов:
– Юеш кар яугач, юл төзүчеләр карны озак вакыт төрттерми тордылар. Нәтиҗәдә, ул бозланып, чокырлар ясап катты. Хәзер инде аны берничек тә тигезли алмыйлар. Кар яугач ук аны төрттерсеннәр иде. – дигән теләген җиткерде. Шулай ук Сергей Юрьевич яңа эшли башлаган җирлек башлыгы Ольга Гуляевага халыкның да, депутатларның да ярдәм итүләрен сорады.
– Аның тәҗрибәсе бар, теләкләре дә тормышчан, бурычларны аңлап куя, тәвәккәл кеше, – диде.
Башка авылларда да яңа җитәкчегә җаваплы вазыйфасында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев