Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Матак мәктәбендә “Алдынгылар хәрәкәте”нең башлангыч бүлеге үзләре белән таныштырды

“Алдынгылар хәрәкәте” турында күпләр белә һәм алар оештырган чараларда катнаша да. Шул ук вакытта бу хәрәкәт, аларның нинди бурычларны үтәве турында ишетмәүчеләр дә булырга мөмкин.


Ул – Россиядәге яшьләр һәм балалар хәрәкәте. Бу оешма кызыксынулар буенча дуслар табу, мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт тормыш рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм, үз ихтыярың белән яхшы гамәлләр кылу кебек юнәлешләр буенча проектларда һәм башка кызыклы һәм файдалы чараларда катнашу, аларны үзеңә оештыру мөмкинлеген бирә.   

Иске Матак мәктәбендә “Алдынгылар хәрәкәте”нең башлангыч бүлеге үзләре белән таныштырды, эш-гамәлләре турында сөйләде. Очрашуда район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул мондый чаралар үтүенә һәрвакыт шат булуын ассызыклады. 

–    Мәктәптә белем бирү һәм җәмгыяви әһәмиятле эшчәнлектә дә ныклы гадәтләр урнашып килә. Мәктәп тарихында горурланырлык сәбәпләр күп. Укучылар төрле ярышларда, бәйге һәм олимпиадаларда даими җиңүләр яулый. Ышанам, алга таба да шулай булыр. Чөнки җәмгыяви эшчәнлек өчен безнең алда яңа мөмкинлекләр ачыла бара, – дип билгеләп үтте район башлыгы. 

Бу башлангыч бүлек 2023 елның 18 сентябрендә ачылды. Ул балалар һәм яшьләрне Россиядәге рухи һәм әхлакый кыйммәтләр нигезендә тормышка карашларын булдыру юлы белән җәмгыятьтә тулы тормыш алып баруга әзерләүне максат итеп куя. 
Җирле бүлек советы рәисе Константин Севрикеев эшләнгән эшкә хисап тотты. Ул тулаем мәктәп тормышы турында да сөйләде. Укучылар практик тәҗрибәләре белән дә уртаклашты. Хәрәкәтнең актив әгъзалары “Тарихны саклаучылар” тамгасы белән дә бүләкләнде.  

Мәктәптә ватанпәрвәрлек тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелә. Уку атнасы Россия һәм Татарстан байракларын чыгарудан һәм гимннарын җырлау белән башлана. Хәрәкәтнең актив әгъзалары ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, гуманитар ярдәмне җыю буенча акцияләрдә катнаша, хәрби хезмәткәрләргә хатлар һәм откырткалар яза, МХОда катнашучылар белән очрашулар үткәрә. 

“Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр” – төп юнәлешләрнең берсе, шуңа да хәрәкәтнең актив әгъзалары укучыларның “Аталан” дип исемләнгән милли-мәгариф форумында, “Туган телдә диктант” акциясендә катнашалар. 9 нчы сыйныф укучысы Антон Салюков чуаш теле һәм әдәбияты буенча укучылар арасында үткәрелгән республика олимпиадасында призер була. Ул шулай ук фәнни-эзләнү конференциясендә, туган авылы Югары Матак тарихы проекты белән чыгыш ясап, лауреат дипломы белән дә бүләкләнә. 

Антон сүзләренә караганда, үткәннәрне өйрәнү туган як турында белемнәрне арттыруга китерә, туган ягыңны ярату, аның белән кызыксыну хисләре тудыра, үткән һәм бүгенге арасында бәйләнешне аңларга ярдәм итә, мәдәни ядкарьләргә – сакчыл, ә әйләнә-тирә кешеләргә карата игътибарлы караш үстерүгә этәрә. 

“Алдынгылар хәрәкәте” бүлеге үсә бара, башка балалар да, кызыксынулары туган зурлар да аның әгъзасы була. 

“Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге рәисе Анна Вассунова, Россия күләмендәге хәрәкәттә катнашулары, туган ягы һәм андагы кешеләренә карата яхшы гамәлләр кылулары өчен, мәктәп укучыларына рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев