Иске Матакның авылы «Бердәм Россия» партиясе башлангыч оешмасы - бәйге финалисты
“Безнең бурыч – ирешкән уңышларны саклау, киләчәктә дә тотрыклы рәвештә үсештә булу”.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлки җирле бүлеге 1424 кешедән торган 27 башлангыч оешманы берләштерә. 2023 елда партиягә 56 әгъза алынган.
Вакыйгалар үзәгендә
Партиянең җирле бүлеге һәрвакыт әһәмиятле вакыйгалар үзәгендә кайный, аларда әйдәп баручы рольне уйный. Ул федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге партия проектлары кысасында зур игътибарны бирүен дәвам итә. Әлеге юнәлештә район Советындагы сәяси партиянең депутатлар фракциясе дә актив эшчәнлеген алып бара. Алар халык белән очрашу, сайлаучыларның наказларын үтәү, кешеләрне кабул итү кебек чараларда катнаша, район кешеләре белән даими элемтәдә тора.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирлекләрдәге депутатлар төркемнәре дә халык белән тыгыз элемтәдә торып эш итә. Алар авыл кешеләре белән аралаша, фикерләре белән кызыксына, тәкъдимнәрен игътибарга ала һәм сайлаулар вакытында гына түгел, ә көндәлек эшчәнлектә дә төрле сораулар буенча эш планын билгели.
Халыкны кабул итү
2023 елда 159 тапкыр халыкны кабул итү оештырылган, төрле сораулар буенча 305 әлкиле мөрәҗәгать иткән, 201 сорау уңай хәл ителгән, ә 104 е буенча тиешле киңәшләр бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалыкка, социаль яклауга кагыла.
Авыл кешеләренә аларны борчыган сораулары буенча нигезле ярдәм Бушлай хокуки ярдәм көнендә прокурор, нотариус һәм адвокат катнашында оештырыла.
2022 елның 11 сентябрендә 8 бер мандатлы сайлау округларында вәкиллекле органнарга депутатларны өстәмә сайлаулар узды. 6 округта “Бердәм Россия”дән депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде. Бар кандидатлар да депутатлар итеп сайланды.
Гуманитар ярдәм
Башлангыч оешмаларның сәркатипләре, “Бердәм Россия” партиясе депутатлары, безнең сугышчылар, ДНР һәм ЛНРда яшәүче халыкка гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Махсус хәрби операция башланганнан бирле район кешеләре барлыгы 8 миллион 700 мең сумга 63 тоннадан артык гуманитар йөк җыеп озатты. Шул исәптән 25 тонна гуманитар ярдәм Лисичанскка илтеп җиткерелде.
Мобилизацияләнгән кешеләрнең һәр гаиләсенә дә депутатлар беркетелде, алар әлеге гаиләләрнең даими рәвештә хәлләрен белә.
Башлангыч оешмаларның сәркатипләре мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән килгән мөрәҗәгатьләрен оператив эшкәртү буенча эшне оештыра, шулай ук азык-төлек тупланмалары, печән, ашлык, утын белән, шифаханәләргә юлламалар алырга, җылылыкны җайлау буенча ярдәм итә. Районда балалары Россиянең башка төбәкләреннән мобилизацияләнгән гаиләләр дә бар. Алар да бердәм россиялеләр игътибарында.
Иске Матак – бәйге финалисты
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан ел саен өч республика бәйгесе игълан ителә: партиянең эше яхшы оештырылган башлангыч оешмасы, эше яхшы оештырылган депутатлар төркеме, эше яхшы оештырылган депутатлар фракциясе. Өч бәйгедә дә Әлки бердәм россиялеләре финалга чыкты. Иске Матакның башлангыч оешмасы “Иң яхшы башлангыч оешма” бәйгесендә икенче урынны яулады.
9 декабрьдә Казанда “Бердәм Россия”нең төбәк бүлегендә 35 нче конференция үтте, анда Иске Матакның беренчел бүлеге бүләкләнде. Әлки җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Гөлшат Хәлиуллина “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрид Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Соңгы елларда “Мобиль кабул итү пунктлары”, “Минем депутат” онлайн-платформалары аша сораулар юллау оештырылу халыкка мөрәҗәгать итү өчен уңайлылык тудырды.
Җирле җәмәгатьчелек кабул итүләре базасында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин һәм РТ Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Александр Чубаров халык белән даими очрашып киләләр.
Наказларны үтәү
Район кешеләреннән ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау чорында – 47 наказ, ә Дәүләт Думасына сайлауларда 53 наказ алына. Бар наказлар буенча да тиешле идарәчелекләргә запрослар юлланыла, кыска вакыт эчендә җаваплар алына. Бар наказлар да өч баскычка бүленә: республика, муниципаль дәрәҗәдәге һәм гомуми характердагы: пенсия яшен киметү, “Сугыш чоры балалары” статусын кайтару, пенсияне яңадан исәпләү, пенсия түләүләрен арттыру һәм башка сораулар. Бар шул сораулар буенча да язмача аңлатмалар бирелгән, җирле үзидарә Советы депутаты, алган җавапларның канәгатьләндерәме-юкмы икәнлеген белешү өчен, һәр мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә чыккан.
Республика дәрәҗәсендәге 25 наказның 11 е Министрлар кабинеты карарына кертелде, аларны үтәү 2024-2025 елларга билгеләнде. Муниципаль дәрәҗәдәге 78 наказның бүгенге көндә 51 е хәл ителде. Ә калган 27 наказны үтәү 2024-2026 елларга ниятләнелде. Бу турыда район Советы депутатлары утырышында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Рәшит Билалов сөйләде.
Яшьләрне тарту – өстенлекле бурыч
Партия, максатлар куеп, анда яшьләрне тарту буенча эшне активлаштырырга кирәклеген искәртә. Чөнки нәкъ менә ул партиянең бүгенге хәлен һәм киләчәген билгели. Һәм әлеге юнәлештә “Яшь гвардия” җәмәгатьчелек оешмасы уңышлы эшли. Яшь гвардиячеләр бар гаммәви чараларда да актив катнаша. Яшьләргә “Әфьюннан башка тормыш”, “Әфьюнга юк дип әйт”, “Без сәламәт тормыш өчен” акцияләре аша сәламәт тормыш рәвеше алып бару өндәлә. Ел саен “Георгиев лентасы” акциясе үткәрелә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләре һәм обелиск территорияләрен тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды.
«Бердәм Россия»нең Әлки җирле бүлеге җитәкчесе Александр Никошин партияне көчәйтү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген, яшьләр белән эшкә җитди игътибар бирү һәм партиягә эшләүче яшьләрне җәлеп итү, партия кадрларын әзерләү системасын булдыру зарурлыгын ассызыклады. Беренчел бүлекләр сәркатипләренең халык белән турыдан-туры аралашуы гадәти эшкә әйләнергә тиешлеген әйтте.
“Без ирешелгән уңышларны сакларга, киләчәктә үсешне дәвам итәргә бурычлы. Ә алда торган иң зур бурыч ул – Россия Федерациясе Президенты һәм Республиканың Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерләнү”, – диде ул һәм җирле бүлек сәркатибенә, депутатларга, партиянең беренче бүлеге сәркатипләренә, җирле бүлек эшен оештыручы һәркемгә рәхмәтен белдерде. “Без район, төбәк, ил үсешендә барыбыз да бергә эш итик, фикердәшләр булыйк”, – дип тә өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев