Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Матакта яшәп, йортында йөзләп куян асраучы Петр Бравков 2023 елның уңышлы киләсенә инана

Петр Бравков гомере буе куян үрчетү белән шөгыльләнгән. Ул тумышы белән Ставрополь өлкәсеннән.

 Иске Матакта туып үскән Ирина белән Одесса шифаханәсендә танышып, гаилә коргач, үз якларында шәхси йорт белән яши башлыйлар. Ул анда йорт куяны, (чәшке, сасы көзән), хәтта күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнә. Петр Григорьевич Германиядә солдат хезмәте үткәндә гарипләнә. Ул хәзер Бөек Ватан сугышы инвалиды статусына ия. 
Туган якларында да, безгә күченеп кайткач та, ул хезмәткә чыгып эшли алмаган. Шул ук вакытта “мин гарип дип, өйдә утырмый, йорт тутырып, куян үстергән, яшелчә, җиләк-җимеш утырткан.

Табигате , холкы йомшак

2000 елда Петр Бравков Ирина белән хатынының туган авылына кайтып яши башлыйлар. Чөнки Иринаның өлкән яшьтәге әнисе ялгызы гына калган була. Алар төп йортка кайтып төшкәч, яңа өй салырга керешәләр.  Төзелеш өчен акча күп кирәк була. Петр Григорьевич 30-40 ар дуңгыз асрап иткә сата. Шул акчалар өй төзелеше эшен тизләтә дә. Без әллә ничә бүлмәле, уңайлыгы буенча шәһәр фатирларыннан бер дә калышмаган шул өйдә сөйләшеп утырдык. 
Мин: 
–     Сездә Ставрополь ягында бит табигать бик җылы, безнең якларга өйрәнеп китүләре авыр булдымы? – дип сорыйм.
–     Сездә кышлары суык, җәйләре кыска булса да, халкы бик әйбәт, йомшак күңеллеләр. Шуңа бу якларны тиз яраттым, – ди Петр Григорьевич.
“Ә нигә йорт куяннары  асрарга булдыгыз? Аннан бит керем дә әллә ни түгел?”, дип сорыйм.
–     Мин шул куяннар янына чыксам, күңелгә рәхәтлек табам. Алар миңа, мин аларга ияләшкән. Ә күңелеңә хуш килгән эш белән шөгыльләнүне бернинди акча белән алмаштырып булмый. Беләсезме, вакыты белән иртәнге якта бераз авырып, хәлсезләнеп торам. Куяннарны ашатып йөри-йөри чирем үзеннән-үзе юкка чыга, – ди әңгәмәдәшем.

Бер йортта 400 баш куян

Петр Бравков белән куяннар читлекләрен карап йөрибез. Бер зур читлектә иллеләп озын колак асрала. Мин аңардан: 
–     Куяннар үзара дуслармы, сугышып, җәрәхәтләү очраклары юкмы? – дип сорыйм.
–     Йорт куяны – бик тату җан иясе. Алар арасында низаг – бик сирәк күренеш. Ә инде бер-берсен җәрәхәтләү бөтенләй булмый. Йорт куяннары кыргыйлардан нык аерыла. Кыр куяннары бит алар ялгыз көн күрәләр, ә йортныкылар – киресенчә, күпләп үстергәнне ярата.
–     Куяннар елга әллә ничә тапкыр балалый диләр...
–     Мин аларны елга 5-6 тапкыр гына балалату ягында. Ә алар ике тапкыр күбрәк тә бала китерергә сәләтле. Сирәк балалатсаң, үрчеме таза, тиз үсеп китүчән була, – дип, кайбер серләре белән уртаклаша Петр Бравков. 
Куян үрчетүнең бер кыенлыгы юк дип сөйли әңгәмәдәшем. Иртән ул озын колакларга җылы су һәм бөртек өләшә, төш вакытында көн аралаш кишер яисә кәбестә, кичкә печән һәм җылы су сала. Петр Григорьевич куяннарга дип, бакчасынды күп итеп кишер, кәбестә, ак чөгендер, шикәр чөгендере  үстерә икән. Ә менә кызыл чөгендер ярамый. Яшелчәне һәрчак ике кат юарга кирәк. Куян чисталык ярата. Асларын җыештырып, ашата-эчертә торган урыннарын еш кына юып тору мөһим. Югыйсә алар чирләп тә китергә мөмкиннәр. 
Куяннар бодай, арпа, солы бөртекләрен әйбәт ашыйлар, ә менә арыш, тритикале бирергә ярамый. Шулай ук алма да аларның организмына файдага түгел икән.
Үләнне бары тик киптергән килеш алларына куярга. Озын колаклар агач кайрыларын бик яратып кимерәләр. 
Хәзер Петр Григорьевич хуҗалыгында 200 ләп озын колак асрала. Әле ике-өч ел элек кенә аларның саны 400 дән артык булган. 

Иң файдалы ит

Йорт куяны ите сәламәтлек өчен бик файдалы булып санала. Алардан кеше симерми, кан тамырларында холестерин тупланмый. Аны табиблар төрле чирдән тизрәк савыгу өчен дә  ашарга киңәш итәләр. 
Петр Григорьевич куян итен ярминкәләрдә, базарларда сата. Ул менә берничә ел инде Иске Матак авыл  җирлеге исеменнән Казандагы Дәрвишләр бистәсендә район оештырган ярминкәләрдә катнаша. Тиздән тагын Казанга ярминкәгә бара икән.  Анда кала кешеләре утыз куянга алдан заказ биреп куйганнар. 
–     Ярминкәгә бару чыгымнарын дәүләт каплый. Иртәнге икедә без ветеринария белешмәләре алып, юлга кузгалабыз, – ди ул.
Кайвакыт Казан халкы аның янына килеп:
–     Сезнең куян ите йомшак, тәмле була, ә менә башкалардан алсак, ите каты, коры була, нигә алай? – дип тә сорап китәләр икән.
Петр Григорьевич аларга: “Мин ата куянны бала чагыннан ук арулыйм. Ул тиз үсә, ите дә тәмле була”, – дип аңлата икән. 
Куян асраган хуҗалыкта мәчеләр дә күп булырга тиеш икән. Моның да үз сере бар. Куян бөртек белән туклана, ә аңа тычканнар, күселәр ияләшүчән була. Ә алар йогышлы чирләр таратучы җәнлекләр. Шуңа да күп итеп мәче асрап, аларны йортыңа аяк бастырмавың хәерле.

Балалары да табигать җанлы
 
Петр Бравков табигатьне бик тә яратучы кеше. Ул безнең урманнарда бит теләсә нинди  чирдән шифа табарлык  үләннәр үсә”, дип еш кабатлый. Үзе исә бакчасына нәрсә утыртса да, аларны химикатлар белән эшкәртмичә  генә үстерә. 
–     Зур кибетләргә кергәч, Кытайда җитештерелгән сарымсак  сатып алучыларны күреп аптырыйм. Ул яшелчәне нинди агу сибеп үстерүләрен белсәләр, алар аны әйләнеп узарлар иде. Авылда бит сарымсак, суган сыман ук, бик ансат үсә. Без әнә ел саен 4-5 зур капчык сарымсак үстереп сатабыз да әле, – ди әңгәмәдәшем.
Бравковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да табигать белән бәйле һөнәр  алганнар. Олы уллары Александр Казан федераль университетының экология факультетын тәмамлаган. Икенче уллары Игорь шул ук югары уку йортының геология факультетын кызыл дипломга бетергән. Кызлары Татьяна да, абыйлары юллыннан китеп, КФУның биология факультетында укып, югары белем алган.
Балалары барысы да һөнәрләре буенча хезмәт урыннарында макталып эшлиләр, матур гаиләләр корып яшиләр. Шундый кыз-уллар үстергән әти-әни өчен моннан да зур куаныч булырмы тагын...

Куян асрау авырмы?

Куянны теләге булган һәр кеше йортында үстерә ала. Петр Григорьевич асрар өчен куяннарын сатып җибәргәндә, әлеге кечкенә йомшак җан ияләрен ничек тәрбияләү серләре белән дә бик теләп уртаклаша.
Элегрәк елларда һәр авылда диярлек куян үстергәннәр. Ул тиз үрчи, ашауга талымсыз. Теләсә кемнең кулыннан килә торган хезмәт сорый, ди оста.  Җәй айлары куяннарны бернинди  чыгымсыз, үсеп утырган яшелчә, чабып алып кайткан яшел үлән белән рәхәтләнеп үстереп була.
Петр Бравков әйтүенә караганда, озын колакларның берсеннән уртача 3 килограмм ит чыга. Акчага әйләндерсәң, 1300 сум дигән сүз. Кызганыч, соңгы елларда куян тиреләрен тапшыру проблемага әйләнгән. Ә бит заманында әлеге йомшаккайларның ите югары бәяләнә, куян бүреге затлы санала иде. 

Юраганнары хуш килсен

Ярты гасырга якын куян үстергән Петр Бравков 2023 елның безгә зур бәхетләр алып киләсенә ышана. 
–      Бу озын колаклар – йорт хайваннары бит. Бик тынычлар, сабырлар. Ә йоннары нинди йомшак, нәфис. Кытай календаре буенча Кара куян елы йортларыбызга яхшы хәбәрләр генә китерер. Гаиләдә, сүзгә килү, низаг чыгу кебек тискәре күренешләр булмас, өйләребездә ярату һәм татулык  тантана итәр, – ди куян асраучы оста.
Шуңа исә, “Петр Григорьевичның юраганнары хуш килсен!” дип теләргә генә кала.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев