Иске Салман авыл җирлеге концерт куйды
Иске Тахтала авыл клубында Иске Салман авыл җирлегенең Ватанны саклаучылар елына багышланган «Ватан турында. Батырлык. Дан турында» исемле концерты узды
Концерт программасы бай һәм эчтәлекле булды. Балалар һәм өлкәннәр башкаруында матур бию номерлары башкарылды, каһарманлык турында тирән эчтәлекле җырлар җырланды.
Сугыш һәм тынычлык турындагы шигырьләрен укыган яшь шагыйрьләрнең чыгышлары аеруча тәэсирле булды. Концерт номерлары арасында алып баручылар Ватан тарихы, геройларның батырлыклары, Россия армиясенең данлы традицияләре турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев