Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Салман авылы китапханәчесе Гөлнур Гарипова “Солдат альбомы-2024” бәйгесендә җиңү яулады

12 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгегә Иске Салман авылы китапханәчесе Гарипова Гөлнур махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашы Насыбуллин Нәфис турында эчтәлекле инша язып, җиңү яулады һәм дипломга лаек булды.

Чарада җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укылды, Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина җырларын бүләк итте.
Дөньяларга тынычлык урнашып, илнең тынычлыгын сакларга киткән батыр егетләребезгә исән - имин туган җирләренә җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Быел бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды. Ул ике номинациядә үтте. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Әлеге бәйгене без дүртенче ел уздырабыз. Елдан-ел эшләр камилләшә. Актив катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул.

Быел 100 гә якын язмаларны Татарстанның төрле районнары, Казан, Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләре, Башкортстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез юллады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев