Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Әлки авылында яшәүче Гөлназ Сәлахова: «Иң зур байлыгыбыз –5 малаебыз»

Җир кишәрлекләре, бакчалары да шактый зур булган, иркен матур өйдә – авылда яши алар.

Өй янындагы теплица да инде утырту эшләренә әзер. 14 баш сыер да, язгы кояшта иркәләнеп, көтүне сагынып, әкрен генә мөгери. Аларның “җырына” калган бозау, үгез, кош-кортлар кушыла. 

Йорт хуҗасына моның кадәр эшне башкару бер рәхәтлек кенә бирә, чөнки сыерларны савышып, вак-төяктә булышып кереп киткән чибәр хатыны аны тәмле ризыклар, яңа чыгарткан каймак, кайнар чәй  белән каршы ала, арыганнар эреп юкка да чыга.

Югары Әлки авылында гомер итүче Данис һәм Гөлназ Сәлаховлар әнә шуның кадәр байлыкка ия. Шулар эченә баш-аяклары белән чумып, хәләл көчләре белән хезмәт итеп көн күрүче бу гаилә тормышларыннан канәгать бүген. 

– Ә иң зур байлыгыбыз –5 малаебыз, –дип башлады сүзен бәхетле хуҗабикә, елмаеп. – Барысын да теләп таптым. Кечкенәсен тапканда, иң олысына инде  21 тулып килгәнгә, әзрәк уңайсызлансам да,  ирем икеләнергә юл калдырмады. Аллаһыма шөкер, матур гына үсә баралар, үз юлларын таба торалар. 

Беренче уллары Динар өйләнгән, икенчесе –Дилүс, бүген инде эшләп  үз көнен үзе күрә, ә калган өчесе үз яннарында: Илназ 8 сыйныфта укый, Динас быел мәктәпкә керә, Данилгә – 5 яшь.

– Шундый тәртипле малайлар тәрбияләү сере белән бүлешегез әле, –дим.

– Бернинди сере юк, алар ата-ананы күреп үсә. Безнең гаиләдә барысы да үз урынында. Орышу, куркыту алымы кулланмыйбыз, икебез бер сүзле булып, аларның фикерләрен дә исәпкә алып, аңлашып яшибез. Эшләр дә бүленгән, һәркем үзенекен белә, янындагыга булыша. Көч күп таләп итә торган эшләр ирем өстендә, миңа авырлык тудырмаска тырыша ул.

– Шулай икәнлеге күренеп тора, үзегезнең яшьне биреп тә булмый әле сезгә,–дим. Ул да нәрсә белән кызыксынганымны аңлады:

–     Әйе, олы малаем белән булган җирләрдә еш кына:  “Апалы-энелеме сез?”–дип сорыйлар. Яшь күренүемнең дә әллә нинди серләре юк. Авыл һавасы, тоташ хәрәкәт, өйдәге иминлек, алты ир-егеттән булган игътибар, хөрмәт – барысы бергә бербөтен бәхетне тудыра, ә бәхетле кеше картаймый,– ди, Гөлназ Сәлахова, куанып.

1998 елда Ташбилге авылыннан килен булып төшкән бу мөлаем ханым татар хатын-кызларына хас булган барлык сыйфатларга ия. Төп йортта яшәп, кайнана-кайнаталарны хөрмәтләп, соңгы юлга озатучы килен дә, туганнарны ачык йөз белән каршы алып сыйлаучы хуҗабикә дә, ире өчен тугрылыклы хатын да, биш малайның сөекле әнисе дә ул. 

–Авыл хезмәтеннән туеп, шәһәрдә яшисе килгән чаклар булмыймы?– дип дәвам итәм. Ә ул ике дә уйлап тормый:

–Юк. Шәһәр ыгы-зыгысын беркайчан да яратмадым. Авыл эшенә караганда, күбрәк ардыра ул. Бер көнгә барсам да, туеп кайтам. Кияүгә чыкканда ук, кайда торасымны, иремнең уй-хыялларын белеп килдем. “Мин авылдан, нигеземнән беркая китмим”,–дигән ирем белән рәхәтләнеп ризалаштым. Авылда да менә дигән итеп яшәп була, авылны яратуым белән дә бәхетле мин, –ди Гөлназ Әсхәтовна.

Төп керемнәре сөттән булган, каймак-эремчеген ясап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу гаилә барысыннан канәгать бүген. 

–    Укытучылык һөнәренә кире кайту турында уйламыйсызмы?–дим 20 елга якын стажы булган, укучылары, ата-аналар хөрмәте дә яуларга өлгергән әңгәмәдәшемә.

–    Әлегә андый уйлар белән яшәмим. Аллаһы ни язгандыр –дөнья күрсәтер. Бүгенге тормышыбызга бик риза.Терлекләрне киметергә дә исәп юк. Пенсиягә чыккач, дигән сүзләрне дә әйтәсем килми, картаерга ашыкмыйм,–дип тәмамлады сүзен авылда яшәвеннән тәм тапкан 5 малай әнисе, сөекле хатын –Гөлназ Сәлахова.
Бәхетегезгә күзләр тимәсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев