Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлки авылында Өлкәннәр көне үткәрелде

1 нче октябрь көнне Югары Әлки авылы клубында «Куңелләр һаман яшь» дип аталган Өлкәннәр көненә карата бәйрәм үткәрелде.


Чараны җылы итеп Рамилә Гайнетдинова алып барды, ә балалар үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларның  күңелләрен күтәрделәр. Гөлнәфис Минһаҗева, һәрвакыттагыча, чәй табынын әзерләп, тәмле ботка белән сыйлады. Өлкәннәр үзләре дә жырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар, сөйләшеп-аралашып утырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев җыелган кунакларны бәйрәм белән котлады, чарада  аларга тәм-томнар тутырылган пакетлар өләшелде. Югары Әлки клубы мөдире Фәния Минһаҗева әйтүенчә, бәйрәмгә чакырулы булып килә алмаган өлкәннәрне өйләренә барып котлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев