Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлморза авылында яшәүче Гайнелбану апа Туктарова яшь вакытындагы фаҗигале хәлне сөйләде

Гайнелбану Әһлиулла кызы 1931 елгы, сугыш чоры баласы. 10 мартта 93 яшен тутырачак.


Бүгенге көндә әби үзен начаррак хис итә. Шулай да ул безне бик дулкынланып көткән, сөйләр сүзләрен барлаган. Татар әбиләренә хас булганча, матур күлмәген, чигүле көртәсен, башына калфак киеп, туздырып ак яулыгын бәйләгән иде. Фотога да ул яткан урын-җирендә түгел, ә матур диванына утырып төшәргә теләк белдерде. 

Авылдагы сау-сәламәт бар ир-атлар кебек, Гайнелбану апаның әтисе Әһлиулла да Бөек Ватан сугышына алына. Ә аннары гаилә аның исәнлеген белгертүче хат-хәбәр көткәндә, кара кәгазь килеп төшә. 

–    Әтинең сугышта һәлак булу хәбәрен алганда, миңа 10 яшь иде, шуннан санагыз инде, – диде әби. 

Димәк, 1941 елда ир фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Әнисе, Гайнелбану һәм сеңлесе тормыш йөген тартырга калганнар. Күп гаиләләрдәге кебек анага балаларын үзенә аякка бастырырга, кызларга исә сугыш чорында гына түгел, аңардан соңгы еллардагы авырлыкларны да күрергә туры килгән. Эшне санап бетерү, авырлыкларны сөйләп аңлату мөмкин түгел, әмма ил аякка баскан чорда башкача була да алмый. Ә көннәрдән бер көнне кызның бар язмышына йогынты ясарлык вакыйга була. 

–     Әле кияүгә чыкмаган, яшь, матур, көчле чагым. Минзариф абый белән икебезне урманга агачлар алып кайтырга җибәрделәр. Икебез ике ат белән киттек. Корыган агачларны арбага төядем дә төядем. Соңгысын куям  дигәндә, бер аягым аска төшеп китте, үзем чалкан аудым, ә өстемә агачлар дөбердәп килеп төштеләр. Ни булганын да аңламый калдым. Күпме ятканмындыр, сызык кына күзем ачылды. Кыймшана да алмадым. Баштан: “Беттем”, – дигән уй йөгереп узды. Бар көчемне табып, ачы тавыш белән: “Минзариф абый, үләмен”, – дип кычкырдым һәм тагын караңгылыкка чумдым... – дип сөйләп китте ул, гомерендә дә оныта алмаслык көнне искә алып. 

Икенче олаучы, чыннан да, кыз тавышын ишетә. Йөгереп килгәч, җансыз гәүдәне күреп, бермәл нишләргә белми аптырап кала. Авылга кайткач та, ул иң элек күрше-күләнгә: “Гайнелбану үлде”, – дигән хәбәрне җиткерә. Бәхеткә, авылдашлар, авыр булса да сулыш алуын абайлагач, кызны хастаханәгә озаталар.   

–     Кайчан аңыма килдем, табиблар мине күпме дәваладылар – берсен дә белмим. Үзләренә рәхмәт, хастаханәдән үз аягымда йөреп чыга алдым. Әмма шуннан соң гомер буе чын исән кеше дә булмадым. Сукранып, сызланып яшәдем, – дип, дәвам итте әңгәмәдәшем.


“Исәнлегем юк, тормышка да чыкмамын”, – дип фикер йөртә кыз. Әмма язмыш үзенекен итә. Хәйдәр исемле егет кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. 

–    Ризалаша алмыйм, исәнлегем юк, үләм мин, – дидем. 

–     Атны җигеп киләм, ике апамны утыртам, сине алып китәм. Әгәр шулай язган икән, кулларымда үләрсең, – диде ул, сүзендә нык торып. 

Нәтиҗәдә, ике яшь кеше тормыш башлый, бер-бер артлы биш бала туа. “Эшләмә, балаларны кара”, –  ди гаилә башлыгы. Шулай була да, Гайнелбану апа гомер буе өйдә хуҗабикә вазифасын башкара. Хуҗалыкта да эш җитәрлек бит. Чөнки лапаста аты да, сыеры да, үгезе дә, кош-корты да бар... Бүгенге көндә Гайнелбану әби янында торып, аны тәрбияләүче төпчек кызы Руфия дә шуларны раслады.

–     Әни исәнлегеннән зарланса да, өйдәге бар эшне алып барды. Сыерын да сауды, бакчасын да үстерде. Ипине дә үзе сала иде. Камыр калай савыттан күпереп чыга да, аннары кызарып пешә. Аның  хуш исе бар өйгә тарала. Аннары яңа уты сүрелгән мичтә коймак пешерә... Аларның тәмлелеге... – дип искә алды ул, әнисенә бәйле балачак хатирәләрен.

Безнең белән саубуллашканда, Гайнелбану әби үзен караган кызы Руфиягә рәхмәтләрен әйтте: “Кызым бер авыр сүз әйтми. Нәрсә ашыйсың килә дип, теләгәнемне пешерә. Үзе дә, баласы да рәхәт күрсен, бәхет телим”, – дип кабатлады ул. Ә ана сүзе кабул була ул, моны һәркем белә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев